Дөнья хәбәрләре Уку өчен 1 минут

"Гаффар дәвамчылары" әдәби бәйгесенә нәтиҗәләр гыйнвар аенда ясалачак

Язучы Әхәт Гаффар исемендәге "Гаффар дәвамчылары" әдәби бәйгесенә, беренче тапкыр үткәрелүенә карамастан, эшләр күп килгән. Бу хакта язучының социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә."Барлыгы 39 мәкт...

Язучы Әхәт Гаффар исемендәге "Гаффар дәвамчылары" әдәби бәйгесенә, беренче тапкыр үткәрелүенә карамастан, эшләр күп килгән. Бу хакта язучының социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә.


"Барлыгы 39 мәктәп укучысы катнашты, кайберләре хәтта икешәр-өчәр дә әсәр язган. Бәйгегә нәтиҗәләрне гыйнвар аенда Балык Бистәсе районындагы Балалар иҗат үзәгендә ясаячакбыз. Катнашучыларны һәм аларның остазларын бәйгегә йомгак ясау тантанасына көтеп калабыз", - диелә хәбәрдә.


  • Язучы-прозаик, драматург һәм публицист Әхәт Гаффар 1948 елның 23 декабрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында туа. 1966–1971 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында югары белем ала. 1971–1981 елларда Казанда республика көндәлек матбугатларда эшли.



  • Әхәт Гаффар хикәяләр, повестьлар, өч роман һәм дистәдән артык пьесалар авторы.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/02/178196/

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи