Журнал «Безнең мирас»

Фәнзилә Җәүһәрова халык музыка уен кораллары профессиональ сәхнәдә яңгырый ала дип саный

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова халык музыка уен коралларының профессиональ сәхнәдә яңгырый ала дип белдерде. Бу фикерен ул "Казан" милли-мәдәни үзәгендә узган "Татарстан - яңа гасыр" дип исемлəнгəн Республика иҗтимагый хəрəкəтенең Югары киңәшмәсе утырышында җиткерде.
“Халык музыка уен коралларының профессиональ сәхнәгә менү мөмкинлекләре бар. Мәсәлән, 2013 елда безнең үзәк татар халык традицион мәдәниятендә актив кулланылышта йөргән гөслә уен коралын торгызу буенча берничә түгәрәк өстәл оештырды.
Бервакыт, музыка мәктәбе директорлары килде. Ни өчен гөсләне өстәмә предмет буларак кертә алмыйсыз дигән сорауга алар: “Моның өчен арканы кертергә кирәк”, - диделәр. Ә арка уен коралын укыта торган укытучылар юк”, - диде Фәнзилә Җәүһәрова.
“Әмма горурланып әйтә алам, без гөсләне беркадәр торгыздык. Ул “Бәрмәнчек” фольклор ансамблендә кулланыла. Үзешчәннәр арасында да фольклорчы Геннадий Макаров тырышлыгы белән таралыш тапты”, - дип сөйләде Фәнзилә Җәүһәрова.
“Шул ук татар уен коралы – ятаганны без Төмән өлкәсендә торгыза алдык. Андагы өч коллектив инде әлеге уен коралын куллана”, - ди традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/17/177254/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру