Әдәби мирас Уку өчен 2 минут

Идрис Туктар «Корыч давыл»

(ХИКӘЯ)

Идрис Туктар.
Идрис Туктар.

Батарея командиры лейтенант Шипко, көдрә, кара чәчле башын телефон трубкасыннан күтәрә төшеп, җитди тавыш һәм күтәренке рух белән:

– Ут ачарга әзер торырга! – диде.

Без, расчет номерлары, бу команданы түземсезлек белән күптән көтә идек инде. Лейтенант бу хәлне үзе дә яхшы белә иде һәм, шуңа күрә, орудие номерларының бердәм һәм матур җитезлек белән хәрәкәт итүләрен күреп, күзләрен горурлык катнаш шатлык утларында яндырып алды; аның зур һәм матур кара күзләре илһамланып, безнең барыбызны да сокландырды. Ул, күзәтү пунктыннан телефон буйлап бирелгән тиешле командаларны кабатлап үткәч, ике йодрыгын да югары күтәреп:

– Ут! – дип, кулларын селкеп алды.

Пушка җанланды: – У-ах! – дип, авыр, корыч снарядны дошманнарга ыргытты, гайрәтләнеп, сикереп куйды. Аның өстендә һәм як-якларында тузан күтәрелде, көпшәсеннән дары төтене күренде.

Шәйдуллин – снарядларны китереп, биреп торучы. Ул инде изүләрен ычкындырып, беләкләрен сызганып өлгергән. Аның ап-ак беләк мускуллары, үзе күтәргән авыр снарядлар кебек, нык. Ул, миңа карап, елмая төшкән күзләрен кысып алды да:

– Күчтәнәчләр китә башлады... һава почтасы белән... Адресы күптән язылган! – дип сөйләнеп алды.

Орудиенең йөрәге – Ламптадзе – моңа кадәр үтә кызу кеше булуы белән танылган иде, хәзер ул бөтенләй үзгәреп калды: үзенә караган командаларны салкын кан белән, ашыкмый гына үтәп:

– Готово, – дип куя һәм пушка менә хәзер сикерә дигәндә генә урыныннан кузгалып, нечкә, кара янган иреннәрен кыскан килеш, керфекләрен какмый, снарядлар очкан якка карап кала.

Замковый Ефимов, бавын тарткан-аткан саен:

– Дөмбәслибез! Дөмбәслибез! – ди.

Пушка:

– У-ах! Аз әле! У-ах! Аз әле! – дигән сыман, артка чигенә төшеп, алга һәм бераз югарыга ыргый – снарядлар артыннан очып китәргә тели диярсең.

Төрле яктагы – арттагы һәм алдагы, уңдагы һәм сулдагы — йөзләгән пушкаларга да сүз бирелде. Ут көчәйгәннән көчәя барды. Тузан һәм дары төтене куерды. Күктә – Сталин лачыннары, җирдә – «сугыш аллалары», күкне җиргә, җирне күккә якынлаштырдылар, тетрәттеләр, дер селкеттеләр. Тора-бара безгә фәкать бер генә команда ишетелә һәм ул команда аның саен көчәя барды:

– Ут!

– Ут!..

Шәйдуллин үзенең дусларының моңа кадәр сизелмәгән яңа, матур, сугыш өчен иң кадерле якларын сизүенә шатлана-шатлана һәм шул ук вакытта үзендә үсә, көчәя барган хисенә гаҗәпсенә-гаҗәпсенә:

– Тыгыныгыз, бирәннәр, безнең күчтәнәчләргә! – дип кычкыра-кычкыра эшли иде.

Дошманның ныгытмалары җимерелде. Суынып та өлгермәгән пушкалар бер-бер артлы алга күчтеләр. Без, шулай итеп, ерткычларның оясына бәреп кердек.

Шәйдуллин, тирләрен сөртә-сөртә изүләрен каптырганда, болай уйлап алды: «Аз булды әле бу. Сугыштагы гаҗәп хәлемне илгә нинди сүзләр белән язып белдерим икән?»

Лейтенант Шипко аны уеннан аерды:

– Ә син, Шәйдуллин, молодчина: әйбәт сугыштың…

Шәйдуллин, үзе дә сизмәстән, яңа һәм матур сүзләр белән җавап бирде:

– Иптәш лейтенант, безнең нәфрәт корыч давылга әверелеп, дошманнарны бөтенләй яндырып бетерәчәк!..

Изге нәфрәт хисе тудырган шатлык аның эченә сыймый, сугышчан дусларына да йога, тарала торды.

– Син үзгәреп, матураеп киттең, Шәйдуллин, – дисәләр, ул хәзер, һаман диярлек, бер үк төсле итеп:

– Сез үзегез, дусларым, миннән нык һәм миннән матур булмасагыз, мин үзем генә ничек итеп инде ныгып һәм ничек итеп кенә матурая алыр идем соң, – дип җавап кайтара торган булды.

Көнчыгыш Пруссия.

 

Идрис Туктарның тууына – 130 ел

Язучы Идрис Туктар (Идрис Ильяс улы Туктаров) 1896 елның 2 октябрендә хәзерге Башкортстанның Благовар районындагы Болышлы авылында туган. 1924 елда яза башлый. Аеруча ул кыска хикәяләр жанрында сәләтен күрсәтә. Аның эшчеләр тормышына, патша армиясендәге солдат хезмәтенә һәм гражданнар сугышына нисбәтле «Бала туды», «Чикерткә», «Тоткын скрипкәче», «Үлем эшелоны», «Партизаннар» һ.б. хикәяләре сюжетларының җыйнак һәм тормышчан булуы белән истә кала. 1930 елда үзенең беренче күләмле әсәрен – «Сиксән беренче штольня» повестен тәмамлый. Ә инде сугыштан соңгы елларда ул күбрәк балалар өчен яза. Хикәяләре, нәсер һәм әкиятләре тупланган дистәгә якын җыентыгы басылып чыга. Шулай ук күп кенә рус язучыларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. 1982 елның 20 октябрендә Яшел Үзән шәһәрендә вафат була.

  • «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи