Журнал «Безнең мирас»

Эрзя телен коткару фонды туган тел мәсьәләсен хәл итү өчен берләшергә чакыра

Эрзя телен коткару фонды рәисе, Саранскида чыга торган "Эрзянь Мастор" газетасының баш редакторы урынбасары Григорий Мусалев тел мәсьәләләрен чишү өчен төрле милләт вәкилләренә берләшергә кирәк дип саный. Бу турыда ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

Эрзя телен коткару фонды рәисе “Бу хәлләрне рус халкына да аңлатырга кирәк. Мин үзем дә аларга мөрәҗәгать итәм. Башка халыклар хәзер ни хәлдә, күз алдыгызга китерегез әле дим. Русларның телләрен укытудан алып атсалар ни булыр, шуны уйлап карагыз, дим. Барлык халыклар да азат яшәргә тиеш”, - ди Григорий Мусалев.
Ул бөтен милләт тә бертигез дип язылган Конституцияне сакларга өндәде. “Россиянең барлык милли телләре юк ителә. Болай барса, телләр бетәчәк инде ул, барысы да шуңа таба бара. Әмма бирешергә кирәкми. Мин үзем ахыргы көннәремә кадәр көрәшәчәкмен. Гаделлек өчен көрәшергә кирәк”, - диде ул.
Григорий Мусалев сүзләренчә, Россия хөкүмәте арасында Россиядә руслар гына яшәргә тиеш дип санаучылар бар. “Милли телләргә карата булган бу вазгыятне аңлатып булмый. Төп халыкларның телләрен бетерү максатыннан башланган эш бу. Россиядә руслар гына яшәргә тиеш дип санаучылар бар. Алар Россия руслар өчен генә дигән патша идеологиясен дәвам итәләр”, - диде ул.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/11/163743/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру