Азнакайда 18 команда көч сынашты
“Чатыр-Тау Арена” спорткомплексында Фәрит Корбанов истәлегенә яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча республика турниры үтте. Ярышларда 18 район-шәһәрдән 300гә якын спортчы катнашты.
Чарада шулай ук ветеран көрәшчеләр, Фәрит Корбановның дуслары, аңарда тәрбияләнгән спортчылар һәм башкалар катнашты. Бәйрәмдә Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тәмаев чыгыш ясады.
Азнакайдан үз авырлык категорияләрендә Ислам Закиров, Илфат Миңнегалиев, Равил Сабирҗанов, Руслан Сәлимов батыр калдылар. Иомир Арсланов, Ленарис Зарипов, Ислам Гәрәев, Ислам Гарипов, Айгаз Вахитов – икенчедә, Алмаз Гәрәев, Данияр Саргуҗин, Айнур Мәгъданов – өченчедә.
Азнакайлыларга команда беренчелегендә дә тиңнәр булмады.
Төрле авырлык категорияләрендә батыр калган көрәшчеләр арасында соңыннан велосипед, 5әр һәм 10 ар мең акча уйнатылды. Иң ерак районнарның берсе - Сабадан килгән спортчыларга да Корбановлар гаиләсе бүләкләр әзерләгән иде, дип яза район басмасына сылтама белән "Татар-информ".

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА