Татар гаме Уку өчен 2 минут

Хәзерге заман татар имамнары нинди булырга тиеш?

Дин әһелләре, имамнар гомер-гомергә татар халкының телен, тарихын, мәдәниятен һәм рухи үзенчәлеген саклаучылар булды. Тарихыбызга мөрәҗәгать итсәк, мәчетләр – иҗтимагый тормыш үзәкләре, имамнар исә аларның рухи лидерлары булган. Имамнар элегрәк тә ислам дине вәгазьчесе генә түгел, ә мәхәллә кешеләренең якын киңәшчесе һәм ярдәмчесе дә саналган.

 

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин.

 

 

Татар кешесе, үзенә таныш түгел ниндидер эш башкару, билгесез чирне дәвалау, хат яки үтенеч гаризасы язу өчен, мулла абзый янына барган. Хәзрәтләр агроном, ветеринар, пыялачы, мичче, күнче, балта остасы, умартачы, каллиграф кебек төрле һөнәрләргә ия булган. Әбиләр, авылда хәзрәт кәбестә, кыяр һәм укроп үстерә, берничә умарта тота, дип сөйли иделәр. Күпләр аның янына тозлы кәбестә, укроп суы алырга һәм хәтта сыер бозаулатырга да йөгергән. Мәхәлләдәге имам җәмгыятьнең барлык эшләре белән идарә итүдә катнашкан, төрле мәсьәләләрне хәл иткәндә төпле фикерен белдергән, гражданлык эшләрен башкарган, шулай ук мәхәллә кешеләренең киңәшчесе, балалар укытучысы, рухи һәм физик яралар табибы ролен дә үтәгән. Имам татар кешесенең тормышындагы барлык гаилә вакыйгаларында да катнашкан: никах укыган, исем кушкан, мәҗлесләрдә вәгазь сөйләгән, авыруларга догасы белән шифасын биргән һәм фани дөньядан китүчеләрне озаткан. Ул мәхәлләнең иң 

хөрмәтле кешеләре арасында булган һәм, иң мөһиме – мәхәллә кешеләреннән аерылып тормаган.

 


Шәкертләребез мәхәлләләрдә татар рухын торгызды

 

Хәзерге көндә татарлар яшәгән төбәкләрдә нинди генә мәһабәт мәчетләр салып куйсак та, анда да, халык белән эшләр, үгет-нәсихәт бирер, аң-белем таратыр һәм мәхәллә кешесенә терәк булыр өчен, күркәм холыклы, гыйлемле, милли җанлы имам-мулла кирәк.


Әлхәмдүлилләһ, безнең мәдрәсәне тәмамлаган шәкертләр, чын татар имамнары булып, мәктәбе дә, балалар бакчасы да, кибете дә, почтасы да булмаган 30-40 өйле күпме авылларга җан өрде – анда татар рухын торгызды. Шәкертләребез балаларны да, өлкәннәрне дә укыта, чишмә һәм зиратларны чистартканда әйдәп йөри, күперләрне төзекләндертә, аз керемле гаиләләргә ярдәм итә, авыл тарихын өйрәнә, гореф-гадәтләребезне барлый, шәҗәрәләр ясаганда да булыша. Халкыбыз да аларны рухи лидер итеп таный: авыр чакта яннарына бара, аларга киңәш-ярдәм, фатиха сорап килә.


Әлхәмдүлилләһ, мәдрәсәбез – Татарстанның яңа тарихында беренче оешкан мәдрәсә. Беренче булгач, безгә таләп тә югары. Утыз елдан артык эшләү аралыгында безнең мәдрәсә ике меңнән артык шәкерт укытып чыгарды. Аларның күпчелеге бүген мөфтиләр, имам-хатыйплар булып башлыча мәркәзебез Казанда, Татарстанның район үзәкләрендә, авылларында, РФ төбәкләрендәге мәхәлләләрдә халкыбызга иман нуры тараттылар һәм тараталар. Шәкертләрне ата-бабаларыбыздан килгән Имам Әгъзам Әбү Хәнифә хәзрәтләре мәзһәбендә, Әбү Мансур әл-Матуриди нигезләгән Ислам гакыйдәсендә укытабыз. Алар белән беррәттән, милли һәм дини мирасыбызга, гореф-гадәтләребезгә, традицияләребезгә, милли киемнәребезгә, туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз.

 


Әби-бабайларыбыз укыган китапларны тирән ихтирам белән өйрәнәбез


Мәдрәсәбездә татар телен укытуга да таләп зур, чөнки шәкертләребез татар мәхәлләләре өчен әзерләнә. Татар телендә үтемле итеп вәгазь сөйли белмәсә, мәхәллә кешеләре белән аралаша алмаса, алар, әлбәттә, халык арасында үз урыннарын таба алмаячак. Шуның өчең татар теле дәресләренең саны гарәпчәдән калышмый. Мәдрәсәдә укулар, эчке рәсми кәгазьләрне язу башлыча татар телендә генә алып барыла. Әби-бабайларыбыз укыган китаплар, алар үтәп килгән йолалар, матур гадәтләр бездә беренче көннән үк тирән ихтирам белән өйрәнелә һәм саклана килде. Утыз ел узгач та, бу – төп юнәлешебез.


Китапханәбездә татар телендә матур әдәбият, дөньяви фәннәр буенча да дәреслекләр күп тупланды. Аларның шактыен мәдрәсәбезгә даими кунакка килүче «Җыен» фонды әһелләре, Татарстан Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчеләре, әдипләр, галимнәр бүләк итте. Алар белән очрашу, татар җәмәгатьчелеге уздыра торган мәдәни чараларда катнашу да татар мохитендә тәрбияләүнең бер юлы булып тора. Мөгаллимнәребез һәм шәкертләребез татар дөньясы, республикабыз өчен әһәмиятле барлык мәдәни-агарту, физик тәрбия чараларында да актив катнаша. Шулай ук халкыбыз, республикабыз, милли мәгарифебез тарихын чагылдырган музеебыз да эшләп килә.

 

 

Барлык фәннәрне татар телендә укытабыз


Килгән шәкертләргә беренче көннән үк татарларга хас тарихи форма тектерелә. Шәкертләребезнең башында – классик татар түбәтәе, алар чалма чорнарга өйрәнәләр һәм читек киюне дә гадәткә кертәләр. Бу аларны тәртипкә, чисталык-пөхтәлеккә, милли гореф-гадәтне хөрмәт итәргә өйрәтә. Мәдрәсәдә укучыларны татар мохитендә тәрбияләүне күздә тотып, аларны вәгазь сөйләүдән тыш, Коръән укып, аны ана телендә багышларга өйрәтәбез. Уку барышында әдәби әсәрләрне тулысынча уку, әңгәмә кору, вәгазь-нотыклар әзерләү, шигырьләрне ятлату алымнары кулланыла. Коръән уку, вәгазь сөйләү, дога кылу, чалма чорнау бәйгеләре үткәрелә. Әлхәмдүлилләһ, мәдрәсәдә барлык фәннәрне татар телендә укытабыз, җомга вәгазе дә татар телендә генә сөйләнелә, шәкертләр нәсел шәҗәрәләрен дә ясыйлар. Бездә татар зыялылары дәрес бирә. Үзебезнең мәдрәсәне тәмамлаган татар эшмәкәрләре мәчет-мәдрәсәне тәэмин итәр өчен өлеш кертергә һәрвакыт әзер, күренекле татар нәселләренең дәвамчылары белән элемтәдә торабыз.


Татар телендә генә укыта алырлык укытучылар җитәрлек, аның буенча кытлык кичермибез. Ике телдә, кайсылары өч телдә дә гыйлем бирә алырлык затлар бар. Бездә беренче көннән үк югары белемле татар филологлары, фән кандидатлары хезмәт куйды.


Татар телен өйрәнү, сөйләм-аралашу теле генә түгел, ә эш теле дә итү буенча мәдрәсәбездә эшләнгән алынмалар бар. Үзебезнең тәҗрибәне барлык татар мәчет-мәдрәсәләре белән бүлешә алабыз.

 


Каберстан – тәрбия мәйданчыгы


Мәдрәсәбезнең тагын бер милли тәрбия мәйданчыгы – каберстаннарга булган игътибар. Без 1998 елдан бирле Яңа Татар бистәсе зиратындагы каберләрне карап, чистартып кайтабыз, иске ташларны эзлибез, өйрәнәбез, хәлдән килгәнчә төзекләндерәбез. Күренекле дин әһелләре белән мәрхүм татар зыялыларының, остаз-хәзрәтләрнең каберләре янында Коръән аятьләре укып, дога кылып, аларның рухларын сөендерәбез. Хәтерне яңартып тору чараларын бүгенге көндә белем алучы шәкертләребезгә һәм мәдрәсәне тәмамлап, хәзер үзләре имамлык итүче хәзрәтләребезгә гыйбрәт, үрнәк булсын дип тә оештырабыз. Мәчет-мәдрәсәнең атаклы иганәчесе, Ш.Мәрҗани хәзрәтнең шәкерте Мөхәммәдсадыйк Галикәевнең, мәчетебезнең имамнары, мәдрәсәбезнең мөдәррисләре – Шаһиәхмәт хәзрәт Иманколов, Каюм хәзрәт Бадыйговның, Шәйхелислам хәзрәт Хәмидинең югалып барган каберләрен табып торгыздык һәм QR-кодлы элмә такталар куйдык. Бу эшләрне илебезнең татарлар яшәгән төбәкләрендәге шәкертләребез дә өлге итеп алды.


«Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән – нәсәпсез», – дип, халкыбыз юкка гына әйтмәгән. Бүген дә, авылга бу җирлектән күптән киткән нәселләрнең вәкилләре кайтса, беренче эш итеп авыл советына яисә мәктәпкә түгел, ә мәхәллә имамы янына бара. Әгәр дә сезнең авылда беркемегез дә калмаган икән, мәчеткә килә аласыз, анда, мәрхүм ата-бабаларыгызны, туганнарыгызны искә алып, алар рухына дога кылачаклар, сорасагыз, зиратка да алып барачаклар. Хәзерге көнгә кадәр татар зиратларының борынгы өлешендә гарәп графикасы белән башкарылган иске кабер ташларын табарга мөмкин. Бу каберләрдәге язулар, нигездә, искергән, укуы да авыр, әмма алар бәяләп бетергесез мәгълүмат бирә ала. Зиратларны нәкъ менә мәхәллә имамнары яхшы беләләр, алар иске эпитафияләрне өйрәнү белән шөгыльләнәләр, чөнки иске татар язуын таныйлар. Алар иске кабер ташларын саклау һәм яңарту эшләрен дә алып баралар. Имамнарыбыз төбәк-авыл тарихларын өйрәнәләр, шәҗәрәләр ясыйлар – без аларны әлеге гамәлләргә укыганда ук өйрәтәбез.


Рәсәйдәге һәм республикабыздагы татар авылларындагы төзек зиратлар, матур йортлар, мәһабәт мәчетләр, гореф-гадәт һәм йолаларыбызны саклау, күренекле шәхесләребезнең, әби-бабайларыбызның, әти-әниләребезнең каберлекләрен карап тору, авылның вә мәхәлләнең тарихын барлау – халкыбызның диндәге ныклыгы, милләтнең саулыгы билгесе.

 


Мәдрәсәбез мөгаллимнәре һәм шәкертләре


Мәдрәсәнең көндезге бүлегендә өч дистәгә якын шәкерт укый. Көндезге бүлек шәкертләре – башлыча 9 һәм 11 сыйныфны тәмамлаган ир балалар. Аларның барысы да диярлек, параллель рәвештә көллиятләрдә укып, дөньяви белем алалар. Алар, уку йортыбызда умартачылык һөнәрен дә үзләштереп, диплом алып чыга. Умартачыга укытыр өчен базабыз да, өйрәнер өчен умартачылыгыбыз да бар.


Кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә 200дән артык шәкерт бар. Кичке бүлектә башлыча Казан, Казан тирәсендә торучы татар зыялылары белем ала. Алар арасында элек мәртәбәле урында эшләгән затлар, төрле фән кандидатлары, докторлары да бар. Кичке бүлек аркылы татар интеллегенциясе намазга баса. Бу бүлектә хатын-кызлар да укый. Читтән торып уку бүлегенә Татарстаннан, Рәсәйдә татарлар яшәгән төбәкләрдән дә киләләр. Аларның күбесе инде имам һәм мөәзин, мөгаллим булып эшли. «Кайсы төбәктән укучылар булмады?» – дип сорасагыз, җавап бирә алмас идем, мөгаен. Калининградтан, Находкадан, Ставропольдан, Мәскәүдән, Чукоткадан, Новосибирскидан, Иркутскидан да килеп укучылар бар. Татарлар күп яшәгән төбәкләрдән – Ульяновск, Чувашстан, Киров, Төмән, Башкортстан, Мари Эл, Самара өлкәсеннән килүчеләр шактый, әлбәттә. Татарстан буенча караганда, Нурлат, Чирмешән, Кайбыч, Тәтеш, Апас, Арча, Әтнә, Кама Тамагы, Биектау, Лаеш районнарыннан шәкертләребез күп. Шунысын да әйтергә кирәк: Балтачта филиалыбыз да бар. Анда – 150дән артык шәкерт, алар тирә-як районнардан һәм Киров өлкәсеннән килеп укый.


Мәдрәсәдә махсус рәвештә практик дин әһелләре әзерлибез. «Аларның ничә проценты имам булып эшли?» – дип сорасагыз, килешеп тә бетмәс идем. Безгә имамнар гына түгел, мөгаллимнәр дә, мөәзиннәр дә, абыстайлар да кирәк. Әгәр шулар дин әһелләре дип санасак, 90 проценттан артыгы дип әйтер идем. Былтыр, мәсәлән, көндезге бүлектә укыган ике өметле шәкертебезгә мәдрәсәдә укытырга калырга тәкъдим иттек. Мәдрәсәбезнең җиде мөгаллиме мәхәллә мәчетләрендә имам булып эшли. Алар – заманында безнең уку йортын тәмамлап чыккан затлар. Мәдрәсәне тәмамлаган бер мөгаллимебез исә имам түгел, ул Казандагы сәнәгать предприятиесендә директор урынбасары булып хезмәт куя. Ул бит анда да тәрбия эше башкара, дәгъвәт кыла. Аны ничек инде дин әһеле дип санамыйсың? Бер мөгаллимебез – фәннәр докторы, берсе – фәннәр кандидаты, алар да зур уку йортларында укыталар, студентлар тәрбиялиләр. Дин әһелләре тормышыбызның һәр тармагында булырга тиеш. Алар яхшы, мәртәбәле затлар, үрнәк сәнәгәтьче, һөнәр иясе булып, дәгъвәт итеп эшләрен башкарсалар, илебез дә, җәмгыятебез дә алдынгы булыр, иншәАллаһ.

 

 

Имам авыл тарихын да яхшы белергә тиеш


Халкыбыз элек мәгариф системасына, укыту-тәрбия эшләренә үзе хуҗа булган. Телен дә, динен дә, әдәбиятын да үзе өйрәткән, милли-әхлакый тәрбиясен дә үзе биргән. Хәзерге шартларда да дини һәм милли тәрбия бирүне, Октябрьгә кадәрге кебек, үзара тыгыз бәйләнештә алып баруны хуплау мәслихәт. Мәчет-мәдрәсәләрдә телебез дә, әдәбиятыбыз да, рухи мирасыбыз да мәртәбәле урын алырга тиеш. Хәзер татар кешеләренә кирәкле милли мәгълүматны тулысынча җиткерә алучылар, халкыбызның милли һәм дини йөзен билгели һәм саклый торган затлар – имамнар гына, дип әйтсәм дә, ялгыш булмас. Республикабыздагы татар мәхәлләләре туган телне, төбәк тарихын, милләтебезнең яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, әдәбиятын, сәнгатен өйрәнү, буыннан-буынга тапшырыла торган традицияләргә сакчыл караш тәрбияләү үзәгенә әйләнергә тиеш. Имам авыл җирендәге яки шәһәрдәге берәр тарихи мәчеттә эшли икән, ул мәчет һәм авыл тарихын ныклап өйрәнергә тиеш. Кешеләргә җирле тарих, торак пункт, район, республика тарихы, үзенең нәселе кызыклы. Бу мәгълүмат аларда милли рух уята, татарлыкны арттыра. Мәсәлән, шул максат белән мәчетләрдә, район үзәкләрендә туган якны өйрәнү түгәрәкләре, шәҗәрә ясау курслары оештырырга кирәк. Күп мәхәлләләребез әлеге эшне башкаралар да инде.


Мәхәлләдә муллалар еш кына бер руханилар династиясе вәкилләре була, шуңа күрә алар теге яки бу мәхәллә кешеләренең барлык буын вәкилләрен дә диярлек белә. Татар гаиләләрендә борын-борыннан буынара мөнәсәбәтләр нык булган, бу җиденче буынга кадәрге туган-тумачалары хакында хәбәрдар булуда да чагыла. Әлеге мәгълүматны, кагыйдә буларак, мәхәллә имамнары белгән, чөнки алар метрика кенәгәләре алып барган. Алар, мәхәллә кешеләренә шәҗәрә төзергә булышалар, ата-бабаларының изге гамәлләре турында сөйлиләр һәм мәхәллә урнашкан урын турында мәгълүмат туплыйлар.


Имамнарга халык белән күп аралашырга туры килә. Имамнарның сүзләренә караганда, дәгъвәтнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе – бу мәхәллә кешеләренең ата-бабалары, әти-әниләре, туганнарының хезмәт сөючән, татар җанлы, игелекле, иманлы булулары турындагы гыйбрәтле хикәяләр. Дәгъвәтебез татар кешесенең милли һәм дини үзаңын үстерүгә юнәлдерелгән булырга тиеш. Шундый һәр сөйләшү, кагыйдә буларак, кем син, кайсы җирдән, әти-әниең, әби-бабайларың кемнәр, дигән сораулардан башлана. Хәтта гади генә сөйләшү дә татар кешесен «уятырга» сәбәп булырга мөмкин.


Һәр татар кешесе, берәр соравы, ихтыяҗы туса, күңеле тулса, мәчеткә килергә тырыша. Килгәч, имам белән күрешә, сөйләшә, аны сынап карый – ихласмы, киң күңеллеме, гыйлемлеме. Шуның өчен имам бөтен нәрсәдә үрнәк булырга тиеш: «Яхшылыкка өндәү генә түгел, аны кылу да – иң яхшы дәгъвәт!» Халкыбыз йокламасын, республикабыз алга барсын, алдынгы булсын дисәк, безгә, дин әһелләренә, уңышлы адымнар ясап, башкаларны да рухландырыр өчен, үрнәк күрсәтергә кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Кем исламда күркәм бер эшне башлап җибәрде исә, башлаучысына да, шуны дәвам итүчесенә дә өзлексез әҗерләре булачак», – ди.


Әҗер-савап алырга, милләтебез, илебез, республикабыз файдасына күркәм гамәлләр кылырга ашыгыйк, җәмәгать!

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи