(Мәдхия)

Иртән өйдә салкын һава урнаша.
Салкын... мин өшеп уянам. Уянам да, башымны, гәүдәмне кабат җылы юрган астына яшереп, тын гына ятам. Йоклыйм, имеш. Күп ягылудан авызы каралган мичнең төнге җылысы каядыр очып таралган, өйдә, котып сымак, каты суык. Өйдә мин генә, ахрысы. Ә юк! Ялгышам. Абый, иртә таңнан кәнүшнигә менеп, әтигә ат җигеп төшкән дә, түр якта, минем сымак, башына юрганын каплап, йокы симертә.
Әти юк. Эшкә чыгып киткән.
Әни чатлары янчелгән мәңгелек сөт чиләген күтәреп, бәрелә-сугыла, тышка сыер саварга әле генә чыгып китте. Юрганымны тиз генә кырыйга атып бәреп, ашык-пошык кына өстемә кучкылт-сары төстәге җылы свитерымны киеп куйдым. Инде торгач, букчаларымны актара башлагач кына исемә төште: бүген ял көне ләбаса, укырга барасы юк.
Укырга да бармагач, миңа нишләргә соң? Уйнарга, әлбәттә, тегендә-монда йөрергә. Юынгыч янына басып, битемне, кулымны юарга тотындым. Юынгыч савытының борыныннан боздай салкын су сиптерде, кулларым, авызларым өшеп китте. Гадәттә, әни савытка иртән җылы су тутырып куя иде, бүген мәктәпкә барасы булмагач, безне иртә торырлар, дип уйламагандыр да. Йә су салырга оныткан. Юк, юк, онытмаган, ул безне беркайчан да онытмый. Әни кеше бит ул!
Әни кергәнче ашарга утыру дигән нәрсә юк бездә. Ашны да, ботканы да әни үзе салып бирә, чәй турында әйтәсе дә юк. Йокы килми, ятасы да килми, ә өйдә салкын. Әни сыер савып кергәнче, нидер маташтырасы иде бит! Мин, ирексездән, түр якта басып торган кара калай тышлы «голланд» миче (аны халык авылда «голланка» ди!) ягына авыштым, чүгеп китеп, шуңа аркамны куйдым. Сүрелгән мичнең аз гына булса да җылысы, тән җылысы хәтлесе генә булса да калган, шунысы да сөендерде. Әнә шулай аркамны мичкә терәп, абыйның гырлаган тавышын тыңлап, озак кына мич каршында утырдым.
Нәрсәнедер кулыма аласы, укыйсым килеп китте. Бездә китаплар аз. Без китап җыймыйбыз. Мәктәп өчен кирәклесен генә алабыз. Күзем түшәмнән салдырылган пружиналы бала бишеге өстенә куелган яшел тышлы китапка төште. Беренче генә күрмим. Кызыксынып, укып караганым булды. Ярар! Шул булса да ярап торыр, ичмасам! Китапны кулыма алдым да, аркамны кабат сүрелгән мичкә терәдем…
Тышлыкта – язучының исем-фамилиясе язылган. «Сайланма әсәрләр» диелгән. Аңламадым, нәрсәдер шунда... Шигырьләр, хикәяләр, пьесалар... Бишенче сыйныфта укыган гади авыл баласы аңларлык нәрсә түгел иде бу. Китапны абыйга классташ кызлары бүләк иткән. Авылда китап бүләк итү йоласы бар: миңа да бер тапкыр бүләк иттеләр, ләкин мондый түгел, юка тышлы, нәзек…
«Классташыбыз... Сабир!
Сине бәйрәмегез – Совет Армиясе көне белән тәбрик итәбез! Укуыңда зур уңышлар, алдагы көннәрдә туган илнең тынычлыгын саклаучы, кыю, сәламәт һәм бәхетле булуыңны телибез.
10 класс кызлары. 23.02.70 ел.»
Хе! Кызык! Безнең тынычлык саклаучыбыз, кыю кешебез әлегә, мәрткә китеп, авыр сугышларны төшендә генә күреп ята, күрәсең. Ләкин минем уйларымны кыю, батыр абыем һәм инде аның сыйныфташлары түгел, ә кулыма яңа гына килеп кергән яшел тышлы китап биләп алды. Китапның беренче битендә үк шагыйрьнең фотосурәте бирелгән. Рәсемнән өстенә матур, пөхтә пиджак кигән, муен астына кара бант таккан, чәчләре бөдрәләнеп, дулкынланып торган егерме-утыз яшьләрдәге мөлаем йөзле, күркәм кыяфәтле ир-егет карап тора. Шагыйрь булса кирәк, гәрчә, мин шулай дип аңладым. Чынлап та! Шигырь китабы икән бу! Мәктәптә шигырь ятлап туйган идем, монда да шул шигырь икән, диеп кәефсезләндем.
Фоторәсемнән карап торган мөлаем йөзле шагыйрь турында кемдер нәрсәдер язган. Анысын мин бөтенләй аңламадым, ашыга-ашыга, тиз генә битләрен күчердем. Һәм, әлбәттә, иң беренче шигырьгә юлыктым... Укыйм:
Безне адәм иткән уку,
Адәмне алга илткән уку,
Илтеп күккә җиткән уку,
Уку, уку, уку…
И китте бу, китте… Бөтенләй күңел төште. Инде, мәйтәм, монда да укырга өндиләр. Мәктәптә генә җитмәгән. Китапны болгап тондырыр җиремнән кисәк кенә туктап калдым. «Ятсын әле янымда!» – дидем. Китапны читкәрәк куеп, «голланка»га аркамны терәдем. Әзрәк җылынгач, аны кабат кулыма алдым. Китапның үзеннән ниндидер бер җылы нур бөркелә сымак тоелды. Кабат сәхифәләрен ачтым. «Юк бит монда мин укый торган нәрсәләр!» – дип сукранып утырганда, актарына торгач, авыл турында язылган шигырьгә күзем төште. Шагыйрь абыйны кала кешесе дип уйлаган идем, ә ул әнә авыл турында ничек матур итеп язган!
Әй, авыл, син мең шәһәрдән
Мең кабат ямьле вә хуш:
Бер кеше юк бер урамда…
Нинди тын һәм нинди буш!
Нинди иркен, нинди рәхәт,
Нинди бар җир гөл генә:
Синдә төн дә юк, төнең дә
Бер болытлы көн генә...
Авылны мактаган. Каладан туйган, күрәсең. Ә минем, киресенчә, калага барасым, Казанны күрәсем килә. Хәер, булдым мин анда берничә тапкыр. Олы апама кунакка бардым. Апа бик аласы килмәгән иде, әти (усал безнең!) апага ияртеп җибәрде. Казанны җүнләп күрсәтмәде, Казан Кремлен дә ерактан гына күрсәтте. Яттым, сарык сымак, ике бүлмәле өйдә. Алар аны фатир, квартир, диләр, өй димиләр, йорт, димиләр. Нигә шулай? Шайтан белсен! Ә шагыйрь үтереп авылны мактый. «Нинди иркен, нинди рәхәт!» – дип язган. Килешәм. Апаларның өендә кысан. Өч баласы, үзе һәм ире. Җизни абый була инде ул. Мине үз итте. «Кайнеш! Син маладис!» – дип мактады. Бер мәртәбә паркка алып барды. Әй анда таганнар, әй анда карусельләр! Башлар әйләнде. Җизни акчасын кызганмады. Әйләндерде дә, әйләндерде. Мине дә, балаларын да. Шактый укымышлы. Китаплары күп. Киштәләргә тезеп-тезеп куйган. Үзем аңларлыкларын укыштырдым. Тик берәр китабын булса да бүләк итмәде, буш кул белән кайттым. Сорарга яхшысынмадым. Сагынам каланы. Тагын бер барасым килә. Нәрсәсе бар инде бу авылның? Олы кешеләр кайталар да, авылны мактыйлар. Менә бу шагыйрь абый да шулар токымыннан, ахрысы. Ә юк! Менә бит күктәге ай турында ничек матур итеп язган:
Ул кара бер күгеңә бу
Фирүзә бит, бик зуры,
Күр аеңны, кайда бар бу?
Бер гаҗәеп бит нуры!
Ай турындагысы, чынлап та, гаҗәп! Җизни сымак: «Маладис, абый!» – дип мактыйсы килә.
Кичләрен, караңгы төшкәч, тәрәзәдән айга карап торырга яратам. Тәрәзәгә ак бәс каткан. Тыным белән җылытып шул бәсне эретәм. Күктә ай күренә, янында йолдыз балкый. Серле дә, шомлы да ул ай. Матур да! Мин шәһәрдә ай күрмәдем. Әллә йортлар каплады аны... әллә болытлар, белмәссең!? Артык кәефсезләнмәдем: авылга кайткач күрермен әле, дип үзүземне юаттым. Һәм күрдем дә...
Бераздан абыем уянды.
– Нишләп утырасың? – дип сорады ул миннән.
– Салкын ич! – дидем мин. – Аркамны мичкә терәп утырам...
– Нәрсә укыйсың дим?
– Классташларың бүләк иткән китапны! – дип аңа китапның тышын күрсәттем.
– Ә! – дип чыраен сытты ул. – Шигырьләр...
– Ә син укыдыңмы? Олыраклар өчен бу...
– Юк! – диде ул башын кашып. Үзен горур тота. Абый егет булып килә иде шул. – Мин шигырь укымыйм. Марк Твенны укыдым. «Том Сойер»ны. Вәт ул китап, ичмасам! Маҗаралар...
– Том сыер?!
– «Том Сойер», ахмак!
– Кайчан укыдың соң? Мин күрми дә калдым...
– Китапханәдән алдым. Өч көндә укып чыктым. Сиңа күрсәтмәдем.
– Нишләп?
– Күрсәтсәм, сорый башлыйсың! – дип көлде ул. – Сәүдә апа китапны өч көнгә генә биреп торды. Төш библиотекага, ал бер җүнле китап...
– «Том Сойер»нымы... – Минем «Том Сойер»ым кабат «Том сыер» кебегрәк яңгырады. Әлбәттә, ул алай түгел иде.
– Кулдадыр инде ул... Ярар, тиз генә чыгып керим әле...
Ул тиз генә өстенә әтинең иске пәлтәсен бөркәнеп ишегалдына чыгып чапты. Абыйның кая чапканын беләм: иртән аның (үзе әйтмешли!) сидек куыгы тула, ул шулай бәдрәфкә чаба, ә бәдрәф тышта, абзар эчендә. Бераздан мин дә (исемә төшеп), тунсыз-нисез, шул якка йөгердем, әмма бәдрәфкә барып җитәлмәдем, йорт каршында көрәлгән кар өемен, тишек ачып... саргайттым...
Кулларны юып, табын янына утырдык. Әни икебезгә дә «ысвежий» сөт кайнатып эчерде. «Кайнатмыйча сөт эчәргә ярамый, эчегезгә зыян килер!» – дип безгә сөт артыннан таба белән йомырка тәбәсе китереп куйды. «Урамга чыгып йөрмәгез, ыградысник утызга менгән, бик тә салкын!» – дип кисәтте безне әни. Кая ул! Абый (киребеткән!): «Әни! Мин чыгам! Без бүген кәшәкә сугарга дип сөйләшкән идек бозда!» – дип үзенекен тукыды. Мин чыкмыйм. Бердән, бу салкында катам мин анда, инде иске туным да юкарды. Икенчедән, кәшәкә сукканда борынымны бер мәртәбә ярдылар инде, җитәр! Кәшәкәне тал ботагыннан ясыйлар бездә, алкасы да агачтан! Түгәрәк агач алка боздан гына шумый, һавага да оча. Авызың ачып карап торсаң, маңгайсыз калуың да бар!
Абый тиз генә чыгып тайды. Әни олы мичне тергезеп җибәрде. Утын өстенә күмер дә өстәде. Урамнан, ката-туңа, күмерне чиләк белән алып кердем. Әзрәк җылынырмын дип, аркамны кабат «голланка»га терәдем. Кулыма яшел тышлы китапны алгач, күз алдыма әлеге дә баягы шул Америка малае килеп басты. Абый күрмәгәндә генә, китапны алып, яртысын укып чыккан идем инде. Ул әсәрдә дә гади бер авыл тормышы сурәтләнгән кебек тоелды миңа. Бигрәк тә Томның дуслары белән бергә койма буяганы истә калды. Әй, койма буяуның нәрсәсе бар инде! Аны мин йөз кат буяган!
Әбәткә кайткан әтиемнең каты тавышыннан уянып киттем. Йокыга киткәнмен икән бит! Өй җылынган, өйдә рәхәт. Аяк очымда яшел тышлы китап аунап ята һәм ул, читтән торып, сабый күңелен эретә.
Дәвамы бар
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала