Мәдәният Уку өчен 2 минут

Лаеклы дәвамчы – Газинур Равилов

Шәфәгать Салиховның баяны һәм Әнвәр Шәрәфиевнең тальяны ышанычлы кулларда

 

Шәфәгать Салиховка багышланган фестивальдә Газинур Равилов чыгышы. 2025 ел, 9 август.

 

 

Безнең күрше малае Газинур Равиловның җәйләре күбрәк әнисе ягыннан тамырлары барып тоташкан Азнакай районы Урсай авылында үтте. Бу авылдан чыккан мәшһүрләр арасында Татарстанның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Әнвәр Шәрәфиев һәм шагыйрь Илдус Гыйләҗев бар. 2018 елның 21 июлендә узган авыл бәйрәмендә уналты яшьлек Газинур өлкән яшьтәге Әнвәр ага белән бер мәйданда чыгыш ясап, аның хәер-фатыйхасын алды, авылдашлар арасында танылды. 2023 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Моң чишмәсе» китабын композитор беренчеләрдән булып Газинурга бүләк итте. Икенче елны Әнвәр ага арабыздан китте... Тол калган хәләл җефете Румия апа аның шәхси әйберләрен музейларга тапшырды, ә тальянын истәлеккә Газинурга бирергә булды.

 

 

Газинур Равилов Әлмәт музыка көллияте дипломын алгач. Уртада – укытучысы А.Спиридонов, сулда – әнисе Әлфия ханым. 2021 ел, 26 июнь.

 

 

Бәхетле балачак әле кичә генә иде шикелле. Газинур башка балалардан әллә ни аерылып тормады: велосипедта җилдерде, Ык суында коенды, энесе Булат белән бәрәңге бакчасында маташты, кура җиләген яратты. Еш кына мәктәп ихатасына футбол уйнарга йөгерүенә карап, мин аны спортчы булып китәр дип уйлаган идем. Ә ул кыш буе Азнакай музыка мәктәбендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра Әбсәләмова кул астында баян классында укып, үзебездә һәм чит илләрдә үткәрелә торган фестивальләрдә катнашып, еш кына җиңүләр яулаган. Татарстан Мәдәният министрлыгы стипендиаты, Черногориядә Халыкара конкурслар лауреаты, Владимир Спиваковның Халыкара шәфкатьлелек фонды гранты иясе булып куйган. Казанда катнашкан конкурсларда Азнакай малае чыгышын Татарстанның халык артистлары Рөстәм Закиров, Равил Галиев һ.б. югары бәяләгән. Егет Ф.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятен уңышлы гына тәмамлый. Андагы укытучысы, Халыкара конкурслар лауреаты Андрей Спиридонов татар музыкасына хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләгән. Аннан соң – консерватория, зур сәхнәләрдә алкышларга күмелгән чыгышлар, гаилә кору... Шулай итеп музыкантыбызга 24 яшь тә тулып куйган.

 

 

 

Баянчы Газинур Равилов «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында. 2026 ел, 14 июнь.

 

 

Әтисе кебек оста гармунчыга гына кияүгә чыгарга хыялланган Миләүшә Шәфәгать кызы, башта егетнең баянда уйнавын ишетеп, игьтибар иткән, аннары үзенә дә күзе төшкән. Газинур узган ел Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап, хәзерге вакытта җырчы Рафис Кәлимуллин төркемендә эшли һәм җитешә алган кадәр «Ялкын» төркемендә хезмәт куя.

 

Газинур белән Миләүшәнең былтыр 25 июльдә үткән никах туеннан истәлекләрнең берсе белән Шәфәгать Салиховның хатыны Лариса ханым болай дип уртаклаша:

 

– Шәфәгать арабыздан киткәннән бирле, 7 елга якын беркем дә кагылмаган, күрекләре инде кипшеп киткән баяны шкафта тора иде. Аны күргәч, кияү уйнарга рөхсәт сорады. Бармакларын яздырыр өчен, Шәфәгать гадәттә «Сарман вальсы»н уйный иде. Газинур да иң беренче итеп шул көйне уйнап җибәрмәсенме! Шаккатудан һушымны җуя яздым. Шул рәвешле әтисе кызыбызның никахына фатихасын биргәндер, дип кабул иттек («Шәһри Чаллы», 2025 ел, 2 август).

 

2025 елның 9 августында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, заманында Салават Фәтхетдинов белән эшләгән виртуоз баянчы Шәфәгать Салиховның туган ягы Азнакай районы Татшуган авылында аңа багышланган фестиваль үтте. Концертта Татарстанның халык артисты, чыгышы белән Азнакай районыннан булган Равил Галиев, Чаллы каласыннан Татарстанның атказанган артистлары Гөлдания Хәйруллина, Алмаз Ишморатов һ.б. җырлады. Татшуганны илгә таныткан Шәфәгать Салиховның баянын кулына алып, яшь кияү Газинур Равилов милли көйләребезне үзенә бер дәрт белән уйный башлагач, фестиваль кунаклары таң калды. «Баян хуҗасын искә алып үзәкләрне өздереп уйнады да уйнады», – дип язды ул вакытта Азнакай районының «Маяк» газетасы.

 

Газинур Равилов бик күп сәхнә йолдызларына баян партиясен башкарып, тамашачы мәхәббәтен яулады. 2-3 сәгать буе барган концертларның берсен узган көз Газинурның әти-әниләре белән Башкортстанга барып караган идек. Яшь музыкант чыгышын башкорт музыкантлары Бәхти Гайсин, Ридик Фәсхетдинов, Фатыйх Халитов, үзебезнекеләрдән Гали Җәмлиханов, Рөстәм Вәлиев, Рамил Курамшин, Нәҗип Бәдретдинов, Ринат Вәлиевләрнең уйнавы белән чагыштырып утырдым. Шуларның традицияләрен дәвам итүче яшьләр булуга күңел сөенде.

 

Яшь талантны «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында эшләүчеләр дә күреп алган. Әле июнь аенда гына Газинур Атлас улы катнашында бик матур тапшыру дөнья күрде. «Күңелләрдә тальян моңнары» дип аталган, бик тирән эчтәлекле тапшыруның режиссеры – Раил Рамазанов, алып баручысы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илмир Ямалов. Газинурның әти-әнисе һәм өч бертуган егетләр барысы да өздереп баянда уйный, мондый сәләтле гаилә – үзе бер могҗиза. Олы уллары Фәнис 2023 елдан бирле махсус хәрби операциядә, иң кечесе Булат узган ел Россия Ислам институтын тәмамлаган. Телеэкран аша Газинур бик күп милли көйләребезне яңгыратты, остазларын рәхмәт хисләре белән телгә алды. Алар арасында консерватория укытучысы, профессор Әбүзәр Фәйзуллин аерым урын алып тора.

 

СССРның халык артисты, мәшһүр опера җырчысы Азат Аббасов 2000 еллар башында матбугат битләрендә басылган бер әңгәмәсендә болай дигән иде: «Нәрсә үкенечтә калды дигәндә, баянга кушылып җырлый алмадым, аның өчен Илһам Шакиров, Таһир Якуповлар кебек моңлы булу да кирәк булгандыр...»

 

Баянчылар хезмәтенә олы бәя бит инде бу! Гади халык арасыннан чыккан яшь талант Газинур Равилов та шушы юлдан тайпылмыйча, халкыбыз моңнарын киләчәккә ышанычлы илтүче булса иде дигән теләктә калабыз.

 

Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ, РФ Журналистлар берлеге әгъзасы, хезмәт ветераны. Азнакай районы

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи