Дини мирас Уку өчен 5 минут

Ислам дине – нинди дин?

Ислам дине – нинди дин?

Ислам дине – Адәм балаларын үз ихтыярлары белән хәерле эшләргә күндерә торган илаһи бер канун булып, Аллаһы Тәгалә хәзрәтеннән Мөхәммәд галәйһис-сәлам аркылы жир йөзендәге халыкларга ирештерелде вә шуны кабул кылулары белән Адәм балалары тәклиф ителделәр, ягъни аларга йөкләтелде.

Бисмилләһ ир-рахмәнир-рахим.

(Мәрхәмәт итүче, рәхимле Аллаһ хакына башладым).

 

1. Ислам дине – Адәм балаларын үз ихтыярлары белән хәерле эшләргә күндерә торган илаһи бер канун булып, Аллаһы Тәгалә хәзрәтеннән Мөхәммәд галәйһис-сәлам аркылы жир йөзендәге халыкларга ирештерелде вә шуны кабул кылулары белән Адәм балалары тәклиф ителделәр, ягъни аларга йөкләтелде.

2. Бу илаһи канун – инсаннарның хәлләрен төзәтергә дөнья хәяте вә мәгыйшәт тәртипләре, гомер сөрү тәртипләрен саклауга вә ахирәттә мәңгелек сәгадәткә ирешүгә сәбәп булган һәм дә халыкка туры килеп төзелгән дәстүрләрдән, ягъни кагыйдәләрдән.

3. Ошбу илаһи кабул кылучылар «мөэмин» дип аталалар һәм «мөслим» дип тә аталалар вә башкалардан аерылалар. Мәзкүр канунга ышану вә буйсыну – үзе «иман» вә «ислам» буладыр. «Мөэмин» вә «мөслим» булуның тышкы билгесе «лә-иләһә илләл-лаһү Мөхәммәд рәсулуллаһ» сүзе булып, шул кәлимәне, яки шул мәгънәдә булган сүзне әйтүчеләр һәммәсе бер-берсенә кардәш вә фикердәш саналалар, бер-беренең зарарыннан имин торуга «авырлык» вакытларында бер-берсенә ярдәмләшергә хаклы булалар.

4. Ислам дине, жисмани һәм рухани булганлыктан, дөнья мәгыйшәтен дә вә ахирәт мәслихәтен дә җыя торган, нигезе – тигез, нык бинасы, какшамас тармаклы, мөкәммәл вә бөек бер диндер. Бу ислам дине – ялгыз вөжданга гына вә ялгыз гакыйдәдән генә, ягъни ялгыз ышанудан гына гыйбарат түгел; бәлки дөньядагы вә һәйәт, ягъни тышкы күренеш белән катнаш вә кушылган. Бу кушылу – мәгакүм, ягъни сезнең үзегез белән вә бик әсаслы – нигезле.

5. Ислам диненең гаясе, ягъни максаты ошбу нәрсәләрдән гыйбарәт: Аллаһы Тәгалә хәзрәтенә бәндәчелек кылу; итагать иту, ягъни буйсыну; гаделлектән аерылмау вә адам баласының хокукын саклау; гомуми солых вә татулыкны һәм дә адәм балалары арасында булган халыкларның тигезлеген саклау; төрле ыруг вә кабиләләрдә яшәүче инсаннар эченә дуслык вә мәхәббәт урнаштыру вә һәммәсен берләштерү; шәхесләрнең вежданнарына һәм хак даирәсендә булган хөрриятләренә ихтыяр биру, кимчелек китермәү. Бу эшләрнең бөтенесен ошбу ике маддәгә, ягъни параграфка жыярга мөмкин: 1) Аллаһы Тәгаләны чынлап торып берлеген, изгелеген тану вә олуглау; 2) Әхлакны төзәтү.

6. Ислам дине – ниһаять, ягъни чиге булмаган өстенлекләрдән өлеш алырга вә максаты вә хәтта тасвир гына кылу да мөмкин күрелмәгән дәрәҗәләргә күтәрелергә адәм балаларын чакыра. Бу эшләрнең юлы вә сәбәбе итеп дөрес гыйлем алу, гакыл берлә фикерне эшләтү, тик тотмау вә тоткарламау, дип күрсәтә.

7. Ислам динендә адәм баласының гакылы житми торган ишарәләр, фикер ирешү мөмкин булмаган серләр юк. Аның бөтен кагыйдәсе аның тарафыннан боерылган нәрсәләргә көч җитмәслек вә күп вакытлар үткәрергә ихтыяҗ булырлык дәрәҗәдә имәс. Моның өстенә дә башка бәхетсезлек килгән вә һичбер ярдәмче булмаган, кайда гына борылырга да белмәгән бер вакытта бу «дин» – бәндә өчен олуг бер юаныч була. Моның тәэсире белән бәндә үзен яхшы гына юата. Шуның өчен бу «дин» хакында «фитрый дин – табигый дин» дип хөкем төзүче кеше ошбу хөкемендә шөбһәсез дөрес.

8. Ислам дине тарафыннан туры юлга салынган, өйрәнелә торган мөһим мәсьәләләрнең беренче дәрәҗәдә әһәмиятле булганнары болар:

1. Бу галәмнең хәким вә кадир, ягъни кодрәтле бер барлыкка китерүчесе бар. Һичнәрсәгә охшамый вә һичнәрсә Аңар охшамый, һәрнәрсәне күреп, белеп идарә итә. Әмма Аның үзен безгә баш күзе белән күрү мөмкин түгел.

2. Дөньядагы мәхлукларның, ягъни жан ияләренең барлыкка килүләре – юк нәрсә түгел. Бәлки һәрбере бер максат вә теләк белән яратылганнар. Адәм балалары тел белән бәян итә алмаслык дәрәҗәдә бөек булган камиллек хасыйл итү өчен яратылганнар. Шушы камиллекне кәсеп итү – адәм балаларының изге вазифалары.

3. Кешенең рухы мәңгелек өчен яратылганлыктан, ул – һич бетми вә югалмый.

4. Аллаһы Тәгаләнең фәрештәләре вә адәм балаларының үз араларыннан үзләре өчен җибәрелгән илчеләре, вә шул илчеләре аркылы җибәрелгән китаплары, бар вә һәммәсе – хак.

5. Бу дөньяда булган бөтен эш Аллаһы Тәгаләнең теләве белән була вә теләве белән бетә.

6. Бу дөньядан башка мәңгелек бер галим бар. Аның әхвале бу көнгә пәйгамбәр тарафыннан бирелгән хәбәр белән генә гомуми рәвештә мәгълүм.

7. Ислам диненә ябышуда вә аны тотуда һәркем үзе мөстәкыйль булып, арадашларга вә васыять итүчеләргә ихтыяж юк.

8. Ислам динендә чикләнмәгән хакимият һәм шулай ук хөкүмәт юк. Шуның өчен һичбер кешенең, хәтта рәсүл-пәйгамбәр вә нәби-пәйгамбәрләрнең дә Аллаһы Тәгалә исеменнән гөнаһларын гафу итү, вә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ышаныч күрсәтү, яки Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән куып җибәрү хакы юк. Без мөселманнарның дини мәртәбәсе никадәр олуг булса да булсын, үзенә нисбәт белән бик түбән күрелгән кешегә нисбат белән булган хакы барын нәсыйхәт итү вә тугры юлга кертүдән генә гыйбарәттер.

9. Динне яхшы аңлап тоткан мөселманның фикере киңәя вә күңел дә надан тәгассыбтан, ягъни фанатизмнан сафлана. Башка милләтләр белән дә дус була. Рухи тәрбияләнә вә мөмкин кадәре холкы да төзәлә. Бу да дин нигезе – гаделлек, уртаклык булып, нәтиҗәсе дә – котылу вә бәхеттер. Дөньяда хөкем сөргән жинаятьләрне бетерү кешеләр арасында булган золымнарны вә җәфаларны, житешсезлектән туган бәлаларны бер сыйныфның икенче бер сыйныфны жәберләүдән килгән фетнәләрне киметү вә азайту юлы күп төрле булса булыр, әмма күп юлларның иң тугрысы вә юллар эчендә иң җиңел булганы – ислам дине икәнлегенә шөбһә юк.

10. Ислам динен кабул итүе вә аның хөкемнәрен йөкләве сәбәбеннән, адәм баласы үзенең хакына аз гына да зарар китерми, дөньясы бозылмый, әмма ахирәте төзәлә: хәят, ягъни тормыш яу кырында була торган зур кайгыларны басарлык юанычлар таба. Нәфесен сафландыра. Бөек фикерләргә вә мәгънәләргә юл ачыла. Гакылны канәгатьләндерә торган мадди әйбер түгел, бәлки мәгънәви нәрсәдер.

11. Ислам дине адәм балаларына һәм дә гомуми тормышка зарар бирми торган иминлек, гомуми иминлекне бозмый торган һәммә диннәргә һәм дә мәзһәбләргә хөррият бирә. Нинди генә кавемнән вә нинди генә милләттән булсын, үзенә сыенучыларның рәхәт яшәүләрен тәэмин итә, дусларына вә рәсми рәвештәге дошманнарына да галижәнаплек әхвале белән мөгамәлә кыла. Хөкем вә каза вакытларында һәр ике тарафны теләсә кем булсыннар тигез тота. Вә халыкка бина итеп, ягъни нигезләнеп, хөкем төзи. Әһле ислам халыкны берлеккә вә карендәшлеккә чакыра. Жәмәгать хәлендә яшәүләрен ва гомуми халык белән тынычлыкта вә рәхәт гомер сөрүләрен тели. Шуның өчен булса кирәк, гадәттән тыш тизлек белән таралды вә гомумиләште. Мәзлум вә мәжбүр, ягъни изелгән һәм җәберләнгән сыйныфларның бердән баш орачак вә күңел юатачак урыннары булды. Адәм балалары арасында җиңел таралу вә җиңел аңлануда, аз вакытта гомумиләшү вә төрле сыйныфларны үзенә җәлеп итүдә бу динга охшаган мәзһәб, дин вә мәсләк дөньяда күрелмәде вә тарихларда язылмады.

12. Ислам дине яңа бер дин түгел, бәлки үткән заманнарда дөньяның төрле өлкәләрендә вә төрле кавемнәр арасында килеп-китеп торган хак рәсүл-пәйгамбәрләр вә нәби-пәйгамбәрләр аркылы адәм балаларына Аллаһы Тәгалә тарафыннан ирештерелгән хак диннең дәвамы гына. Өлешчә вә кечкенә мәсьәләләрдә бер кадәр башкалыклар вә үзгәрешләр булса да асыл ышану турысында бөтен хак дин бер фикердә булып, араларында аерымлык әлбәттә юк. Шуңа күрә ислам дине Муса вә Гайса һәм дә башка пәйгамбәрләр тарафыннан игълан ителгән һәм дә ирештерелгән вә өйрәтелгән диннең тәмам үзе.

13. Ислам дине яңа бер дин булмаган кебек дөнья җәһәтеннән дә тыгызлау юлын тотмады. Бәлки нинди генә бер кавем вә нинди генә халык арасында булсын, гомер сөрүләргә, тормыш итүгә вә нәфес тәрбияләүгә ярдәм бирәчәк гореф-гадәтләрне әүвәлге хәлләрендә ныгыта. Бәгъзеләрне дөресләде вә камилләштерде, зарарлы булганнарны тәмам тыйды да. Һәрхәлдә моның бөтен юлы – бозыклыкларны югалту, төзекләрне әүвәлге хәлләрендә калдырудан, файдалы кануннарны арттырудан вә тулыландыру кагыйдәсен гамәлгә куюдан гыйбарәт булды.

14. Ислам дине игълан ителгән вакытта адәм балалары ягъни «бәнү бәшәр» исемендәге җәмәгать-житлегү яшенә ирешкән вә гакыл кергән эш белән хөрмәтләнгән иде. Шуның өчен дә ислам дине үзенең сүзләрен гакылга карап сөйли вә үзенең дәгъваларын исбат итүдә гакылны шаһид итеп китерә, һәр нәрсәне тикшерүгә вә үлчәүгә салып хөкем итүгә өнди, фикерләү белән эш итәргә боера. Хорафат вә бозык уйдан сакланырга өнди. Мондый диннен исеме – гакыл дине булачагы табигый.

15. Ислам диненен ачык өндәве булган «лә иләһә илләл-лаһү Мөхәммәд рәсүлүллаһ» сүзен йөртеп тә мәгълүм гыйбарәләр вакытында ислам кабиләсенә юнәлү белән кеше ислам милләтеннән, ислам жәмәгатеннән санала. Хокук-вазифаларда алар, башка мөселманнар тигез, бәрабәр, ягъни тиң була.

ИСЛАМ ДИНЕНЕҢ МӘНБӘГЫ (ЧЫГАНАГЫ)

16. Ислам диненең мәнбәгы ике нәрсә булып, берсе – «Коръән Кәрим» вә икенчесе дә Мөхәммәд (Аллаһының аңа хәер догасы һәм сәламе булсын!) тарафыннан «Шәригать» исеме белән өммәткә, адәм балаларына ирештерелгән фәрманнар вә әмерләр, тыю вә туры юлга күндерүләр, вәгазь һәм нәсыйхәтләр, сүзләр вә фигыльләрдер. Шуның өчен, Коръән белән Мөхәммәд (Аллаһының аңа хәер догасы һәм сәламе булсын!) хакында кирәк кадәр мәгълүмат хасыйл итү кирәк.

КОРЪӘН

17. Коръән – ислам динен өйрәтә торган китап булып, мәгънәсе белән берлектә сүзе дә Аллаһы Тәгалә хәзрәтеннән пәйгамбәр-хак, туры юлга күндерүчегә иңеп Аллаһы хозурына барган вакытыбызда юлбашчыбыз – Мөхәммәд (Аллаһының аңа хәер догасы һәм сәламе булсын!) хәзрәтләренә пәйгамбәрлек мөддәте, ягъни вакыты булган егерме өч ел эчендә төрле вакытларда иңеп, тәмам булды. Пәйгамбәрләребез тарафыннан өммәтләргә ирештерелеп торды. Иңгән вакы тындагы хәленчә сәламәт булып безгә дә, шушы көннәрдәген адам балаларына да килеп җитеште.

18. Коръән Кәримдә бәян ителә торган мөһим мәсьәләләрне ошбу маддәләргә аерып күрсәтү мөмкин: а) Аллаһы Тәгаләне изге итеп ышану һәм һәртөрле начарлыклардан ерак торучы зат итеп инану. Бу маддәдә Аллаһы Тәгаләне бөтен галәм фани, ягъни мәңгелек булмаган булуы, бөтен мәхлукат Аның үзгәртүенә вә теләгенә бәйле икәнлеге бәян кылынадыр. Тиндәш-иптәштән вә карап, күзәтеп торучыдан арынган булуы, гүзәл исемнәре вә бөек сыйфатлары һәр кимчелекләрдән пакь икәнлеге тәгълим кылына, ягъни өйрәтелә. б) Адәм балаларына бәхет-сәгадәт вә туры юлга керү юлларын күрсәтү, вә тәфсилләп өйрәтү, дингә өндәү вә шәригать хөкемнәрен бәян итү. Бу маддәдә Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт вә бәндәчелек итү һәм дә адәм балаларының вазифалары, әхлак-әдәбләре һәм хокуклары, җәмәгать булып яшәүдәге кагыйдәләре вә гомумән туры юлга күндерү вә өйрәтү юллары булдырулардыр. в) Ахыргы күренешләр. Бу мәсьәләдә адәм балаларының дөньядан күчүләре вә әбәди, ягъни мәңгелек булган хәлләре вә ахирәт галамендә карарлары, күчү вакытындагы мажаралар вә төрле хәлләр сөйләнер. Ахирәт хәлләре хакында кешеләрнең зиһеннәре, бер кадәр ирешерлек вә тасвир кыла алырлык вә ана карынындагы баланың дөнья хәлен белүе кадәр генә хәлләр хакында мәгълүмат бирелә. Сөйләнә торган мөһим мәсьәлә – Коръән Кәрим дә турыдан-туры максат булып сөйләнә. Шул маддәләргә чара итеп тагын да ошбу нәрсәләрдән мәгълүмат биреләдер: Беренчедән, әүвәлге заманнарда килеп киткән рәсүл-пәйгамбәрләр вә нәби-пәйгамбәрләрнең хәлләре һәм дә аларга ияргән мөэминнәрнең хәлләре, көннәрнең берендә мөэминнәр бәладән котылу белән хөрмәтләнделәр. Пәйгамбәрләрнең хәлләре тәкрар сөйләнүе – Мөхәммәдне (Аллаһының аңа хәер догасы һәм сәламе булсын!) кабилә һәм үз өммәтен кызыктырып өндәү вә гыйбрәтле дәрес бирү өчен иде. Икенче яктан, Иблис вә башка азгынлык әһелләренең хикәятләре – ислам халкын шундый эшләргә нәфрәтләндерү вә бер төрле сәбәпләрдән бер төрле нәтиҗә булуны аңлату – куркыту, янау өчен иде.

19. Коръән Кәрим адәм балаларын һәртөрле бозыклыклардан нәфесне тезгенсез җибәрүдән тыя вә хәерле эшләр эшләүгә дәгъват итә. Ахирәт өчен хәзерләнергә куша.

20. Коръән Кәрим – адам балаларын туры юлга өндәүнең гадәттән тыш эшләргә, гажәеп вакыйгаларга таяныр өчен ала, бәлки гакыл тарафыннан исбат ителгән вә гамәлгә нигезләнгән вә әмер-вакыйгаларга таяна. Вә һәрвакытта монахарга вә шөбһә булса – аны әйтүгә ихтыяр куя. Гомумән, гакылга карап сүз сөйли вә гүзәл булган дәлилләр белән гакылны уятмый торып һичнәрсәгә инану белән ирексезләми.

21. Коръән Кәрим килә башлаганда Мөхәммәд (Аллаһының аңа хәер догасы һәм сәламе булсын!) тә үз вазифасын башкарырга керешкәндә үзләре ачык булып торган кунакларга охшатып булса кирәк, гарәп халкы олуглары вә һәммә халык моңар каршы булган бер кадәре вакытлар тик торыр. Кире якка да, уңайга да хәрәкәт итмәде. Коръән Кәрим боларның сыннары вә үзләре инанган илаһиларын яманлый башлаганнан соң, ата-балаларының юлларының бозыклык икәнлекләрен игълан итәргә керешкәннән соң гына боларның жаһили, ягъни исламга кадәр булган сакланулары хәрәкәткә килде. Сабырлыклары бетте вә ачулары кабарды. Моннан соң инде һәртөрле чараларга керештеләр. Шулай итеп рәсүлүллаһ хәзрәтләрен тоташтан ун ел кадәр вакыт газапладылар. Аңар ияргән кешеләрне, хосусән, ярдәмчеләре булмаган гарибләре, читтән килеп калганнарны вә юксылларны, хезмәткә ялланып, тамак туйдыручыларны рәхимсез рәвешта газабладылар вә изделәр.

22. Иске вакытлардан бирле атадан угланга, анадан кызга сөйләнеп килгән вә гомуми фикерләр хөкеменә кергән «гарәп халкыннан бер пәйгамбәр-рәсүл киләчәк» дигән максатны көтеп торучылар да үзләренең сыннарын яманлауга түзә алмадылар. Хәтта шул ачуларының тәэсире белән бөтенләй рәсүллеген инкарь итү юлына бастылар. Араларында «әгәр дә мондый бер эш булса иде, ул андый зур вазифа – Әбү Галиб ятименә булмас иде, бәлки халык арасында хөрмәтле вә игътибарга лаек булган фәлән-фәләннәргә тапшырылыр иде», диючеләр дә буладыр иде. Ләкин Коръән Кәримдә укылган вакытта болар үзләре дә хәсрәттә калалар иде вә ни кылырга белмиләр иде.

23. Коръән Кәримнең гарәпләрнең инануларын вә мәсләкләрен төрле рәвешләр белән кире кагуның сәбәбе – болар арасында төрле мәзһәбләр булу вә һәрбер мәзһәб әһеле үзләренең дөрес юл дип инанулары. Шулай булса да, боларның күбрәкләре сыннарга вә тәреләргә гыйбадәт итү, хәшерне, ягъни үлекләрне тергезеп бер җиргә туплауны инкарь итү вә адәм балаларыннан рәсүл җибәрелүне дөрес күрмәү тарафында иделәр. Шуның өчен Коръән Кәримнең хәшер булачагыннан хәбәр бирүенә, сыннарны хурлавына түзә алмадылар һәм барысы да бер сүздә булып, шуна каршы торалар иде.

24. Мәккә вә корәйш гарәпләре арасында рәсүллекне вә Аллаһы Тәгалә хәзрәтеннән бәгъзе бер кешеләргә вәхи, ягъни Аллаһы Тәгалә тарафыннан индерелгән күрсәтмә килүне, Коръән Кәримнең Аллаһы сүзе булуын инкарь итүчеләргә каршы Мөхәммәд (Аллаһының аңа Хәер догасы һәм сәламе булсын!) «сез әгәр дә Коръәннең Аллаһы Тәгалә сүзе булуына ышанмасагыз, бу хакта шөбһәләнсәгез – шул Коръән тәртибенә һәм эчтәлегенә охшаш булырлык өч кенә аятьтән генә гыйбарәт булса да бер сүрә китереп карагыз. Шулай итә алсагыз, минем өндәвемнең дөрес булмавы үз-үзеннән беленер», дип фикер таратты. Һәм дә моның өстенә дә «кешеләр белән җеннәр берлектә берләшеп, тырышып карасалар да – Коръәнгә охшаш нәрсә китерә алачаклар түгел», дип өндәде. Мона каршы «әгәр теләсәк – моны булдырыр идек, ләкин теләмибез генә» диючеләр булса да чынлыкта охшаш берәр нәрсә китерелмәде. Хәлбуки: гарәпләр арасында сүзләре белән халыкларны сихерләүче вәгазьчеләр, адәм дәрьясын теләсәләр кайсы якка агызып алып китүче шагыйрьләр бар иде.

25. Гарәпләр, әгәр дә Коръән аятьләренә охшаш берәр нәрсә китерә алуларына ышансалар, яки тәжрибә итеп караган нәрсәләренә охшаш булуга ярарлык итеп тапсалар иде, өч кенә аять түгел, бәлки ун аять тә китерерләр иде. Бөтен кабиләләр берләшеп рәсүлүллаһ хәзрәтне үтерергә карар биреп берлек төзүгә вә шуңа карар бирүгә күрә ун аять белән генә охшаш берәр нәрсә китереп, бу фажигадан гарәпләр фикеренчә котылу – болар өчен җиңелрәк булыр иде.

26. Гарәпләрнең күңелләрен үзләрен тартып торырлык рәвештә ләззәтле вә әсәрле, ягъни тәэсирле шигырьләр, хотбәләр, нотыклар, сөйләүче, сүзгә осталыкта тиндәшләре булмаган мәшһүр адәмнәрнең үз араларында гомер сөргән сүзгә «сүз базарында сәүдәсе булмаган» ятим вә юксыл хәлендә үскән укый-яза белмәүче бер гарәп тарафыннан китерелгән сүзләргә егерме өч ел вакытында аз гына жөмләләр белән булса да охшаш вә тиң нәрсәләр китерә алмауларының сәбәбе мәгълүм: чөнки укый-яза белмәгән гарәп тарафыннан сөйләнә торган Коръән – кеше сүзе түгел, бәлки Аллаһы Тәгалә сүзе иде. Адәм балаларының сүзләре белән Аллаһы Тәгалә сүзе арасында охшату йөрмәве мәгълүм.

27. Һәрхәлдә Коръән иңә башлаганнан соң бик озын вакытлар үтмәде. Жир йөзенә иҗтимагый вә мәдәни, хокукый вә гыйльми олуг бер милләт ачылды. Әлеге милләтнең бөтен хат, ягъни язу хәрәкәте – адәм балаларының әхлакларын тәрбия итүдән ышаныч вә иманлык урнаштырудан, каләм хезмәте кылудан гыйбарәт булды. Шул сәбәптән бу милләт эчендә олуг әдипләр вә шәһрәтле шагыйрьләр, суфилар, хәкимнәр – фәйләсуфлар, вә акыл ияләре һәр төрле фәннәрдән укымышлылар, житеште. Хәлбуки: бүгенге Яурупа дөньясы көзге төп мисалында караңгы булып, һич нәрсә күренми вә беленми торган дәвердән бу олуг инкыйлаб вә аз заман эчендә күтәрелү вә үзгәрү – Коръән тәэсире белән булганлык мәгълүм: Гарәпләрнең охшаш берәр нәрсә китермәүләре вә китерә алмаулары – Коръәннең Аллаһы Тәгалә сүзе булганлыкка китерә торган дәлилләрнең бөтенесе булмыйча, бәлки күп дәлилләр арасыннан берсе генә. Коръәннең Аллаһы Тәгалә сүзе булуына башка дәлилләр дә бар һәм дә күп.

29. Коръән Кәримдә булган сүзләр вә барлык аятьләр һәм дә һәртөрле тәгъбирләр – һәммәсе тышкы мәгънәләренә йөкләү мөмкин булган сурәттә, шундый, үтәлми, аңлашылмый вә ерак мәгънәләргә кителми, яшерен серләргә йөкләтелмичә, Коръән Кәрим дәлилләгән мәгънә вә аңлаган нәрсә белән гакыл каршында ачык булган дәлил арасында ошбу рәвештә өч төрле ихтимал бар: а) Һәр икесе берләшкән булырлар. Бу сурәттә Коръән сүзен ачык мәгънәсенә йөкләтү кирәк. Шуннан үтү вә башка мәгънәгә йөкләү дөрес күрелми. б) Араларында төрлелек күренә, ләкин Коръәннең ачык булып күренеп торган мәгънәсен гакыл дәлиленә муафикъ рәвештә аңлату сәбәпле гарәп теле бозылмый вә гарәп куллануына каршы да булмый. Бу сурәттә Коръән Кәримне аңлату вә гакыл дәлиленә муафикъ кылу кирәк. в) Коръәннен ачык булып күренеп торган мәгънәсе белән гакылга бәйле дәлил бер-беренә хилаф, ягъни каршы килә. Әммә Коръәннен ачык булып күренеп торган мәгънәсен аңлату тел яки гарәпләрнең кулланулары мөмкинлек бирми; яки мөмкинлек бирсә дә аңлату – ислам диненен нигезенә каршы була.

Бу өченче ихтимал – ялгыз ихтимал булып, әлхәмдү лилләһи, Коръән Кәримдә моңар охшаш вә тиң нәрсә юк, хак китапта мондый эшнең булуы мөмкин түгел.

30. Коръән – бер йөз ундүрт бүлем, һәр бүлем – бер сүрә булып, сүрәләр – аятьләргә вә җөмләләргә бүленә. Ике тыныш билгесенен арасы – бер аять була. «Фатиха сүрәсе белән башлана, вә «ән-Нас» сүрәсе белән тәмам була. Сүрәләрнең һәрберенең үзенә хас исеме бар. Тугызынчы сүрә булган «Тәүбә»дән башкаларының һәрберсенең әүвәлендә «бисмилләһир-рахмәнир-рахим» дип язылган. Һижрәттән элек иңгән сүрәләр «Мәкки», ягъни «Мәккәнеке», соңгылары «Мәдини», ягъни «Мәдинәнеке» дип аталалар.

31. Бу китап – Коръән Кәрим-бәндәләр тарафыннан эшләнә торган китаплар вә китапчыклар-рисаләләр рәвешендә түгел. Монда керешләр, соңгы сүзләр, баблар вә фасыллар, ягъни бүлекчә һәм бүлекләр юк. Моның кыяфәте – бөтенлай башка. Коръәннең бер вакыйга хакында булган аяте, яки аятьләре мөстәкыйль бер китап, яки местәкыйль бер рисалә – китапчык, яки мөстәкыйль бер бүлек һәм бүлекчә урынында хисаплану тиешле.

32. Коръән Кәримнең бүлемнәре – сүрәләрнең һәрбере рәсүлүллаһ хәзрәтләре вафат булган вакытта язылган булсалар да, бөтенесе бер урында тәртип ителеп тә китап рәвешендә төзелүе сәхабәләр заманында булды.

33. Илаһи нигъмәтләрне алырга сәләтле вә мәңгелек нурлар төшүгә булдыклы кешеләрнең булулары мөмкин. Үз күзе белән күрмәгәнлек, яки гакылы ирешмәгәнлек вә яки ирешү мөмкин булган эштән үз гакылына үзе тыючы булу сәбәпле, гакылы ирешми калу белән генә нәрсәләрне инкарь итү – кешелек түгел. Мондый адәмнәрнең ана карынындагы баланың үз гакылы җитмәү сәбәпле «дөнья» исеме бер мәйдан барлык хәбәренә ышанмавыннан вә инкарь итүеннән аермасы юк. Шуның өчен вәхинең иңү мөмкинлеген вә Коръәннең Аллаһы Тәгалә сүзе булуын үз фикеренчә генә инкарь итүче кеше – кирәк мәшһүр галим дә булсын, хаклы булмас.

Фотосурәт: Ризаэддин Фәхреддин җәмәгате Нурҗамал белән. Уфа, 1925 ел.

 

«Мирас». – 1991. – №1. – Б.73-74.

#Архив

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи