19 июньдә «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр белән «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Алмаз Гыймадиев җитәкчелегендә бер төркем тарихчы галимнәр, төбәк тарихын өйрәнүчеләр һәм журналистлар Татарстанның Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов фатихасы белән Ашыт елгасы буенда утырган Алан-Бәксәр, Бикнарат, Олы Битаман авылларын гизеп, татар тарихына зур өлеш керткән мәшһүрләребез рухына дога кылып, алар йөргән сукмакларны күреп-барлап кайтты.

Сәфәрдә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты вәкилләре – Тәэминә Биктимерова, Айдар Гайнетдинов, Айдар Хәйретдинов, Рөстәм Әминов, Халидә Баһаутдинова, журналистлар – «Безнең мирас» журналы һәм «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире урынбасары Ленар Гобәйдуллин, «Мәдәни җомга» газетасы хәбәрчесе Рәшит Минһаҗ, «Шәһри Казан» газетасы хәбәрчесе Йолдыз Шәрәпова, «Казан утлары» журналы бүлек мөдире Рафис Корбан, «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе Камилә Билалова, Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире Айдар Гыймадиев, китап нәшрияты мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, «Битаман» агрофирмасы директоры Шәүкәт Вахитов (драматург Хәй Вахитның энесе), Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина, Татарстан Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы җитәкчесе Айрат хәзрәт Әюпов, Олы Битаман авылы мәчете мөәзине Рәшит хәзрәт, төбәк тарихчылары Рәшит Вафин белән Роберт Нәбиуллин катнашты.
Әйе, эш кабинетында яки Казанның берәр мәчетенә барып та, дога кылып, искә алу кичәсе үткәрергә мөмкин. Ләкин милләт бабалары йөргән сукмакларны суытмас, каберләрен онытмас өчен мондый изге җирләрне вакыт-вакыт үз күзең белән күреп кайту зарур. Ашыт буйларын гизеп кайткан сәфәрчеләр бу көнне, шәт, тарихка тап булу дип истә калдырыр. Миңа калса, Казан артының бу төбәк халкы игелекле ак байларын, мәшһүр мәгърифәтчеләрен искә алу, тарихи хәтерне яңарту, милли аңыбызны уяту, бөек элгәреләребезнең якты эшләрен дәвам итү өчен, алга таба менә шундый күренекле галимнәрне, атаклы якташларын чакырып, Ашыт җыены уздыра ала (элек уздырылган да). Югыйсә, соңгы вакытта, «шәм төбендә якты юк», дип аһ орулар еш ишетелә. Бу сәфәр соры булмышыбыз күгендә бер якты нур булды да инде.

Олы Битаман зиратында. /Л.Гобәйдуллин фотолары.
АШЫТ БУЕ – КУЕ УРМАН
Сәфәребез Алан-Бәксәр авылында, Казан һәм Свияжск митрополиты Вениамин тарихын бәян итүдән башланды. Мәшһүр иганәче, ак бай Апанайларның бу авылга, архиерейга нинди катышы бар дисәгез, бар икән шул. Якында гына урнашкан Бикнарат авылы тумасы Зиннур Хөснияр бу якның тарихын шактый озак өйрәнгән. Аның сөйләвеннән аңлашылганча, XVIII гасырның 50-80нче елларында бу тирәләр – мул сулы, куе урманлы Ашыт буйлары митрополитның утары, дачасы вазифасын үтәгән. Язмыш шаяруы дими, нәрсә дисең – архиерей түшәккә егылгач, үләр алдыннан аны Бикнарат авылы кызы, татар-мөселман баласы Нурбану карап-тәрбияләп, авызына су салып торган. 1785 елны, рәхмәт йөзеннән, ул дачасын шул шәфкатьле туташка бүләк итеп калдырган. Митрополит вафат булгач, аның елга аръягындагы кәшәнәсен (кечкенә чиркәвен) Алан-Бәксәр авылына, рус зиратына күчерәләр. Шул ук елны Нурбану әлеге җирләрне Казан бае Исмәгыйль Апанаевка 300 сумга сатып җибәрә (ул заман өчен бик зур акча булган бу). Митрополит үзе төп станында – моннан әллә ни ерак булмаган Седмиозерный монастыренда җирләнә.

Шул заманнан бу яклар кабат татарлаша башлый. Алан-Бәксәр авылы тарихы да гыйбрәтле. Казан ханлыгы вакытында ул татар авылы булган. Ханлык егылгач, Казан тирәсенә, шул исәптән бу якларга да русларны күпләп күчереп утырта башлыйлар. Аланлылар (христиан динен кабул итсәң, кала аласың) су буеннан моннан ике чакрым ераклыкка, үргә менеп, инеше-суы булмаган Әсән дигән авылга барып урнашырга мәҗбүр була. Ни гаҗәп: Алан-Бәксәр исемен үзгәртмиләр.
Авылның ныклап татарлашуы инде 1980 елларга туры килә. Хәзерге вакытта халыкның мотлак күпчелеге – татар (монысын инде авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина сөйләде). Күрәсең, перспективасыз авыллар исемлегенә кертәләр: Әсәндә юл да салмыйлар, эш урыннары да бетә. Колхоз йортлар салып биргәч, әсәнлеләр күпләп күченә башлагач, дөресрәге, борынгы нигезләренә кайтып төпләнгәч, 1982 елдан Алан-Бәксәр шактый зураеп китә. «Әле безне 2011 елда Битаман авылы белән кушмакчы булдылар. Шуннан соң мин, берничә көн уйладым да, Казандагы туганнан туган абыема шылтыратып, аңа монда инвестор булып кайтырга тәкъдим итем. Ул газ системасында эшли иде, тәкъдимне кабул итте. 2012 елдан “Әсән” авыл хуҗалыгы ширкәте булып эшләпяшәп ятабыз. Ширкәтебез хәзерге вакытта алдынгы хуҗалыклардан санала. Халыкка эш бар. Бүген бездә 1500 баш савым сыеры асрала. Бозауларны менә мондагы фермага күчердек. Биредә 3000 га сөрү җиребез бар. Әле тагын Мәмдәл, Айбашта пай җирләре сатып алдык», – дип сөйләде Зөһрә Гарифуллина. Алан-Бәксәр авылыннан чыгып бераз баргач, без Апанаевларның җәйге йорт-ихаталары булган урында (ул нигездә хәзер кычытканнар хакимлек итә), мәшһүр бабаларыбызның ахыр барыр урыннары җәннәтнең түрләрендә булса иде, дип дога кылдык.
«АПАНАЙЛАРНЫҢ АЛТЫСЫН АТКАННАР...»
Тәэминә БИКТИМЕРОВА сөйләгәннәрдән:
– Апанаевлар – Сталин репрессияләре вакытында иң күп золым күргәннәрдән. Бу нәселдән җиде кешене атып үтергәннәр. Иң әүвәл Габдулла Апанаевны аталар. Ул 1861 елда Малмыж өязенең Сасна авылында туа. Габдулла башта Түнтәр мәдрәсәсендә, аннан Бохарада укыган. Төркиядә, Гарәбстанда да булган. Ватанга кайткач мәчетләр, мәдрәсәләр салырга, ятимнәргә ярдәм оештырырга булышкан. «Җәмгыяте хәйрия» оештырып, шунда эшләп йөргән кеше. Мин бүгенге замандашларыбыздан берәүне дә Габдулла Апанаев кебек халыкка игелек күрсәткән кеше дип әйтә алмыйм. Аның бөтен эшчәнлеге – халыкка ярдәм итү үрнәге. 1905 елны «Азат» дигән татарча газета чыгара ул. Тора-бара «Итифакилмөслимин» дигән партия төзергә уйлыйлар. Аның җитәкчеләреннән берсе була. 1917-1918 елларда җыелган татар-мөселман съездларының барысында да катнаша. Апанаевлар рус телен, чит телләрне белмичә ерак китеп булмавын яхшы аңлый. Шушы юлда, җәдитчә укыта башлаган бөтен муллаларга игелек кылып, ятим балалар йортлары оештырып, ачларга ярдәм итеп торалар. Казан губернасында өч ел саен корылык, ягъни ачлык кабатланган. 1919 елның 15 июнендә, намаздан кайтып барганда, Габдулланы кулга алып, Казанда атып үтерәләр. Безнең милләткә каршы Сталин репрессияләре Габдулла Апанаевтан башлана.
Бәдретдин Апанаевның сабын заводлары була. Ул Берлин һәм Парижда сәүдә йортлары ача. Бәдретдин Апанаев 1923 елны Төркиягә китеп өлгерә. Әмма кызы Разия кияүдә була. 10 ел утырып чыга. Аннан тагын утырталар. Совет хөкүмәтеннән кызының ятим калган ике баласын үзенә тәрбиягә алырга сорый ул. Советлар риза була, тик шул ике бала авырлыгында алтын сорый. Сораган кадәр алтынны табып җибәрә Бәдретдин. Истанбулның Эминеню портында шул оныкларын каршы алганда, шуларны кызгануданмы, шатлыктанмы, йөрәге ярылып үлә бахыр.
Реакция еллары башлангач, 1908 елны Габдулла Апанаевны, Галимҗан һәм Салихҗан Барудины, аларга ярдәм итеп торган Габделвахит Казаковны Вологда өлкәсенә сөрәләр. Шул вакытта Салихҗан Барудиның 15 яшьлек кызы Әминә, әтиемә авыр булыр, дип алар артыннан сөргенгә китә. Безнең буын декабрист хатыннарын белеп, ирләре артыннан сөргенгә киткән, дип сокланып үсте. Без Әминәләрне белмибез.
1914 елда, сугыш башланып, егетләр азайгангамы, Казан университетына кызларны укырга алырга рөхсәт итәләр. Шул чакта Апанаевларның берсе – Гайшә апа университетка укырга керә. Искиткеч матур тавышлы кыз була ул. Солтан Габәши «Кәккүк» җырын аның тавышына яза. Гайшә табиблыкка укый. Әмма «халык дошманы» кызы дип аны университеттан чыгаралар. Шуңа карамастан Казаныбызның хәзерге 3нче хастаханәсендә эшли башлый. Андагы хасталар аның эшчәнлеген, мөгамәләсен бик ошата. Шул сәбәпле, укып бетерергә рөхсәт итсәгез иде, дип университет ректорына хат язалар. Гайшә укып дипломын ала. Тик аны барыбер кулга алалар. Сигез ел утыра, чыгаралар, ләкин Казанга кайтырга рөхсәт итмиләр. Күрше республикадагы Козловка шәһәренә барып эшкә урнаша. Мин Козловкага барып аның эшләгән җирендә булдым. Козловка кешеләренең, шундый яхшы табибә иде, дип аны сагынып елауларыннан күл җыелгандыр.
Апанаевларга тиң кешеләр дип мин Оренбурдагы Хөсәеновларны гына әйтә алам. Хөсәеновлар ел саен 20шәр шәкертне чит илләргә укырга җибәрә торган булган. Бөтен чыгымнарын үзләре күтәргән. Бердәнбер таләп шул: алган белемеңне, туган илгә кайткач, үзең укыган мәдрәсәдәге шәкертләргә бирәсең. Әхмәт Хөсәенов – Казан губернасында егерме мәдрәсә салдырган кеше. Менә шулай алар яшьләрне үз милләтебезгә, дәүләтебезгә хезмәт итәр, дип мөстәкыйль тормышка әзерләгән. Соңрак бу белгечләрнең күбесе, чит илдә укыганга күрәме, репрессияләргә тарый. Чит илдә укыган студентларыбыз турында Ләлә Мостафинаның китабы чыкты. Хөсәеновлар, Апанаевлар дин эшлеклеләре генә түгел, инженерлар, авыл хуҗалыгы белгечләре, хөкүмәт аппаратында эшләрлек кадрлар әзерләгән. Татар яшьләре хәтта Чилига хәтле барып укыган. Ни кызганыч, соңрак бу шәхесләребезнең күбесен кулга алырга, йомшак кына әйткәндә, муллалар сылтау биргән. Дөрес, озакламый аларның үзләрен дә җыеп алганнар. Бу фактларның күбесе Мөхәммәт Мәһдиевнең «Сызып ак нур белән» дигән китабында бар. Апанаев кебек кешеләр исән калса, мөгаен, бүген татарның үз дәүләте булыр иде. Апанаевлар шулкадәр куркытыла: урамда бер-берсен күрсәләр дә, исәнләшергә шикләнгән. Чөнки кулга алып ябып кую ихтималы зур булган.
Апанаевлар беренче тапкыр мәчеттә җыелды. Анда Апанайлардан булмаган ике генә кеше – абыстай белән мин генә идем. Анда түгелгән күз яшен сөйләп-сурәтләп бетерә алмыйм. Гайшә апаның ире күренекле галимебез Гали Рәхим була. Гайшә апа турында сөйләвен сорап, мин аның апасына бардым. Гайшә апага шулхәтле күп рәхмәт укыды ул. Гали бервакыт, төрмәдән азат ителеп кайткач, Гайшә апаның әнисе Зөләйха апаларда яшәп торган. Гайшә апаның бертуган энесе Якуб министры булып эшли. Казанда урман хуҗалыгы техникумында укыган була ул. Икенчеме, өченчеме курста укыганда Төркиягә кача. Шунда урман хуҗалыгы институтын тәмамлый. Тора-бара министр дәрәҗәсенә үсеп җитә.
Әле Закир һәм Шакир Апанаевлар бар. Аларның өендә «Иттифак» партиясе җыелышлары булган. Закир Апанаевны күрергә туры килде миңа. Бауман урамының башында, подвалга төшеп китә торган җирдә аяк киеме төзәтү остаханәсе бар иде. Закир абый шунда аяк киеме төзәтеп утыра иде.
«АЛТЫНДАЙ КАДЕРЛЕ»
Зиннур ХӨСНИЯР сөйләгәннәрдән:
– Бу нигезгә ел саен безнең авылдан – Бикнараттан килеп Апанайлар алтынын эзлиләр. Чыннан да алтындай кадерле, зур әһәмияткә ия булган тарихи җирләр бу. 1914 елның 15-25 июнь көннәрендә Петербургта IV Бөтенроссия мөселман съезды була. Шул съездга әзерлек комитеты утырышын Бәдретдин Апанаев менә монда – Ашыт буенда оештыра. Чөнки жандармнар эзәрлекли, мөмкинлек бирмәскә тырыша. Аларның бер утары Лаеш ягында, Атлашкинода була. Анда барырга шикләнәләр. Монда куе урман. Мари ягы аша монда җыелалар. Муса Бигиев, Садри һәм Һади Максуди, Гаяз Исхакый, Һади Атласи, Габдулла һәм Бәдретдин Апанаевлар килеп шушында съездның программасын әзерли. Менә шундый изге җирләр бу.
Монда Апанаевларның поташ заводлары, су тегермәне булган. Минем Шәмсетдин һәм Хөснетдин бабаларым Апанайларда умартачы булып эшләгән. Бикнарат Ашыт елгасының теге ягында булган. Без анда нигез урыннары булган җирләр таптык. Анда ике зират бар. Апанаевлар бик ишле нәсел булган. Шунысы кызык: туганнарының исемнәре кабатлана. Бер Габдулла – мулла. Икенче Габдулла – сәүдәгәр.
«ЧЫГАНАКТА ТЕРКӘЛГӘН»
Халидә БАҺАУТДИНОВА сөйләгәннәрдән:
– Моннан дүрт ел элек мин Казан арты авылларының икътисады турында чыганаклар җыентыгы әзерләп бастырган идем. 560лап битлек хезмәт ул. Анда ике төштә Апанаевлар утары искә алына. Бер документ 1870 елга, икенчесе 1895 елга карый. Поташ заводы, анда ничә кеше эшләгәне, күпме җитештергәне – шулар турында. Бер документта Бикнарат авылы янында поташ заводы булуы турында әйтелә. Екатеринбургка барып, Агафуровлар утарында булгач, эзләнә башладым. Агафуров Лаеш районының Кече Елга авылыннан чыккан гап-гади крестьян икән. Ул солдатка алына, хәрби хезмәттән азат ителгәч, сәүдә эшенә керешеп, баеп китә. Шул ук вакытта Казан ягы белән дә бәйләнешен югалтмый. Бер кызларын Апанаевлар нәселеннән булган Һарун Йосыповка, икенчесен бай Галиевләр малаена кияүгә бирәләр. Торабара болар репрессия тозагына эләгә. Һарун Йосыповның: «Мин бер кустарь, әллә нинди байлыгым юк», – дип язган гаризасы сакланып калган. Аны 1937 елны атып үтерәләр. Галиевләрнең баласы булмый. Болар бер кыз алып үстерә. Һарун Йосыповның малае шушы кызга өйләнеп, алар туганлаша. Бу гаилә Мамадышта, Котлы Бөкәштә яши. Болар Мөхәммәтҗан Апанаевка бәйле.
«ТАТАРНЫҢ ЙӨЗЕК КАШЫ»
Айдар ХӘЙРЕТДИНОВ сөйләгәннәрдән:
– Мин моңарчы Муса Бигиевның бу җирләрдә булганын белми идем. Кулыма дәлил кермичә, нәкъ шулай булган дип әйтә алмыйм. Мантыйк буенча монда булырга тиеш. Чөнки ул 1905 елны уздырылган беренче корылтайдан башлап һәрберсендә катнашкан, аның сәркатибе буларак, чыгышларны язып барган. Шулай булгач, оештыру эшләрендә катнашуы табигый. Бигиевның монда хәтле килеп җитүе – минем өчен ачыш. Казан ханлыгы җимерелгәч, безне берләштерерлек сәяси көч булмаган. Әйе, Батырша Галиев, Морат мулла – сәяси көрәшчеләр. Әмма алар ялгыз. Бездә Габдерәшит хәзрәт Ибраһимов мөселманнарны сәяси көчкә әйләндерә башлый. Билгеле булганча, инкыйлабка хәтле җыелган, сайланган Дәүләт Думасында мөселман фракциясе булган. Хәзерге Думада гына юк. Әлеге сәфәребез бу кешеләрнең рухына дога булып барсын иде. Муса Бигиевка әле бәя биреп бетерелгәне юк. Татар халкының иманы, йөзек кашы дип саныйм мин аны. Татар халкы дөньяга нәрсә бирде дип сорасалар. Муса Бигиевны әйтү җитә. Ходай гомер бирсә, эшләргә ирекмөмкинлек булса, мин аның тормыш юлын, хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итәчәкмен. Валлаһи, шундый кешеләребез булмаса, без милләт буларак инде күптән таралып, югалып бетәр идек. Әнә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мисырга баргач, нәрсә күрергә телисез, дип сорагач: «Мине иң әүвәл Муса Бигиев каберенә алып барсагыз иде. Шуны күрәсем килә», – дип әйткән. Ул анда беренче эш итеп, Бигиев каберенә чәчәкләр салган.
Миннән еш кына, Бигиев хезмәтләрендә ахыр килеп һәрбер кеше барыбер җәннәткә эләгә дигән фикер әйтелә; моны ничек аңларга, дип сорыйлар. Риза Фәхретдин Бигиевкә: «Ислам дөньясы шушы илаһи мәрхәмәтнең гомумилеге турындагы идеяне кабул итсә, аның киләчәге бар», – дип әйткән булган. Риза хәзрәт бер яктан традиционалист бит инде. Ул Бигиевнең бу фикереннән курыкмаган, чөнки аны кабул иткән. Ислам дөньясында Мусаны, Русиянең шәйхелисламы, дип йөрткәннәр. Европаның Коръәнне өйрәнүче иң зур галимнәре, рәхмәтләр укып, Бигиевне искә ала. Аллаһка шөкер, галимебезне Мәскәүдә мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин, Дамир хәзрәт Мөхетдинов аңлады, күтәреп алды. Бүген Бигиев хезмәтләре татарча да, русча да чыгып тора. Хәзерге вакытта аның 19 китабы чыкты. Аларның өчесе – татарча. Хәзер дүртенчесе әзерләнә. Планга кертелгәне – русча 51 китап, татарча 30лап китап. Бигиевнең теле шактый авыр, катлаулы. Чөнки ул хезмәтләр, төрекләр аңласын дип, Госманлы империясен күздә тотып язылган.
«ИСХАК ӘХМӘРОВ – КЕЧЕ БИТАМАН ЕГЕТЕ»
Рафис КОРБАН сөйләгәннәрдән:
– Безнең Кече Битаман авылы 1770 елларда барлыкка килгән. Күәм авылыннан башта 13 гаилә, аннан 3 гаилә күчеп утырган. Шул 13 гаилә арасында иң олы кеше 50 яшендәге Мөхсин Әхмәров дигән кеше була. Шул Мөхсиннең улы – булачак разведчигыбыз Исхак Әхмәровның бабасы инде. Олы Битаман кияве Нәҗип Нәккаш белән миңа авылыбыз тарихын язып бастыру насыйп булды. Кече Битаман зур түгел: мин кечкенә чакта авылыбызда йөз йорт бар иде. Һәр йортны өйрәнеп, нәселләренең шәҗәрәсен, шул исәптән Исхак Әхмәровның да нәсел агачын булдырдык. Шул чакта мин Кече Битаманнан чыккан байтак кешене ачыкладым. Салих Сәйдәшевнең әти-әнисе шушында яшәгән. Габәшиләр нәселе дә безгә бәйле. Язучы Габдулла Шәрәфи дә бездән чыккан. Алар, колхозга кермичә, 1936 елда Казанга күчеп киткән.
«БЕЗ – АЛТЫН УРДАДАН»
Сәфәребезнең иң тәэсирле, ерак тарихка кагылышлы өлеше Олы Битаман авылында булгандыр. Авыл зиратында Апанайларның ике кабере саклана. Зиннур Хөснияр, җирле хакимиятләрне җәлеп итеп, әлеге изге каберләрне чардуган белән әйләндереп алуга, бер кабер ташын бастырып куюга ирешкән. Дөрес, галимнәр икенче ташның җирдә ятканын күреп: «Җил тәэсирендә, яңгыр-кар астында бу таш озакламый вәйран булырга мөмкин», – дип тирән борчу белдерде. Айрат хәзрәт Әюпов, Казанга кайтуга бу хакта Апанай мәчете әһелләренә җиткерәчәген әйтеп, чардуган янында озаклап дога укыды. Аннан Биектау авыллары зиратларындагы кабер ташларын өйрәнгән Айдар Гайнетдинов сүз алды.
Айдар ГАЙНЕТДИНОВ сөйләгәннәрдән:
– Без Олы Битаман авылы зиратында зур табышка ирештек: 1310 елга караган кабер ташы табылды. Татар дөньясында билгеле булган иң борынгы кабер ташы да Биектау районында – Урыс Урматы авылында табылган Ул 1281 елга карый. Аннан да борынгырак таш мәгълүм түгел. Болгар, Биләрдә дә юк. Әлеге борынгы таш хәзерге вакытта Иске Казан музеенда саклана.
Моңарчы Олы Битаман авылындагы әлеге таш билгеле түгел иде. Олы Битаман Казан ханлыгы чорында барлыкка килгән дип яздылар. Менә бу таш авылның Алтын Урда чорында ук булганлыгын дәлилли. Югыйсә, без авылның нигезләнүен тарихи документларда кайчан беренче тапкыр телгә алынуына карап билгелибез, шул елга тәгаенлибез. Менә монда һиҗри ел исәпләве буенча 709 ел (милади ел исәпләве буенча 1310 ел) телгә алына. Аның теле шактый авыр. Миннән еллары ничек язылган, нинди сан-цифрлар шәйләнә, дип сорыйлар. Элек ташларда саннар хәреф белән язылган. XVIII гасырга хәтле кабер ташларында саннар юк. Саннар нигездә XIX гасырда кулланыла башлый. Шуңа күрә борынгы ташлардан саннар эзләүнең мәгънәсе юк. Ташның теле шактый авыр. Безнең элекке тел тарихында «з-тел» һәм «р-тел» агымнары бар. Бу таш «р-тел»дә язылган. Мәсәлән анда «йөз» яки «тугыз» дип әйтелмәгән, «җөр», «тугыр» диелгән. Болгарлар нәкъ менә шул телдә сөйләшкән. Алтын Урда яулап алганнан соң, ул «з-телгә» үзгәргән. Хәер, телебездә мондый сөйләм калдыклары әле дә күзәтелә. Әйтик, «менгезә» дип тә, «менгерә» дип тә сөйләшүчеләр бар. «Йөзү» белән «йөрү» асылда бер үк сүз. Тора-бара мәгънәләре генә аерылган.
***
Ни кызганыч, яңгыр явып торганга, үләннәр тездән булганга, без ул ташны эзләп тормадык. Һәрхәлдә аны Айдар Гайнетдинов фотога төшереп алган.
Тарихның астын өскә китерә торган ачыш булмаса да, фән өчен бик кыйммәтле табыш бу, дигән нәтиҗәгә килде ул көнне галимнәр. Еш кына кайберәүләр, Казан егылгач бу якларга татарлар килеп, мариларны куганнар, аларның урыннарына утырган, дип сөйли. Димәк, милләттәшләребез монда элек-электән – Болгар, Алтын Урда чорында ук яшәгән.
Менә шундый чал тарихка тап булдык без Ашыт буйларын гизеп йөргәндә.

АЕЗ-ХУҖА ХӘҖӘ УЛЫНА КУЕЛГАН КАБЕР ТАШЫ, 1310 ЕЛ.
Таштагы текстның укылышы Алгы ягы (уеп язылган):
1) "Күллү нәфсиң зәәъикатүл-мәүүт
2) сүммә иләйнәә түрҗәгуун фани
3) дөнйаран күәлеҗ бакый ахирәт
4) батуи һиҗрәтрән тар
5) -их җийәте җүр тухур җал
6) зөлкагдә вә айых бәлеҗ күвән әт
7) Болгари Айыз хуҗа ибне
8) Хәҗә зийараты рахмәтү-ллааһи
9) галәйһи рахмәтән вәәсигаһ".
Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе Алгы ягы:
1) "Һәр җан иясе - үлемне татучы,
2) соңыннан Безгә [Аллаһка] кайтачаксыз.
3) Аез-хуҗа бине Хәҗә
4) Болгари кабере, һиҗри
5) җиде йөз тугызынчы елның
6) бишенче зөлхиҗҗәсендә
7) фани дөньядан бакый
8) ахирәткә күчте. Аңа Аллаһның
9) киң рәхмәте булсын".
Ташның үлчәмнәре: 98х62х20
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала