Шәхесләребез Уку өчен 2 минут

Халыкны сокландырып яшәде

Айрат Арсланов республика халкына, бигрәк тә өлкән буынга яхшы таныш. Ул Татарстанның радио һәм телевидениесендә озак вакытлар диктор булып эшләде, төрле дәрәҗәдәге тантаналарны, кичәләрне алып барды.

 

ТАССР һәм РСФСРның халык артисты Айрат Арсланов (1928-2010). 1969 ел.

 

 

\Айрат Гәрәй улы Арсланов 1928 елның 10 апрелендә Башкортстанның Бүздәк районы Ахун авылында туган. 1949 елда Казан театр училищесын, ә 1967 елда Мәскәү театр сәнгате институтының актерлык факультетын тәмамлый. 1956-1960 елларда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында драма артисты, бер үк вакытта радиода диктор вазифасын башкара. 1960 елда Казанда телевидениедә эшли башлый. Миңа да Айрат абый белән бергә кулга-кул тотышып республика өчен сәнгатьнең яңа тармагы булган телевидениене күтәрергә туры килде. Кайсы гына тапшыруны бирсәң дә, Айрат Гәрәй улы зур тырышлык куеп, тамашачы канәгать булырлык итеп алып бара иде. Мөгаен моңа тышкы кыяфәте, пөхтәлеге, тырышлыгы да ярдәм иткәндер. Мин аның бер генә тапкыр да эшкә соңга калып килүен хәтерләмим. Гадәттә ул студия каршындагы диванга утыра, редакторлар әзерләгән текстны берничә кабат укып чыга, үзгәрешләр кертә, сүз басымнарын билгели иде.

 

Телевидениедә эшләү чорында, миңа еш кына Идел буе шәһәрләренең студияләренә барып Казан телевидениесе әзерләгән программаларны күрсәтеп кайтырга туры килә иде. Безнең иҗат төркемендә газетада режиссер Эдмас Үтәгәнов та эшли иде. Һич икеләнмичә әйтә алам, безнең һәр визит зур канәгатьлек белән кабул ителде. Тапшыру тәмамлангач үткәрелгән йомгаклау вакытында безгә, бигрәк тә диктор Арслановка бик күп сорауга җавап бирергә туры килде.

 

Айрат Арсланов Казан телевидениесе дикторы булып 1960-1967 елларда эшләде. Аның катнашында әзерләнгән күп кенә тапшырулар бүген дә студия архивында саклана. Бик үк еш булмаса да аларны телевидениедән дә күрсәтәләр, Айрат башкаруындагы шактый программалар «Мелодия» Бөтенсоюз фирмасы тарафыннан әзерләнгән. Вакытында ул бөтен Союзга таралды. Элеккеге СССРның студияләре аларны бүген дә файдалана. Зур талант иясе, күренекле шәхес халкыбызның иң яхшы әдәби әсәрләрен дүрт дистә ел дәвамында эстрада, радиотелевидениегә алып килеп, аларны алтын фондка җиткерде.

 

Сүзләрнең яңгырау сәнгатен бик яхшы башкарган артист тамашачыларын да геройлары белән теләктәш булуга, аларны да матурлыкны тоя белергә этәрде. Бу шәхеснең үзенчәлекле башкару стиле, үз репертуары, дөньяга карашын белдерү алымы бар иде. Аның иҗади йөзе, барысыннан да бигрәк тематикасы, жанрлары, төрле-төрле булган гражданлык лирикасы укуында ачылды.

 

Айрат Арсланов Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» шигырьләрен, Габдулла Тукай поэзиясен, бөек татар язучысы Гаяз Исхакый прозасын, Һади Такташ, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким һәм кайбер башка авторларның шигырьләрен беренче булып дискка яздырды.

 

Мәскәүдә артист бик күп күренекле бөтенроссия һәм бөтенсоюз конкурсларында катнашкан талантлар белән очрашты, алар белән бер сәхнәдә чыгыш ясады.

 

Айрат Арсланов күп еллар дәвамында Мәскәү, Ленинград, илебезнең башка шәһәрләре сәхнәләрендә концертларда татар әдәбияты әсәрләрен пропагандалады. Төрле илләрдә командировкаларда булды, чыгышлар ясады.

 

Күренекле артист кайбер драма әсәрләрендә дә рольләрне уңышлы башкарды. Берничә фильмда да көчен сынап карый. 1961 елда Горький киностудиясенең «Евдокия» фильмында Әхмәт, «Мосфильм»ның «26 Баку комиссары» фильмында Метакса ролен башкара.

 

1967 елның маеннан Айрат Гәрәй улы Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артисты булып хезмәт куя. Айрат Арслановның хезмәтләре югары бәяләнә. Аңа ТАССРның һәм РСФСРның халык артисты исеме бирелә. 1971 елда артистка Хезмәт Кызыл Байрагы ордены тапшырыла. 1969 елда «Йөрәгем Ленин белән сөйләшә», «Татарстан – минем туган ягым» концерт программалары өчен республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

 

2010 елның 23 апрелендә күренекле артист 82 яшендә арабыздан китте. Аны Казанның Яңа бистәсендәге Татар зиратында җирләделәр. Артистның хатыны Мәрьям апа да һөнәре буенча диктор иде. Ул озак еллар Татарстан радиосында хезмәт куйды. 2022 елда вафат булды, урыннары җәннәттә булсын.

 

2016 елда Казанның «Салават күпере» торак комплексындагы бер урамга Айрат Арсланов исеме бирелде.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи