Шәхесләребез Уку өчен 8 минут

Кайтканын көтеп торабыз

Бу дөньяда аның өчен ике газиз урын бар: берсе – театр, икенчесе – Татарстан радиосы. Радиодан ул театрына кайта, театрдан: «Радиога кайтып киләсем бар иде әле», - дип саубуллашып чыгып китә. Икесендә дә ул үзен йортындагы кебек хис итә, икесендә дә ул кадерле кеше.

Дания Нурлы баһадир егетләр янәшәсендә.
Дания Нурлы баһадир егетләр янәшәсендә. 

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Дания Нурлы үзенең күркәм юбилеен да Татарстан радиосында башлап җибәрде. Журналист Раил Садри тарафыннан аның гомер юлына һәм иҗатына багышланган күләмле тапшыру әзерләнде. Сез аны хәзер QR-код ярдәмендә газетаның сайтына кереп тыңларсыз. Тыңларсыз да, Дания Нурлының иҗатында радионың никадәр зур роль уйнаганын аңларсыз.

 

1965 елда Казан театр училищесының өченче курсында укыган чагында ук Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» спектаклендә – Шәфәкъ, Әхсән Баянның «Күзләре нинди иде?» әсәрендә Айса рольләре белән тамашачыны үзенә караткан Данияне 1966 елда күренекле режиссер Ширияздан Сарымсаков Галиәсгар Камал исемендәге театрга җитәкләп алып килә. Шул ук елда Җафар Җаббарлының «Айдын» пьесасы буенча куелган спектакльдә биюче Сусанна, Нәкый Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу» спектаклендә Айсылу кебек зур рольләр башкарып халык мәхәббәтен казана. Татарстан радиосы белән хезмәттәшлеге дә нәкъ шул вакытта башланып китә. Режиссер Әхтәм Зарипов аңа Аяз Гыйләҗевнең «Үги ана яфраклары» хикәясе буенча радиоспектакльдә шактый ук катлаулы роль тәкъдим итә, һәм Дания Нуруллинаның тавышы беренче тапкыр шушы спектакльдә радиодан яңгырый. Тыңлаучылар яратып кабул итә аны, моңа кадәр театр сөючеләр даирәсендә генә танылып килгән актриса берничә сәгать эчендә миллионлы аудиториянең мәхәббәтен яулый.

Дания Нурлы өчен беренче тәҗрибә була бу, һәм ул радионың мөмкинлекләрен - үзе башкарган геройның күңел халәтен, хис-кичерешләрен мимикадан, сәхнә хәрәкәтләреннән башка да тыңлаучыга тавыш ярдәмендә җиткереп булуын аңлый башлый. Тавыш белән эш итү дигәндә, Ходай аңа зур мөмкинлекләр биргән. Образның характерына карап, ул нечкә лирик хисләр дә, эшлекле тон да, кирәк вакытта - тантаналы, таләп ителгәндә дәһшәтле обертоннар да чагылдыра белә. Балалар булып та, үсмер яисә яшь кызлар булып та, өлкән ханымнар булып та һич көчәнмичә, табигый итеп сөйли ала. Режиссерлар һәм редакторларның игътибарын аның менә шул сәләте җәлеп итә дә инде. Җәүдәт Дәрзаман аны балалар тапшыруларында катнашырга әледән-әле чакыра башлый. Дания Нурлы яшь сәхнәдәше Илдус Әхмәтҗан белән бергәләп Флүс Латыйпов оештырган яшьләр тапшыруларының даими алып баручылары булып китәләр. Шагыйрәләр: «Минем әсәрне Нуруллинадан укытыгыз әле, зинһар», - дип, режиссерларга шигырьләрен атап китерәләр. Хәер, Данияне озак эзлисе юк, һәрвакыт янәшәдә - радио Максим Горький урамының 15 нче йортында, театр исә янәшәдәге 13 нче йортта урнашкан. Әллә кайдагы Калинин бистәсендә урнашкан туган йортына спектакльдән соң төнлә кайтып йөрергә читен булганлыктан, кыз балага театр ишегалдындагы тулай торактан бер койкалык урын бирәләр. Яшь актрисаның көне дә, төне дә театрда үтә. Радиода эшләүчеләргә рәхәт, текст укырга кирәк булган саен, театрга йөгерәләр дә керәләр.

Театрда биш ел эшләп, сәхнә күрке булып, кинәнеп иҗат иткән бер мәлендә театрдан китәргә туры килә Даниягә. Кыз кешене уйга сала торган егерме биш яше тула аның. Бүгенге яшьләргә сәер тоелырга мөмкин, әмма ул заманнарда бу яшькә җиткән кызларның күңеленә, кияүгә чыкмый калам ахры, дигән бер шөбһә кереп урнаша иде. Даниягә күз атып йөргән егетләр дә юк түгел, үзенең дә теләсә кайсы ир-атны үзенә каратып, алдында тез чүктерерлек зифа буе, чибәрлеге, акылы бар. Кыскасы, кызларның солтаны! Тик менә күңеленә хуш килгән кеше генә очрамый. Кем белә, бәлки ошаганнары язмышларын артист белән бәйләүдән куркып калгандыр.

Дания Нурлы. Фото шәхси архивтан. 

 

Көннәрнең берендә аны дуслары танылган драматург Риза Ишморатның улы Фәрит белән таныштыралар. Җаен туры китереп. Егеткә дә егерме биш. Яшьләр бер-берсен беренче күрүдә үк ошата. Фәритнең эше дә әйбәт – элемтә оешмасында ярыйсы гына түрә. Торыр урыны да бар, тулай торактагы бер койкалык урыны булган кыз өчен монысы да мөһим. Матур итеп туйлар уздыралар. Тик ир кеше яшь хатынына шарт куя: мин синең театрда эшләвеңне теләмим, миңа гаилә учагын саклаучы хатын кирәк, ди.

Дания, ике дә уйламыйча, ире белән килешә. Яшьтән алып үскән тәрбиясе шундый булгандыр, табигате шундый булгандыр. Бала табып үстерү, ирен эштән елмаеп каршы алу – хатын-кыз өчен моннан да зуррак бәхет юктыр кебек тоела аңа. Театрдагы бөтен халык шакката: үсеп барган чакта, берсеннән-берсе кызыклы рольләре белән тамашачы күңелен яулап алган бер вакытта кем инде актерлык хезмәтеннән баш тартсын?! Театр тарихында күрелмәгән хәл бит бу! Монда урнашу өчен хыялланып йөрүчеләр күпме, академия театрына җиз иләк аша үткәреп, сайлап кына алалар бит. Театр җитәкчеләре дә риза булмый бу эшкә, акыллым, нигә китәсең, син бит театр өчен туган, дип өлкән артистлар да үгетләп карый. Үкенерсең, дип озатып калалар. Ләкин ул китә. Ире, гаиләсе хакына китә.

Озак та үтми, без аны яңа эш урынында күрәбез. Кайда, дип сорап та тормагыз, әлбәттә инде Татарстан радиосында! Монда тынычрак, тавыш операторының эш сәгатьләре төгәл билгеләп куелган, вакытында өйгә кайтырга, туачак баласын тәрбияләргә мөмкинлек зуррак. Тик менә гаилә хакына театрдан китәргә мәҗбүр иткән ире үзе бик үк гаилә җанлыклы кеше булып чыкмый…

Дания Нурлы. Фото шәхси архивтан. 
Дания Нурлы. Фото шәхси архивтан. 

 

Радиода янып эшли Дания. Операторлык хезмәте белән бергә тапшыруларны алып барырга, әдәби әсәрләр укырга, радиотамашаларда катнашырга да өлгерә. Сәхнәдән аерылу ачысы инде ул кадәр үк җанын авырттырмый башлаган кебек тоела. Тик…

Берзаман яшь режиссер Марсель Сәлимҗанов ул эшләгән монтаж бүлмәсенә көн саен кереп йөри башлый. Иртән эшкә барышлый, килә дә керә, килә дә керә. Ишек катындагы урындыкка утырып, озак кына нидер уйлап тора да, көн саен бер үк сорауны бирә: «Син кайчан театрга кайтасың?» - ди. «Марсель Хәкимыч, минем бит әле бала табасым бар, - ди Дания. - Аннары монда да ошый миңа». «Әйдә, тиз генә балаңны тап та, кил, әрәм булып ятма! Син сәхнә өчен туган. Мин сиңа дип әллә никадәр роль әзерләп куйдым. Кайт әйдә...»

Марсель Сәлимҗановның тырышлыгы бушка китми. Көннәрнең берендә Даниянең бер яшьлек кызы Айсылуны күтәреп Горький урамы буйлап барган чагы була. Бүгенгедәй хәтерендә, «Водоканал» оешмасының капкасы янына җитеп килгәндә, каршыларына театр директоры Рәшидә Җиһаншина очрый. Ул Чехов базары янында яши, эшкә җәяүләп барышы икән. Туктала, исәнләшә, баланы сөя. Шунда Дания Рәшидә апасына карый да, түзә алмый, елап җибәрә. Рәшидә Җиһаншина аны юата башлый. «Бер сүз дә әйтмә, аңладым. Хәзер эшкә барып җитәм дә, худсовет җыям, Марсель абыеңны чакырам», - ди. Икенче көнне иртән аңа театрдан шылтыраталар: «Худсовет сине алырга дигән карар чыгарды, тиз генә килеп, гаризаңны яз», - диләр. Сөенеченнән күкнең җиденче катына кадәр күтәрелә Дания. Шул көннән аның тормышында яңа бер чор башлана. Халыкның газиз бер кызы, татар театрының йөзен билгеләүче зур актрисага әйләнәчәк Дания олы иҗат юлына чыга. Аның талантын күрә белгән, милләт өчен саклап кала алган Рәшидә Җиһаншина белән Марсель Сәлимҗановка рәхмәтләребезне әйтик!

Дания Нурлы Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән. Фото шәхси архивтан. 
Дания Нурлы Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән. Фото шәхси архивтан.

 

Дания Нурлының театрга китүен һич кенә дә радио өчен югалту дип булмый. Әйткәнебезчә, аның икенче туган йорты шушында. Ул театр белән радионы тоташтырып торучы күпер дә була. Безнең фондта ул укыган әдәби әсәрләрнең, ул катнашкан радиоспектакльләрнең, музыкаль программаларның санын алу өчен генә дә шактый гомер кирәк булыр иде.

Хәзерге вакытта да эфирда Дания ханымның тавышы тынып торганы юк. 2021 елда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе ярдәме белән яңа спектакльләр әзерләү мөмкинлеге тугач, иң нык сөенгән кеше мөгаен ул булгандыр. Шушы еллар эчендә яздырылган ике дистәдән артык радиоспектакльнең барысында да Дания Нуруллина башкарган рольләр бар. Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы»нда – дивана карчык Мәнди, Заһир Бигиевнең «Зур гөнаһлар»ында - акушер карчык, Әмирхан Еникинең «Тауларга карап» радиоспектаклендә - Шәмсинур, Мәрьям Буракаеваның «Сөйгән яр бер була»сында – автор, Айгөл Әхмәтгалиеваның «Таллыкүлдә былбыл бар»ында Хәлимә рольләрен башкарып, Дания Нурлы үзен тагын бер кат төрле характердагы образлар тудыра алучы чын оста итеп күрсәтте. Соңгы елда гына да аның тарафыннан Илүсә Нәбиуллинаның «Гөлҗиһан өянкесе», Ландыш Әбүдәрованың «Йола», Айгөл Әхмәтгалиеваның «Таң чыкларын җил үбә» әсәрләре буенча зур күләмле моноспетакльләр башкарылды.

Дания Нурлы. Фото шәхси архивтан. 
Дания Нурлы. Фото шәхси архивтан. 

 

Әлеге Туган телләр комиссиясенең ярдәме белән 2021-2025 елларда әзерләнгән 94 серияле «Мин әтине өйрәтәм» радиосериалын аннан башка бөтенләй күз алдына да китереп булмас иде. Илдус Әхмәтҗанов белән икәүләп, алар яшь артистларны ияртеп баручы булдылар. Дания ханымга тагын бер рәхмәтебез бар: радиога килеп йөрү аның өчен ихтыяҗи бер эш, һәм килгән саен ул биредә эшләүче яшьләргә сәхнә теленнән осталык дәресе үткәреп китә. Мин сезне өйрәтим әле, тыңлагыз, дип түгел, үзләренә сиздермичә генә. Чөнки аның белән аралашу, аннан киңәшләр ишетү – үзе бер гыйлем. Бүгенге көндә радиодан сөйләү осталыгына ирешкән Гөлназ Ибраһимова, Ания Гыйбадуллина, Раил Садри кебек яшь каләмдәшләребезне, һич икеләнмичә, Дания Нурлы шәкертләре дип әйтеп булыр иде.

... Әйе, ул Татарстан радиосын туган йорты кебек күреп кайтып керә, без аның кайтканын һәрвакыт көтеп торабыз.

Дания Нургаяз кызы Нуруллина (сәхнә псевдонимы Дания Нурлы) 1946 елның 23 августында Казанда туа. 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Остазлары – Ширияздан Сарымсаков, Празат Исәнбәт, Асия Хәйруллина, Вахит Хаков, Нәҗип Гайнуллин, Рәфкать Бикчәнтәев, Шаһсәнәм Әсфәндиярова, Анна Гацулина, Марсель Сәлимҗанов. 1966 елдан Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның халык (1991), Россиянең атказанган (2010) артисты, «Тантана» (2015), Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт (2021) премияләре лауреаты.

Журналист Раил Садри тарафыннан Дания Нурлының гомер юлына һәм иҗатына багышланган күләмле тапшыру тыңлый аласыз.

  • «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи