(Әдәби мирас)
Бездә ирләр ат өйрәтә иде…
Бездә ирләр ат өйрәтә иде,
Җәй көнендә җигеп чанага:
Кара җирдән чана өстерәгән
Тайның хәлен үзең чамала…
Нинди хөрлек калсын ул атларда,
Телләре юк – ничек сөйләсен?
Каян белсен ирләр шундый хәлнең
Үз башына беркөн киләсен.
Ни таксалар, шуны өстерәргә
Атлар түгел, без дә өйрәндек;
Тышаулап та җибәргәләделәр –
Ис китмәде, булса чирәмлек.
Ашатсалар әгәр, эчертсәләр,
Бу дөньяда тагын ни кирәк? –
Тибүләрең, җиргә килүләрең
Шуңа идемени, их, Йөрәк!
Синең мескенлектән бабаңнарның
Изге рухы сыкрап яткандыр...
Тышау чишәр ирләр калган икән –
Атларыңа сикереп атлан бер,
Ыргыл бәйгеләргә,
Ирексезләп
Җәй көнендә чана җиккәнче!
Туктый күрмә, халкың көтеп торган
Мәйданнарга барып җиткәнче…
...Атымны мин еллар буе эзлим,
Нинди ир ул – аты булмаган?!
Атсыз-нисез, исе китми генә
Яши алыр – ояты булмаган.
Йөрәкләргә кереп ятар чакта
Колын гына иде ул атлар;
Югалтканың инде – аргамактыр,
Кем кичерер сине, кем аклар?
Ир-ат исемен йөрткәннәргә бүген
Атларының җанын тояр чак:
Атың синең ат шикелле икән –
Киртәләрен бәреп ватачак!
...Ирләр йөрәгендә иярләнгән
Атлар ятар... – Кайда атыгыз?
Йөрәктән дә кирәклерәк чагы –
Атыгызны алып кайтыгыз!..
Татар җыры
Телсез кала язганда да
Җырлы булдың Татар Иле –
Шушындадыр бу дөньяның
Бәрәкәтле ятар җире.
Афәтләрдән тартып ал да
Асылыма кайтар мине –
Халык кадәр халыкны син
Яшәртәсең, татар җыры!
Гөл тамыры җирдә була,
Җырда була халык җаны.
Син бит аның өзгәләнеп
Упкыннардан калыкканы!
Тыйган чаклар булды сине –
Бу яшәүнең хәтәр җиле...
Заманнарны җылытырга
Язган сиңа, татар җыры!
Илсезләргә ил булдың син,
Телсезләрнең теле булдың,
Илдә гөлләр беткән чакта
Йөрәкләрнең гөле булдың.
Шушындадыр бу дөньяның
Бәрәкәтле ятар җире:
Уятадыр, уйлатадыр,
Юатадыр татар җыры…
Ай-һай, дөнья
(Мәсгудә Шәмсетдинова көе)
Ай-һай дөнья, чал башың,
Иңнәремә сал башың,
Бер тибрәтим чал башыңны
Хәсрәтләрең калмасын.
Күкрәгемдә йөрәк бу,
Авыр чакта терәк бу,
Синең борчуларың төяп
Китәр өчен кирәк бу.
Буйлыйм Иделләреңне,
Уйлыймын илләреңне,
Яндырып кал, беләсең бит,
Мәңге түгелләремне.
Ай-һай дөнья, чал башың,
Йөрәгемә сал башың,
Кайгыларың алып китим,
Бүтәннәргә калмасын.
Гомерләр узып бара
(Мәсгудә Шәмсетдинова көе)
Агач башлары шаулыйдыр
Җилдәнме, яңгырданмы?
Әллә елларга сөйлисе
Моңнары авырданмы.
\Җилләргә сибелә җырлар,
Яфраклар тузып кала,
Көзге урман өсләреннән
Гомерләр узып бара.
Cыгыла агач башлары
Безнең бәгырьгә тиеп,
Шуларны тыңлыйсың бугай,
Агачлар шаулый диеп.
Киткән-озаткан чакларда
Түзәдер кемнең җаны...
И сабыр икән урманнар
Шаулыйлар гына бары.
Гармун бәйрәме
Урамнарда – гармун бәйрәмнәре,
Бәйрәмнәрдән ничек каласың?!
Өзгәләнә гармуннары илнең,
Уятырга адәм баласын.
Өзгәләнә гармуннары илнең...
Халык җаны, димәк, буш түгел.
Әйтер сүзен ул бит гомер буе
Гармуннарга, җырга кушты гел.
Буш булалмый бүген халык җаны,
Шуңа карап гамәл кылына:
Кемдер җирдә кылыч күтәргәндә,
Гармун ала татар кулына.
Гармун ала татар...
Җилкендерә
Эчләрендә җаны булганны.
Көйләр булып күтәрелә еллар...
Җиңеп кара шушы моңнарны!
Мәйданнарга гармуннары чыга
Ялганына каршы ятларның –
Кылычларың яктарак торсын,
Гармуннары барда татарның…
Өзгәләнә гармуннары чорның,
Күңелдәген әйтеп, илдәген.
Бәйрәм генә булыр иде җирдә,
Тыңласалар халык йөрәген…
Сәхифәне Ләбиб Лерон әзерләде.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала