Әхсәншәех Кормашев Мөслим районының Нарат Асты авылы тумасы. 1913-1915 нче елларда, шагыйрь буларак, үзенең шигырьләрен «Шура» журналында бастырган. Аның 1914 елда «Милләт» нәшриятында «Әхсәншәех Кормаши шигырьләре» һәм «Кыз балаларга низамлы нәсихәт» исемле китаплары дөнья күрә. Ул үзенең шигырьләрен Минзәләдән җибәреп торган. Әхсәншәех Кормашиның кайда, кем булып эшләве, аның шигъри мирасы әлегә бик аз билгеле, тулысынча ачыкланмаган. Шигырьләренә караганда, аның гыйлем-мәгърифәт өлкәсендә хезмәт куйганлыгы, шигъри җанлы педагог булганлыгы аңлашыла. Игътибарыгызга шагыйрьнең «Кыз балаларга низамлы нәсихәт» (1914) исемле китабыннан өзекләр тәкъдим итәбез. Редакция
Кыз балалар өчен нәсихәт
Көн дә йөгер сабакка, күңелеңне буя акка.
Бер көнне дә буш ятма, сабак укы бәдәвам.
Китабыңны чиста тот, мәктәп сиңа яхшы йорт.
Сабак ал күңел атып, галимә бул бәдәвам.
Уенга салма күңел, бу эш һич яхшы түгел.
Укыганнар була гөл ахыргы көн бәдәвам.
Уку китмәс әрәмгә, буш яту бик әрәм лә.
Гыйлем кирәк адәмгә, укы, кызым, бәдәвам.
Пәйгамбәр әйтте безгә: «Гыйлем фарыздыр сезгә»,
Гыйлем кертер җәннәткә, укы, кызым, бәдәвам.
Иртән иртүк тора бел, чәчең майлап тарый бел.
Көзгедән дә карый бел, таза йөр гел бәдәвам.
Язуыңны яхшы яз, димә көз, җәй, кыш вә яз.
Укы һәрвакыт намаз, саф булырсың бәдәвам.
Намаз укыган бала һәр заман яхшы була.
Күңеленә нур тула, намаз укы бәдәвам.
Кышын укы иренми, уенга һич бирелми,
Онытма укыган җиреңне, укы, кызым, бәдәвам.
Каләмеңне сындырма, хәлфәң ачуландырма.
Аның эчен яндырма, бәхетле бул бәдәвам.
Атаң-анаң да сөйсен, «Рәхмәт, балакай!» – дисен.
Кардәш-ыруглар да сөйсен, бай булырсың бәдәвам.
***
Кош оясын туздырма, аларны аһ ордырма.
Бәддогалар кыйлдырма, бәхетле бул бәдәвам.
Мәчеләрне борчыма, баласына да тимә.
Рәхмәт укырлар сиңа, бай булырсың бәдәвам.
Чебешләрне кумагыл, суга салып юмагыл.
Бу сиңа яхшы гакыл, бай булырсың бәдәвам.
Йомыркалар урлама, бик ачуланыр анаң.
Яхшы йөри күр ялан, бай булырсың бәдәвам.
Анаң ачуланмасын, аның эче янмасын,
Каһәре, Аллаһ сакласын, сиңа төшәр бәдәвам.
Атаң-анаңа буйсын, карашы турыны куйсын,
Өстеңә рәхмәт өйсен Хак Тәгалә бәдәвам.
Йөгер кушканнарына, рәхәт бир җаннарына.
Карышма һичберенә, бәхетле бул бәдәвам.
Атаң да сөя сине, анаң да сөя сине,
Син аларны сөй инде, бай булырсың бәдәвам.
Олыларны зур иткел, кечегә шәфкатьле бул,
Ачык, киң күңелле, бәхетле бул бәдәвам.
Оят сакла ирләрдән, йөрмә аулак җирләрдән,
Саклан яман телләрдән, сүземне тот бәдәвам.
Малайлар күк уйнама! Песиләрне кыйнама!
Тәрбиясез кыйланма йөргән чакта бәдәвам.
Бизәккә күп кызыкма! Юк-барга акча тыкма,
Атаң акчасын сыкма, үзең эзлә бәдәвам.
Үзең эшлә гел бер эш, һәйбәт эшләргә тырыш,
Акча табарга кереш үзең өчен бәдәвам.
Бу заман эш заманы булганга эчтә җаны,
Эшленең арта саны, эшлә, кызым, бәдәвам.
Мин кыз кеше бит, димә, эшләү миңа чит, димә,
Чит түгел, бер дә, димә, эшлә, кызым, бәдәвам.
Киемнәрең пакь булсын, битең-кулың ак булсын,
Һәрбер җирең саф булсын, сүземне тот бәдәвам.
Киемеңне яхшы ю, таза булсын юар су,
Кере беткәнгәчә у, аңлап утыр бәдәвам.
Үзең генә су алма, чишмә берлән чуалма,
Иптәшсез суга барма, тыңла, кызым, бәдәвам.
Берәү берлән очраш, булса, исәнлек сораш,
Яхшы исемең булыр фаш, шулай итсәң, бәдәвам.
Кызлар мәктәбенә кит, укып, язып, алга кит,
Яхшылыкка гадәт ит, намаз укы бәдәвам!
Сөйләшмәк бәяны
Сөйләшкәндә сүзеңне, йөрткәләмә күзеңне,
Тугры тоткыл үзеңне, сүземне тот бәдәвам.
Бик кычкырып сөйләшмә, сереңне һич өләшмә,
Шаркылдашап көлешмә, әдәпле бул бәдәвам.
Көлсәң яхшы көлә бел, авызыңны ермый көл.
Берәүгә тигермә тел, сөйләшә бел бәдәвам.
Юк-бар өчен кызарма, тырыша күр чыдарга.
Тырыш алдын чыгарга сөйләшкәндә бәдәвам.
Кеше гаебен ачмагыл, хакыйкатьтән качмагыл.
Кинә, хөсәт сачмагыл, тугры сөйлә бәдәвам.
Гайбәттән күптер гөнаһ, итәрсең ахырында аһ,
Була күргәл хәер хуаһ һәр кешегә бәдәвам.
Кызыкны күп яратма, дусларыңны каратма,
Кирәкмәс сүз таратма, бу сүзне тот бәдәвам.
Уйлап сөйлә сүзеңне, кызартмаслар йөзеңне,
Бик зур күрмә үзеңне, аңла, кызым, бәдәвам.
Һавалану ярамас, сиңа һичкем карамас,
Ходаең да яратмас, саклана күр бәдәвам.
Сөйлә сүзеңне ачык, түгел син тешсез карчык,
Колакка бәрелсен чык итеп, аңлат сүзең бәдәвам.
Йөрү бәяны
Мин кыз диеп киенмә, бизәк өчен сөенмә.
Фәкыйрьлеккә көенмә, яхшы йөргел бәдәвам.
Гыйлем булсын бизәгең, табылыр һәр кирәгең.
Таза булсын йөрәгең, яхшы йөргел бәдәвам.
Күп каранма йөргәндә, көлмәсеннәр күргәндә,
Чапаныңны бөркәнмә, ачык йөрсен бәдәвам.
Каршы килгәнгә юл сал, итмәгел күп илтифат.
Сүз кушса бер җавап ат, юлыңда бул бәдәвам.
Начар сүзләргә күз йом, каршы әйтмә, бул тып-тын.
Ул сине нишләтер соң? Яхшы йөргел бәдәвам.
Тугры юлда йөр һаман, тугры елкыны күр һаман,
Һәр эшкә дә бул таман, яхшы йөргел бәдәвам.
Аякны бик сикертмә, түгел бит син чикерткә.
Җилкәңне күп селкетмә, яхшы йөргел бәдәвам.
Җитди булсын атламың, җәелер яхшы намың.
Йөрәкле дә бул тагын, яхшы йөргел бәдәвам.
Ялкаулык зарары
Иренмә һич бер эшкә, эшкә уйсыз керешмә.
Керешсәң, бик нык эшлә, ялкау булма бәдәвам.
Ялкаулык бик начардыр, ахыры чыкмаслык гардыр,
Үзе оят вә гардыр, ялкау булма бәдәвам.
Ятма эшсез бервакыт, суган, сарымсак сатып,
Файда чыкмас тик ятып, ялкау булма бәдәвам.
Ялкау тик ятар һаман, эшләп алмас бер заман,
Булыр һаман чирдән яман, ялкау булма бәдәвам.
Ислам дине
Динең ислам динедер, шайтан сине сөймидер,
Сөймәсә дә тимидер, Аллаһ саклый бәдәвам.
Динсезне дус күрмәгел, аңа сер һич бирмәгел,
Ходаеңны берлә гел, Аллаһ диген бәдәвам.
Булганына шөкер ит, булмаса да сабыр ит,
Булдырырга фикер ит, бай булырсың бәдәвам.
Абыстайга барсаң да, мәдрәсәгә барсаң да,
Тырышып укы арсаң да, сүземне тот бәдәвам.
Кершән, иннек ягынма, бизәкне күп тагынма,
Кершән зарарлы, аңла, сүземне тот бәдәвам.
Ата-анаңны хөрмәт ит, булыш һәм дә хезмәт ит.
Остазыңны әдәп ит, дога алгыл бәдәвам.
Һәрнәрсәдән гыйбрәт ал, яхшы сүзгә колак сал,
Акча түләп гәзит ал, күп белерсең бәдәвам.
Авыру эләксә, сабыр ит, пошынудан ерак кит,
Пошынсаң, чир артыр тик, сүземне тот бәдәвам.
Басмага Мөҗәһит Әхмәтҗанов әзерләде.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала