Җир йөзенә ай калыккан, нур чәчелгән көн бүген, Мәңге бәхет тәхетенә юллар ачылган көн бүген! Зыя Ярмәки
Мөселманнар өчен Ураза һәм Корбан гаетләреннән кала, тагын бер мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Мәүлид ән-Нәби, ул сөекле пәйгамбәребезнең (с.г.в.) туган көне уңаеннан билгеләп үтелә. Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көне төгәл билгеле түгел, шул сәбәпле, Мәүлид бәйрәме аның вафат булган, ягъни фани тормышы тәмамланып, бакыйлыкка күчкән көненә нисбәтле үткәрелә. Мөселманнарда кешенең туган көнен зурлап билгеләп үтү гадәте киң таралыш алмаган. Фани дөньядагы яшәешенең тәмамлануы кешенең мәңгелек тормышына аяк басуы дип каралган һәм аңа зуррак әһәмият бирелгән.
Мәүлид бәйрәме мөселман календаре буенча рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. Галимнәр Мәүлид бәйрәмен үткәрү бик борынгы заманнарга барып тоташа дип саныйлар. Бүген аны бик күп ислам илләрендә уздыралар.
Россия мөселманнары да әлеге көнне Аллаһ илчесен зурлап искә алалар: мәчетләрдә вәгазьләр һәм хөтбәләр әйтелә, догалар кылына, пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормышы, холкы, игелекле эш-гамәлләре турында сөйләнә. Мәүлид бәйрәмендә мохтаҗларга, туган-тумачаларга, якыннарга, күрше-күләннәргә сәдакалар бирәләр, мәҗлесләр үткәрәләр, мул табыннар әзерләп, бер-берсен кунак итәләр. Бәйрәм көннәрендә һәркем күбрәк изге гамәлләр кылырга, яман сүзләрдән, начар уйлардан тыелырга тырыша.
Мәүлид ән-Нәбине үткәрүнең татарлар арасында үзенчәлекле тарихы бар. Галимнәр Мәүлидне бәйрәм итү традициясе барлыкка килүдә Истанбул, Мисыр якларында белем эстәп кайткан дин әһелләренең роле зур дип саныйлар. Нәкъ менә алар Мәүлид ән-Нәбине татар җирлегенә күчереп, бәйрәм итүне кертеп җибәргәннәр. Әлбәттә, бәйрәмгә карата карашлар да төрле булган. Кайбер дин белгечләре аны яңа кертелгән гадәт дип санаганнар һәм зурлап билгеләп үтүгә каршы килгәннәр. Шулай да Мәүлид ән-Нәби әкренләп татар тормышына үтеп кергән. ХХ гасыр башында мәчетләрдә генә түгел, татар мәктәп-мәдрәсәләрендә дә Мәүлид кичәләре ясаганнар, балаларны пәйгамбәребез (с.г.в.) тормышы үрнәгендә тәрбияләргә тырышканнар.
Баштагы чорда Мәүлид бәйрәмендә ирләр генә катнашкан. Соңрак аны кыз балалар укыган мәктәпләрдә, мөгаллимәләр, укучы кызлар белән, аларның әниләрен, мәхәллә хатын-кызларын чакырып уздыра башлаганнар.
Шундый бәйрәмнәрнең берсе 1912 елның 12 февралендә Уфа губернасының Бәләбәй өязендәге Каргалы авылында үткәрелә. Мәҗлестә мәхәллә имамы Миңлегәрәй Ишаев һәм мәзин Гыйниятулла Янгуразов һәм мәхәлләнең башка могтәбәр затлары катнаша. Иң башта мөдәррис Хәлил Диваевның җитәкчелеге астында Коръән хәтем ителә. Соңыннан сүз шәкертләргә бирелә: алар матур тавыш белән Мәүлид шәриф укыйлар, Салават шәриф әйтәләр.
Бу чорда мәктәп-мәдрәсәләрдә узган чараларда, әйтик, еллык имтиханнар вакытында, халык белән аралашу, уку-укыту яңалыклары, балаларның укудагы уңышлары белән бүлешү гадәте киң таралган була. Мәүлид бәйрәме дә мәктәп-мәдрәсә, белем һәм тәрбия мәсьәләләренә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максатыннан уңайлы булган. Кичә ахырында шул заман татар дөньясы өчен актуаль булган темаларга нотыклар, лекцияләр укылган, проблемалар билгеләнгән. Каргалы авылында узган бәйрәмдә дә мөдәррис Хәлил Диваев җыелган халыкка мәгариф, белем алуның әһәмияте, алда торган бурычлар, мөселманнарның мәгариф юлында тырышулары хакында чыгыш ясаган. Кичә милли шигырьләр уку белән тәмамланган.
Гомумән алганда, ХХ гасыр башы татар газеталары татар тормышында булган яңалык-үзгәрешләргә, шул исәптән, Мәүлид бәйрәмен уздыруны чагылдыруга да зур әһәмият биргән. Аңа кагылышлы мәкаләләр аеруча «Вакыт» газетасында күп очрый. Алар татар мохитендә Мәүлид ән-Нәбине уздыруның үзенчәлекләрен шактый киң ачып салалар. Шундый язмаларның берсендә 1915 елның 15 гыйнварында Бөгелмә өязендәге Бәйрәкә авылында беренче тапкыр узган кичә хакында сүз алып барыла.
Атаклы «Гобәйдия» мәдрәсәсе мөдәррисе Мәсгудь Гобәйдуллинның рөхсәте, мөдир Әхмәтша Әсәдуллинның һәм барлык башка мөгаллимнәрнең тырышлыгы белән оештырылган бу бәйрәм кичәсе өчен мәчет һәм мәдрәсә биналарын алдан ук әзерлиләр: манарага, мәдрәсә диварларына фонарьлар эленә, чәчәкләр белән бизәлә.
Ястү намазыннан соң Мәсгудь хәзрәт, җәмәгать белән берлектә, патша хәзрәтләре белән мәмләкәткә исәнлек теләп дога кыла. Сәгать 7дә Коръән Кәрим укылып, мәҗлес башланып китә. Аннан соң төрле нотыклар сөйләнә, гарәп телендә Мәүлид бәйрәменә багышланган шигырьләр укыла. Әхмәдша әфәнде, аягурә басып, халыкка бик үк аңлашылып бетмәгән шигырьләрнең мәгънәсен аңлата. Кичә Мәсгудь хәзрәтнең бик тәэсирле нотыгы белән тәмам була.
Бу мәҗлесләр, төп бәйрәм чараларыннан тыш, мәктәп-мәдрәсәләргә матди ярдәм оештыруны да максат иткәннәр. Бәйрәкәдә узган Мәүлид ән-Нәби бәйрәмендә мәдрәсә каршындагы китапханә файдасына акча җыю өчен буфет әзерләнә. Китапханә үсеше өчен үз өлеш кертергә теләгән мәхәллә халкы бу чарадан читтә калмый. Нәтиҗәдә, бәйрәм вакытында 15 сум 75 тиен акча җыела.
Беренче тапкыр гына үткәрелсә дә, мәҗлес яхшы итеп оештырыла һәм бик үтемле килеп чыга. Халык та, канәгать булып, моннан соңгы елларда да Мәүлидне уздырырга кирәк дигән фикер белән өйләренә таралышалар.
Мәүлид бәйрәме уңаеннан ир һәм кыз балалар өчен махсус кичәләр уздыру гадәте дә шул елларда барлыкка килә. 1912 елның 16 февралендә Казандагы Шәрык клубында 260 бала катнашында зур, масштаблы кичә үтә. Алга таба бу матур гадәт татарлар яшәгән башка төбәкләргә – Оренбург, Уфа, Троицк, Бәләбәй һ.б.-ларга да үтеп керә.
Балалар өчен уздырылган бәйрәм, әлбәттә, гадәти Мәүлид кичәсеннән аерылып торган. Анда, Салават әйтү, вәгазь сөйләү, дога кылу, шәкертләрне пәйгамбәребез (с.г.в.) тормышыннан алынган аерым сәхифәләр белән таныштыру белән беррәттән, мәдәни контентка да зур игътибар бирелгән. Бәйрәмгә алдан ук әзерләнгәннәр, шигырьләр ятлаганнар, пьесалар өйрәнгәннәр.
Бәйрәм узачак бүлмәләрне бизәүгә дә әһәмият биргәннәр, аллы-гөлле төсле тасмалар, фонарьлар элгәннәр, ефәк-атласка пәйгамбәребезнең (с.г.в.) исем-шәрифләрен чигеп, шәмаилләр, плакатлар әзерләгәннәр. Кыз балалар бу көнне чәчләренә ап-ак бантлар куеп, матур киемнәр киеп килгәннәр, күкрәкләренә «Бүген – Мәүлид-шәриф бәйрәме» дип чигелгән тасмалар такканнар. Болар барысы да бәйрәм рухын күрсәтеп торган, күңелләрне шатлык-куаныч хисләре белән баеткан.
Бәйрәм мөнәсәбәте белән укучы балаларга төрле бүләкләр бирү гадәте дә кереп китә. Шуның бер мисалы – бәйрәм уңаеннан ял бирү. Казалы кызлар мәктәбендә кызлар 10 көнлек ялга җибәрелсә, Бәләбәй шәһәрендә узган Мәүлид ән-Нәби бәйрәме уңаеннан барлык шәкертләргә 12 көнлек каникул бирелгән. Бәйрәм барлык мәктәп-мәдрәсәләрдә, шул исәптән, кызлар мәктәбендә дә зур колач белән уза. Бәләбәйдәге кичәдә мөгаллимәләр Бибиәсма һәм Миңлебану ханымнар тарафыннан татарча «Мәүлид ән-Нәби» укылганнан соң, кызлар хор белән бик матур шигырьләр сөйләгәннәр. Соңыннан Бибиәсма ханым бәйрәмгә җыелган туташ һәм ханымнарга кыз балаларны укыту хакында бик озын һәм тәэсирле нотык тоткан. Мәҗлестә булган ханымнар, барысы да канәгать булып, киләчәктә дә шундый бәйрәмнәрне үткәрүне сораганнар.
Бу елларда кызлар мәктәпләрендәге Мәүлид кичәләрендә бәйрәм өлешеннән тыш та төрле чаралар үткәрелгән. Оренбург шәһәрендәге атаклы Багъбостан мәктәбендә, мәсәлән, 1915 елның 15 гыйнварында узган Мәүлид бәйрәме вакытында уку мәҗлесе һәм балалар ахшамы үткәрелә. Балалар ахшамында Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) тәрҗемәи хәле һәм өммәте алдында кылган изге эш-гамәлләре турында сөйләнә. Кичә, гадәттәгечә, кызларның Мәүлид бәйрәменә багышланган шигырьләр укуы белән дәвам итә. Соңыннан укучылар өчен милли ризыклар белән чәй табыны әзерләнә.
Кайбер мәктәпләрдә бу көнне И.Гаспралыны һәм Ш.Мәрҗанине, мәктәп-мәдрәсәләр үсешенә зур өлеш керткән хәйрияче байларны искә алганнар, хөрмәтле милләт аталары рухына догалар кылганнар. Бәйрәм кысаларында, аеруча кызлар мәктәбендә узган кичәләрдә, үзенчәлекле «Әниләр мәктәбе» эшләгән дисәк тә, ялгыш булмас. Мөгаллимәләр татар хатын-кызлары, әниләр өчен кыз балаларны тәрбияләү, аларга киләчәктә дөрес юл күрсәтү, һөнәр сайлауда ярдәм итү кебек темаларга чыгышлар ясаганнар, аларга киңәшләр биргәннәр.
Шулай итеп, ХХ гасыр башында татар даирәсендә уздырылган Мәүлид ән-Нәби бәйрәмнәре халыкның дини рухын ныгытуга, милли хисләрен арттыруга ярдәм иткән, гыйлем тарату үзәге булып хезмәт иткән. Бу традиция яшь буынны иман байлыгы белән, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) тормышы үрнәгендә, шул ук вакытта милли рух һәм гореф-гадәтләр нигезендә тәрбияләргә мөмкинлек биргән.
Кулланылган чыганаклар:
Багъбостан ханым мәктәбендә уку мәҗлесе һәм балалар ахшамы // Вакыт. – 1915, 20 гыйнвар.
Г.Г. Мәүлет бәйрәме // Вакыт. – 1912, 28 февраль.
Мөхбир. Бәләбәйдән // Тормыш. – 1914, 14 февраль.
Фәгыйлә һәм Маһидилбәр Сәйфелмөлековлар. Казалыдан // Вакыт. – 1915, 23 гыйнвар.
Хәбибулла Зәйнуллин. Бәйрәкәдә Мәүлид кичәләре // Вакыт. – 1915, 28 гыйнвар.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала