2025 елда педагог, рәссам, каллиграф, ташка уеп ясаучы, җәмәгать эшлеклесе, дәреслекләр һәм укыту әсбаплары авторы Сәлах Камалның (1885-1954) тууына 140 ел тулды.
Сәлахетдин Камалетдин улы Камалетдинов (Сәлах Камал) 1885 елның 10 маенда Тәтеш өязе Апас авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне Буа районы Иске Шәйморза авылы мәктәбендә ала, соңрак укуын Буада, Казандагы Айтугановлар мәдрәсәсендә дәвам итә. 1901 елда дөньяви белем алу теләге белән Төркиягә китә, Константинополь университетын тәмамлый (1905). 1905-1943 елларда Хөсәеновлар мәдрәсәсендә, Шәрык халык мәгарифе институты, Татар халык мәгарифе институты, Башкортстан педагогика институты, Хива шәһәрендәге Хатынкызлар педагогика техникумы, Казан татар педагогика техникумы һ.б. уку йортларында физика, рәсем сәнгате, сызым, татар тарихы фәннәрен укыта, төрле педагогик курслар оештыра, аларның эшендә үзе дә катнаша. Гражданнар сугышы чорында (1919-1920) Көнчыгыш (соңыннан Төркестан) фронтының 1 нче армиясе сәяси бүлегендә рәссам булып эшли.
Балачактан ук рәсем ясау һәм гамәли сәнгать техникасы элементлары белән мавыккан С.Камал татарлар арасында график сәнгатьне пропагандалый. Рәсем, сызым кебек предметларның татар мәктәпләрендә укытыла башлавында да аның өлеше зур. Казан университеты китапханәсендә сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге мөдире булып эшләгән чорда (1946-1954) ул Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Г.Утыз Имәни, Г.Курсави, Г.Чокрый, Х.Габәши кулъязмаларын, фольклор материалларын һ.б. кулъязмаларны тасвирлап тәртипкә китерә. С.Камал 1954 елның 15 февралендә эшләп утырган чагында вафат була.
Сәлах Камал – укымышлы нәсел вәкиле. Бала чагында бабасы Җәләлетдин Вәлидов йортында тәрбияләнә. Әнисе ягыннан ул татар халкының күренекле тел һәм әдәбият галиме, педагог, тарихчы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Җамал Вәлидигә барып тоташа: әнисе белән Җ.Вәлиди – бертуганнар. Шулай ук язучы, журналист, тәрҗемәче Садри Җәләл дә - аның туганнан туган энесе.
* * *
1945–1946 елларда Тел, әдәбият һәм тарих институты җитәкчелеге соравы буенча С.Камал «Борынгы татар мәктәп-мәдрәсәләре» исемле хезмәтен яза. Мәдрәсәләр тарихы аеруча киң яктыртылган әлеге кулъязмада мәдрәсә тормышының байтак нечкәлекләре тасвирлана. Хезмәтнең беренче бүлеге борынгы татар мәктәпләренә багышлана. «Ир балалар өчен башлангыч мәктәп» бүлегендә төп игътибар мәктәпнең урынына, эчке һәм тышкы күренешенә, хуҗалык һәм эчке тәртип кагыйдәләренә юнәлтелә. Автор дәреслекләргә җентекләп туктала, язу өйрәтү, ана теле, хезмәт һәм сәнгать дәресләре турында мәгълүматлар бирә.
«Кыз балалар өчен башлангыч мәктәп» дип аталган икенче бүлек исә чагыштырмача кыска, һәм ул кызлар мәктәбендә укучылар һәм укытучылар составы, укыту программасы, дәреслекләр һәм укыту методларын колачлый. Өченче бүлек – «Борынгы татар мәдрәсәләре» – хезмәтнең иң саллы өлеше. Анда мәдрәсәләрне оештыру тарихы, аларның эчке-тышкы күренешләре, идарә, эчке тәртип кагыйдәләре, уку-укыту барышы, мәдрәсә программалары, уку планнары, дәреслекләр, уку-укыту методлары белән танышырга мөмкин.
С.Камалның әлеге хезмәте кулъязма хәлендә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге фондларында саклана. Ул автор тарафыннан тулысынча эшләп тәмамланган, тикшереп басмага тәкъдим ителгән текст түгел. Шуңа күрә анда стиль җәһәтеннән уңышсызрак төзелгән җөмләләрне, аерым бер грамматик хаталарны да очратырга мөмкин. 2024 елда галим тарафыннан әзерләнгән әлеге текст, автор стилен саклаган хәлдә, берникадәр редакцияләнеп, институтның «Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар» сериясендә нәшер ителде. Басманың төзүчеләре, текстологик искәрмә һәм аңлатмаларны әзерләүчеләр — Язма мирас үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Ләйлә Шамил кызы Гарипова һәм үзәкнең фәнни хезмәткәре Айгөл Наил кызы Хәсәнова. «Мәдәни җомга» газетасы укучыларына шул хезмәтнең аерым өлешләрен тәкъдим итәбез. Китапның тулы варианты Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының электрон китапханәсендә урнаштырылган.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала