«Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Сафьян» фольклорны өйрәнү һәм һөнәрчелекне үстерү үзәге» төбәк иҗтимагый оешмасы «Халык сәнгате җәүһәрләре» проекты кысаларында оештырган «Һөнәрчелек шигърияте» күргәзмәсе шунда ук яз көне ачылган олуг шагыйребез Габдулла Тукай турындагы «Символга әйләнгән сүз» экспозициясен тагын да тулыландыра төшә.
Андагы Татарстан Сынлы сәнгать музее экспонатлары татар халкының бай гамәли бизәү сәнгатен күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Күргәзмәне оештыручылар әйтерсең шагыйрь талантының тамырларын барларга омтылган. Ә аның тамырлары, әлбәттә, татар халкының язмышына, аның күп гасырлар кичкән бай сәнгатенә, мәдәниятенә барып тоташа.
Шундый сәнгать төрләренең берсе – XVIII – XIX гасырларда Казанда һәм якын-тирәдәге авылларда зур үсеш алган күн мозаикасы. Аның технологиясе төрле төстәге күн кисәкләрен Казан җөе ярдәмендә бизәкле композициягә тоташтырудан гыйбарәт. Белүебезчә, күн мозаикасының тамырлары борынгы төрки сәнгатькә барып тоташа.
Тагын бер гаҗәеп матур сәнгать төрләренең берсе – элмәле чигү (тамбур). XVIII гасыр ахырыннан таралган алтын белән чигү аерым урын тота. Алтын һәм көмеш җеп белән чигелгән киемнәр, сөлгеләр зур сәнгати кыйммәткә ия.
Сарматлар, һуннар, борынгы төркиләрнең металлны сәнгатьчә эшкәртүеннән барлыкка килгән зәркәнчелек – шулай ук татарның горурлыгы. XVIII гасырдан алып XX йөз башына кадәр татар осталары алтын, көмеш, бакыр һәм аларның кушылган эретмәләреннән дөнья бәясенә торырлык кыйммәтле бизәнү әйберләре иҗат иткән. Татар осталары аеруча күпертмә бөтеркә (бугорчатая скань) техникасы белән дан тоткан.
Булачак шагыйрьнең күңелендә сөлге, кашага, япма бизәкләре балачагында онытылмаслык эз калдырган булса, Казан чорында алтын белән чигү, зәркәнчелекнең затлы матурлыгы иҗатына йогынты ясаган.
Әлеге күргәзмә республикабыздагы гражданлык җәмгыятен үстерү гранты кысаларында оештырылган. Сынлы сәнгать музее бу грантта икенче мәртәбә катнаша, халык сәнгатен саклау әһәмиятен музей халкыннан да әйбәтрәк тагын кем аңласын соң?!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала