Язучы һәм галим Илдар Низамовның тууына – 90 ел
Шыксыз кара көз. Кар күбәләкләре оча. Бакча белән саубуллашабыз. Ни күрим, койма төбендә өр-яңа чәчәк! Әллә бүген генә аткан инде. Менә могҗиза! Язгы чәчәк диярсең, үзе матур, үзе саф. Тик нишләп аңа игътибар итүче кеше юк?! Үтәләр дә китәләр.
Аһ, соңлаган чәчәгебез, соңлаган. Һәр нәрсәнең үз вакыты, үз урыны шул.
Югарыда китерелгән юллар – тулаем төгәлләнгән бер әдәби әсәр, парча. Танылган язучы, публицист һәм галим Илдар Низамовның «Соңлаган» дигән парчасы бу. Әлеге мисалдан кыска гына әсәргә әллә никадәр мәгънә һәм образ сыйдырырга булуын бик ачык күрергә була.
Илдар ага – парча жанрында иң оста иҗат итүчеләрнең берсе, әлеге жанрның теоретигы да, практигы да иде. Илдар Низамов раславынча, парчада, башка жанрлардан аермалы буларак, табигать ягы аерылыбрак тора.
Илдар Низамовның хәтта парча жанрының үзенә багышланган махсус парчалары да бар. Шуларның берсендә парчаны чикләвек белән чагыштыруы кызыклы:
Парчаны мин чикләвеккә тиңләр идем. Күзгә күренмичә, эчтә, күңел түрендә туа. Озак өлгерә.
Укыган кешегә дә ул – чикләвек: тәмен татыр өчен ялт кына кабып йота алмыйсың, табарга, аралап алырга, ватарга, кыскасы, уйларга, тырышырга, көч салырга кирәк.
Әлбәттә, тиз ватыла торганнары, төшенең дә тәм ягыннан кайтышлары бардыр. Дөнья бит!
Теш үтмичә, көч җитмичә ташланган чикләвекләр дә буладыр. Кемнеңдер теше үтми дип, юка кабыклы чикләвек ясый алмыйм инде, бигайбә. Һәрхәлдә, адәм баласына башка азык белән беррәттән чикләвек тә кирәк. Рухи чикләвекләр!
Һәрхәлдә, үзенең чикләвекләре һәрчак таза төшле, иҗаты мул җимешле булды Илдар абыебызның…
Әле узган гасырның икенче яртысында әдәбият дөньясында шактый танылып өлгергән бу шәхес белән мин сиксәненче еллар башында, Казан дәүләт университетында укыган елларымда очраштым. Ул безгә практик стилистика буенча дәресләр бирде, журналистика дигән катлаулы хезмәт юлын сайлаган яшьләрдә туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләргә бөтен күңелен биреп тырышты, кайберәүләр тарафыннан белер-белмәс тәнкыйть ителә торган «газета теле» дигән зур бер сөйләм катламының закончалыкларына төшендерде, аның матур якларын күрсәтеп бирә белде, аудиториягә тел чаралары белән тәэсир итүнең нечкәлекләрен ачты. Ул вакытта без, студентлар, Илдар абыйның телебез сафлыгы өчен җанын бирердәй булып көрәшүенә гаҗәпләнә дә, соклана да идек. Милләтләрне бердәм совет халкы итеп берләштерүгә юнәлдерелгән сәясәткә, аның телгә гаять тискәре тәэсиренә бигрәк тә ачына иде ул. Соңрак, туксанынчы еллар башында татар теле яңарыш кичерә башлаган чорда, остазыбыз әйткән фикерләрнең, аның фаразларының гаять төгәл һәм дөрес булуын күрдек.
***
ниверситетны тәмамлаганда шушы галим җиткәчелегендә газета жанрларының тел үзенчәлекләрен анализлап диплом эше язарга да насыйп булды. Кем уйлаган шушы «мавыгу» чынлап торып минем дә төп шөгылемә әйләнеп китәр дип... Практик журналистикада беркадәр каләм чарлагач, кабат университетка әйләнеп кайттым, Илдар Низамов белән бер үк кафедрада эшләп, туган телнең киләчәге өчен көрәштәге ышанычлы таянычы, булышчысы булырга тырыштым. Журналистикабызның телен, аның үсеш закончалыкларын өйрәнеп, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яздым, бергәләп монография һәм дәреслекләр иҗат иттек. Кадерле остазыбызның без белмәгән яңа кызыклы якларын да ача бардым. Гаять күпьяклы һәм киңкырлы шәхес булып чыкты ул.
Иң гаҗәпләндергәне – гомеренең күпчелек өлеше шәһәр хезмәте белән бәйле булса да, авыл белән береккән кендеге бер генә мизгелгә дә өзелмәде аның. Бигрәк тә җәйге ялларын туган ягында, Әтнә районының Чишмәле Сап авылында уздырырга ярата иде. Биредә ул авыл кешесенең бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре белән мәшгуль була, бәрәңгесен-яшелчәсен үстерә, үзе өчен генә түгел, туганнары, дуслары өчен дә күпләп хәзерләп куя. Мичурин бабайның үзен көнләштерерлек бакчасы бар иде. Бер кайтканда игътибар иттем: шундагы кечкенә генә алмагачның төрле якка үрмәләгән ботакларында сигез төрле сорттагы алмалар сыгылып-сыгылып өлгереп утыра. Гөмбә җыю һәм хәзерләүнең нечкәлекләрен дә аның кадәр дәрәҗәдә белүчеләр якын-тирә авылларда сирәк булгандыр. Оста балыкчы да иде үзе: Шушма елгасының иң дәү һәм иң хәйләкәр балыклары да аның кармагыннан кача алмый. Ә инде Чишмәле Сапка терәлеп үк беткән мари урманнарының бетмәс-төкәнмәс байлыкларын хәтта шул урманны җәй буена аркылыга-буйга иңләүче Илдар ага да белеп, үзләштереп өлгермәгәндер, мөгаен. Хәер, урманга аның байлыгын җыярга түгел, күбрәк гүзәллек белән хозурланырга бара иде бугай ул. Туган як табигатенә багышланган йөзләрчә парчасы – нәкъ әнә шул сәяхәтләр җимеше.
Әнә шулай Әтнә якларында яңа парча-хикәяләр, повесть-романнар туа, чираттагы фәнни хезмәтләр иҗат ителә, эш арасында гына булса да остазыбыз шушында ук узган балалык елларын искә төшереп юана, истәлекләре белән уртаклаша иде…
***
Балачак китаптагыча бик озын-озакка сузылмый анысы: унбиш яшендә инде ул бәхет эзләп авылдан чыгып та китә. 1951-1955 елларда Казан елга техникумында укый; аны тәмамлагач, Уфага, Агыйдел елга пароходчылыгына штурман итеп җибәрелә, шуннан армия хезмәтенә алына. Әдәби иҗат эше белән Илдар Низамов Казан елга техникумында укыган елларында кызыксына башлый, актив рәвештә «Яшь сталинчы» («Татарстан яшьләре») газетасы карамагындагы әдәби түгәрәккә йөри. Беренче әдәби парчалары, очерклары да шул газета битләрендә дөнья күрә. Беренче әдәби һәм публицистик хезмәтләре елгачылар тормышы белән бәйле була.
1955-1957 елларда Ерак Көнчыгышта солдат хезмәтен тутырып кайткач, ул янә Агыйдел елга пароходчылыгында техник, инженер-диспетчер булып эшли. Каләм тибрәтүче елгачының тормыш юлы кинәт кискен борылыш ясый: 1960 елда аны Уфадагы «Кызыл таң» газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп чакыралар. Шунда эшләгән чорда, хезмәтеннән аерылмыйча укып, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый.
1968 елда Илдар Низамов Казанга күчеп кайта һәм 1974 елга кадәр «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, аннары бүлек мөдире вазифаларын башкара, ә 1976 елдан Татарстан китап нәшриятында иҗтимагый-сәяси әдәбият редакциясе мөдире булып эшли. Казан дәүләт университетында эштән аерылмыйча аспирантура тәмамлап, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклый. 1987 елда исә тулаем КДУга эшкә күчә, булачак журналистларга белем бирә башлый.
***
Аның «Күңелеңдә ниләр бар?» дигән беренче әдәби китабы 1970 елда ук басылып чыга. Шул беренче карлыгачтан соң утызлап әдәби һәм публицистик китап дөнья күрә. Алар арасында «Дәрья күзе», «Өмет» кебек повестьлар да, «Бер карадым...» кебек нәсер, парча җыентыклары да бар. 1986 елда дөнья күргән «Мәхәббәт хакы» китабы халык тарафыннан аеруча яратып укыла. 1985 елда Илдар Низамов Идел буенда Гражданнар сугышы вакыйгаларын сурәтләгән «Иделем...» документаль повестен бастырып чыгарды. Халкыбызның күренекле уллары Мулланур Вахитов, Фәйзрахман Хәкимов, Гыйлемдар Баембәтов турында документаль повестьлар иҗат итте. Аның Идел-Урал төбәгендә яшәүче халыкларның дуслыгын, казанышларын чагылдырган «Ул кабызган маяклар» дигән публицистик китабы 1980 елда Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге республика бүләгенә лаек булды.
Илдар Низамов узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында очерк остасы буларак та таныла. Ул чордагы күпчелек очерклары эшчеләр, колхозчылар, туган ягыбыз турында. Язма геройларының күпләргә үрнәк булырлык яшәү рәвеше, хезмәт уңышларына ирешү серләре, туган якның матур күренешләре автор тарафыннан кызыклы ситуацияләр аша, җанлы тел белән ачып бирелә. Илдар аганың әнә шундый очерклары 1975 елда Татарстан китап нәшриятында «Кул җылысы» дигән җыентыкка да туплап бирелде. Журналистларның тагын бер яраткан остазы, Илдар аганың фикердәше һәм дусты Флорид Әгъзамов әлеге авторның юлъязма очеркларына бәя биреп болай язган иде: «Илдар Низамов кайда гына сәяхәт кылмасын, шул төбәкнең, анда яшәүчеләрнең Татарстан һәм аның кешеләре белән элемтәләрен эзли. Һәм таба. Гомуми сүзләр, абстракт төшенчәләр белән түгел, ә конкрет фактлар һәм конкрет язмышлар аша».
Гомеренең шактый өлешен Илдар Низамов галим буларак татар телен дәүләт теле сыйфатында өйрәнү, үстерү юнәлешенә багышлый – тел куллану мәсьәләләрен махсус өйрәнә торган сөйләмият һәм социолингвистика фәннәрен җанландыруга зур өлеш кертә. Аның «Матбугатның тәэсирле сүзе», «И туган тел...», «Уем – тел очында», «Риторика», «Татар социолингвистикасы», «Татар рекламы һәм матбугат», «Нәфис сүз осталыгы» кебек хезмәтләре фәнни җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты.
***
Өлкән язучы-публицист һәм педагог буларак, Илдар Мәлик улы яшьләрне тәрбияләүгә, иҗади үстерүгә күп көч куйды. Шәкертләре – милләтебезнең күренекле журналистлары, язучылары һәм галимнәре. Аның җитәкчелегендә дистәләрчә студент диплом яклап, белгеч булуга иреште, матбугат эшенә һәм әдәбиятка гына түгел, фән өлкәсенә дә кереп китте. Казан университетының диссертацияләр яклау советы әгъзасы буларак та ул яшь галимнәргә даими булышлык күрсәтеп килде.
Илдар ага татар телен дәүләт теле хәленә үстерү юнәлешендәге җәмәгать эшләрендә бик теләп катнашты: «Мәдәни җомга» газетасында чыгып килгән «И туган тел...» кушымтасының мөхәррире, Татарстан радиосының «Тел күрке – сүз» тапшыруында да даими автор буларак танылды. Шундый эш-гамәлләре белән ул туган телебезне тагын да баету һәм үстерү, аның сафлыгын саклау өчен көрәшнең иң алгы сафларында баруын озак еллар дәвам итте.
2013 елга кадәр Илдар ага университетның татар журналистикасы кафедрасында тулы эш вазифасында эшләде. Аннан соңгы елларда да кафедра белән араны өзмәде. Хәлен белешергә дип элемтәгә кергән чакларда, «Кирәгем чыкса, миңа йомышыгыз булса, шылтыратыгыз», ди, үзенә эш кушканны да көтеп тормый, яңа уку ярдәмлекләре, программалар эшләп тапшыра иде.
***
Остазыбызның 85 яшьлек юбилеена университетта «Авазга мәдхия» дигән аерым китабын бастырып чыгарган идек. Бу китапчык бик уникаль булып, татар сөйләмендә бер генә авазның, «Ң» авазының никадәр зур урын тотуына багышланган иде. Татарның һәр авазына багышлап менә шундый аерым китапчыклар чыгарырга һәм бу эшне авазларыбызга багышланган тулы бер серия итеп төгәлләргә теләгән иде. Кызганыч, бу зур хыялын тормышка ашыра алмыйча, арабыздан кинәт кенә китеп барды…
Аның эшләгән эшләре, ул калдырган мирас, туган телебезне саклау һәм үстерү юнәлешендә киләчәк буыннарга хезмәт итәрдәй олы хәзинә булып, татар халкының милли мирасханәсендә үзенең лаеклы урынын алды.
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала