Шаян мирас Уку өчен 2 минут

Мәзәкият базары

(Шаян мирас)

Шамил Маннапов. / Зөлфәт Хәйруллин рәсеме.
Шамил Маннапов. / Зөлфәт Хәйруллин рәсеме.

Рәхим итеге

Авыл тормышын шәһәрнекенә якынлаштыру заманы, партия тарафыннан игълан ителгән көрәш еллары. Рәис бары тик президиум атамалы өстәл артында районнан килгән «иптәш» утырганда гына сайланса да, авыл тормышы әллә ни үзгәрмәгән: сөргән, чәчкән, урган да, уңышын дәүләткә тапшырган. Көз җиткәч, уңыш хакында өскә хәбәр иткәч, яңа сайланган рәис бәйрәм итәргә ниятли. Баганага «Рәхим итегез» дип язылган такта кадаклыйлар да, юл башына утыртып куялар. Үзе кунакларны алып килергә районга китә. Кайтканда “з” юкка чыккан, баганага колхоз атларын караучы Рәхимнең абзар чистартканда кия торган итеге эленгән була.

Рәүф ИБРАҺИМОВ. Казан.

 

Унау гына калалар

(Мәктәп мәзәге)

Алтынчы сыйныфта укучы ике кыз «Әлдермешкә кайтам әле» җырын башкара. Шулчак бишенче сыйныфта укучы малай бу сыйныфта укучы малайга: – И Рафис, сез дә класста унау гына каласыз инде, – ди. – Нишләп? – Болар икесе Әлдермешкә китәбез, диләр бит…

Нурия НӘБИУЛЛИНА. Татар Казысы, Питрәч.

 

Энекәш хикмәтләре

(Чапшар авылы мәзәге)

Энем Фәнис кечкенәдән шук, тиктормас булып үсте. Бервакыт ул мәктәп бакчасын басарга керә. Аны җыештыручы булып эшләүче Вәфия апай тотып алып, муеныннан эләктереп, әти янына алып килә. Әти аңа берне тамызып ала да әйтә: «Син, малай, урлый белмәсәң, урлама!» – ди. Беркөнне иртә белән чыгып карасам, капка төбендәге эскәмияне ватып атканнар. Озакламый берәүнең бурасы үзләре яныннан күрше урамга күчүе билгеле булды. Карыйм, энекәш серле генә елмая. Фәнис иптәшләре белән урман чистартырга бара. Болар берәүнең мотоциклын, үзе күрмәгәндә, каен агачын иеп, шуның башына бәйлиләр дә, каенны ычкындыралар. Теге кеше килеп караса, мотоциклы юк. Урманнан да, авыллардан да эзләп карый, беркайдан да таба алмый. Икенче көнне эшкә килгәч, үз күзләренә үзе ышанмыйча аптырап кала, чөнки мотоциклы каен башында асылынып тора. Энекәш бу юлы да судан коры чыга, төрле маҗаралар чыгарырга ярата иде шул ул.

Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН. Балтач.

 

Кәҗәң кайда?

(Өлге авылы мәзәге)

Сугыш беткән еллар. Яше-карты авыл уртасындагы уку йортына җыела. Яшьләр газета-журнал, китаплар укый, сугыштан гарип булып кайткан ирләр чиратлашып домино суга. Закон бик кырыс. Кәҗә калсаң, партнерың белән өстәл астыннан чыгасы. Чираттагы уенда Фаиз абый авылның шук, зирәк, шаяртырга яратучы Тимергали абзыйны кәҗә калдыра. Бераз хәтере калып, ачуы кабарган Тимергали абзый, өйләренә кайтышлый туктап, Фаиз абыйның хатынына: – Сине Фаиз чакырды, бау сорады, кәҗә сатып алган, уку йортында булыр, – ди. Район үзәгенә юл күпер аша уза, ял көне булганлыктан, базарга баручылар һәм кайтучылар бихисап. Аларның сыеры да булмый, балаларга сөт булыр, дип, хатын бау тотып китә. Тик күпер тирәсендә ире дә, кәҗә дә күренми. Бу юлы Фаизләр кәҗә кала, алар өстәл астыннан чыкканда хатыны килеп кереп: – Фаиз, кәҗәң кайда? Менә бау! – ди. Ачуы кабарган Фаиз бауны тартып ала.

Габделбәр ФӘСХИЕВ. Кукмара.

 

Шамил МАННАПОВ (1938-2012)

Күрше тавыгы

(Авыл мәзәге)

Сәлмән абзый танышларына болай сөйли: – Хатын-кыз белән хатынкыз арасында аерма зур шул, җәмәгать. Әйтик, әнә, Түбән очның Гыйззелбанат апагыз көянтә-чиләген йомры иңнәренә элеп, Югары оч чишмәсенә суга бара-а-адыр да кайта-а-адыр, бара-а-дыр да кайта-а-а-адыр... (Монысын сузып, тәмен белеп кенә әйтә.) Ә минем хатын суга бара да кайта, бара да кайта. (Сәлмән абзый бу җөмләне өнәмичә генә, тиз-тиз генә әйтә.)

 

Дошманның коралы да дошман

(Сугыш чоры мәзәге)

Нәби Дәүли разведротада хезмәт итә. Бервакыт иптәше белән урман эчләтеп разведкадан кайтып килгәндә, чүт кенә бәлагә тармый кала болар. – Карале, Нәбиулла, нимес автоматы! – ди иптәше. Чыннан да, җирдә яссы дисклы автомат аунап ята. – Кагылма! Урап узыйк, Галләм, – ди Нәби Дәүли, – бәласеннән башаяк, миналанган булуы бар... – Монда кем миналасын? Партизаннар белән сугышканда төшеп калгандыр, – ди Галләм һәм автоматка итек башы белән тибеп җибәрә. Автомат якындагы агач кәүсәсенә барып бәрелә һәм... шартлап атыла! Баш өстеннән пулялар сызгырып уза. Көтелмәгән бу хәлдән кау шаган разведчиклар җиргә кап ланалар. Ушларына килеп, аягөсте калыккач, Нәби абый саксыз кыланган егетнең «колак тузына» тамызып ала да әйтә: – Кагылма, дидем бит мин сиңа, мальчишка! Күрдеңме, дошманның коралы да дошман аның!..

Сәхифәне Ләбиб Лерон әзерләде.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи