Чаллы эшмәкәре Рөстәм ӘХМӘТҖАНОВ коллекциясендәге самавырларны бүген Казанның Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) тәкъдим ителгән күргәзмәдә (0+) күрергә мөмкин. Биредәге 200 гә якын экспонат арасында ниндие генә юк. Аларның хуҗасы белән үзенчәлекле шөгыле турында сөйләштек.
– Рөстәм әфәнде, сезнең коллекциядә ничә самавыр исәпләнә? Сез аларны кайчаннан җыясыз?
– Алты йөз самавырым бар! Мин балачактан гел нәрсәдер җыям. Тумышым белән Алексеевск районының Юеш Көрнәле авылыннан. Балачактан китаплар укырга яратам, тора-бара зур гына шәхси китапханәм тупланды. Мин рус мәктәбен тәмамладым, шулай да өйдә татарча сөйләштек, татар китапларын укып үстем. Берара тәңкә акчалар, статуэткалар җыю белән кызыксынып алдым. Ә бервакыт туганыбыз Сәлимә апа: «Рөстәм, мин сиңа Әхмәтҗановлар нәселе самавырын ышанып тапшырам. Ул синдә саклансын», – дип фатыйхасын бирде. Банка формасындагы, ун литрлы матур самавырны кабул итеп алдым,әлбәттә. Шул рәвешле бу коллекциямә 2012 елда нигез салынды, беренче чорда 4-5 самавырым гына бар иде.
– Тупланмагызда хәтта XVIII гасыр самавырлары саклана икән. Аларны кайлардан табасыз?
– Күңелемә ошаганын күрсәм, сатып алам. Алар арзан тормый, әлбәттә. Кайбер коллекционерларның сирәк очрый торган самавырлар өчен миллион сум да түләргә әзер икәнен әйтә алам. Гомумән, чыгымлы шөгыль бу. Бүгенге заманда борынгы, моннан берничә гасыр элек ясалган самавырларны табу да кыен. Узган гасырның 90 нчы елларында мохтаҗлыктан интеккән халык никадәрен металлоломга тапшырды. Шундый металл калдыклары өеменнән минем дә янчелгән берничә самавыр табып алганым булды. Йөрәкне сыкратырлык күренеш иде ул.
Коллекциямдәге самавырлар арасында интернет-форумнардан сатып алынганнары, АКШ, Германия, Англия, Нидерланд, Франция һәм башка илләрдән кайтартылганнары бар. Һәркайсының үз тарихы. Әйтик, интернеттан бер немец кешесеннән сатып алган идем. Германиядә яшәүче туганым Равия ул сатучы белән телефон аша элемтәгә керде. Самавырны Россиядә яшәүче энекәше алырга тели дип әйткәч, ул кеше: «Бу самавыр сугыш вакытында Германиягә хәрби ганимәт буларак килеп эләккән. Аны бабам алып кайткан булган», – дип сөйләгән... Ә икенче самавырның тарихы болайрак: 1921 елда Идел буенда ачлык башлангач, Түбән Кама районының Ширәмәт авылында яшәүче берәү, самавырын Болгарга алып барып, бер пот онга алмашкан…
Кайбер самавырларны Казанның Гудованцев, Тинчурин урамнарындагы иске-москы әйберләр сатыла торган базарлардан таптым.
– Патша заманында самавырларны үлчәүдә үлчәп сатканнар, диләр.
– Шулай. Илнең кунакчыллык символы булып китәчәк беренче самавырлар Уралда тау-металлургия сәнәгатенә нигез салучыларның берсе булган Демидовлар заводында 1740 елларда җитештерелә башлаган.
Самавырлар гомер-гомергә кыйммәт торган. Элек ул көнкүреш җиһазы гына түгел, ә гаиләнең хәллелек, җитеш тормыш күрсәткече булган. Өстәвенә, ул кыйммәтле материал – җиз-бакырдан һәм кул көче белән ясалган. Шуңа күрә революциягә кадәр аның хакы авырлыгына карап бәяләнгән һәм бер поты (якынча 16,38 килограмм) сыер бәясеннән әллә ни арзан тормаган. Әле шул сәбәпле кайбер осталар, самавырны тагын да авырайту өчен күбрәк чуен агызып, челтәрле өлешләрен махсус калынайткан. Әмма халык бәясеннән тормаган инде. Байлар да, ярлылар да чәйне самавырдан гына эчәргә теләгән. Аннары алар гаилә ядкәре буларак балаларына, оныкларына мирас булып калган.
Хәзер коллекционерлар революциягә кадәр танылган фабрика хуҗасы Николай Маликовның самавырларын теләп ала, аның фабрикасында ясалган 15-20 самавыр миндә дә саклана. Миндә әле Пермь ягының Суксун самавырлары да бар, алар да бик борынгы санала. Арада кайда җитештерелгәне, Лондон, Париж, Берлин, Люксембург күргәзмәләрендә беренчелек яулаганын раслаган медаль штамплары бастырылганнары да шактый.
– Коллекциягездәге самавырларның төрлелегенә, аларның формаларына, нинди чималдан ясалганына никадәр игътибар бирәсез?
– Самавырлар гадәттә 3, 5, 8, 12 яки 15 литрлы күләмдә, «рюмка», «шар», «карбыз», «мичкә», «пуля», «лалә», «ваза» һ.б. кебек формаларда була. Заманында алар Тулада гына да 150 дән артык төрдә ясалган. Хәзер дә ниндие генә юк. Коллекциямдәге сирәк үрнәкләрнең берсе – декоратив тоткычлы «Виноград тәлгәше» дип аталган самавырны бик ошатам! Башкаларын да инде... Томшыгына савыт эленгән әкияти кош яки бронзадан коелган тавык тәпиле йорт формасындагы да кызыклы үрнәкләр... Чималга килсәк, алар җиз, бакыр, томпак, мельхиор, хәтта чиста көмештән, кайчак чуеннан гына да ясалган булырга мөмкин. Казанның Уникаль осталык үзәгендәге күргәзмәгә коллекциямдәге металл чәйнекләр, поднослар, бронзадан эшләгән антик формадагы сәгатьләр, антиквар лампа, савыт-сабаларны да куйдым. Патефонны кабызып, көйләр яңгыратам. Килгән кунаклар биеп тә ала. Бигрәк тә мәктәп балаларына биредә кызык.
Алтын кебек ялтырап торган самавырыма, Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлап, бөек шагыйрьнең сурәтен һәм «Туган тел» шигыреннән өзек уеп яздырдым. Раритет экспонатлардан – Дагыстаннан, шулай ук күрше Әрмәнстан, Үзбәкстан, Казахстан илләреннән кайтартылганнары да игътибарны җәлеп итә. Иң авыры – 15 килограммлы, ул бронзадан ясалган.
– Аларның барысы да төзекме? Төзекләндерү самавыр бәясеннән кыйммәткәрәк төшә, диләр.
– Әгәр борынгы металл савыт ярылган, чатнаган икән, төзәтү аңа күбрәк зыян китерәчәк, ямен җибәрәчәк, шуңа күрә аларны төзекләндермичә саклавың хәерлерәк. Борынгы ядкәрләрнең тарихи формасы саклануын ошатучылар күбрәк тә әле. Мәсәлән, мин бит бу ядкәрләрне сату белән шөгыльләнмим. Әйтик, кайберләрен якын дусларыма бүләк итәргә мөмкинмен. Ә болай берничәсен генә төзәттердем. Әле андый осталарны табу да кыен, булганнарына исә зур чират.
– Рөстәм әфәнде, мөмкинлек булса, хосусый музеегызны ачар идегезме?
– Ачар идем, әлбәттә. Рәсми рәвештә бу тәкъдимемне Татарстанның Мәдәният министрлыгына да җиткердем. Минем коллекциядәге экспонатлар – тарихи ядкәрләр.
Тула самавырлары музеенда булганым бар. Касыйм шәһәрендәге бер шәхси проект – Рус самавыры музеен барып карадым. Мондый музейларда кызыклы мәгълүмат күп. Кайбер илләрдә чиста алтыннан һәм кварцтан ясалган самавырлар да саклана икән. Аларга хәтта һәйкәлләр дә куелган. Әйтик, Азәрбайҗанның – Хачмас, Төркиянең Вай каласында. Ә Иранның борынгы Боруджерд шәһәрендә урнаштырылган 3 мең литр су сыйдырышлы самавырның авырлыгы якынча 2 тонна, биеклеге 4,2 метр тәшкил итә. Кытайның Датун шәһәрендәге бронзадан коелган, шулай ук якынча 2 тонна авырлыктагы хо-го су савытының биеклеге – 5,17 метр. Россия рекордлар китабына күз салсаң – анда 2014 елда Пермь остасы А.Новокшонов тарафыннан ясалган 555 литрлы самавыр кертелгән. Ә иң кечкенә самавырны Е.Калинников гади уймактан ясаган: 16 граммлык савытта 4 миллиграмм су кайнатырга мөмкин икән.
Сүземне йомгаклап әйткәндә, коллекция туплау – бик мавыктыргыч шөгыль. Бу нисбәттән үз оныкларымда да кызыксыну күрәм. Гаиләбездә, әлбәттә инде, хуш исле чәйне борынгы самавырда кайнатып эчү гадәте бар.
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала