Республикада Уку өчен 2 минут

Фәндә тирән эзе калды

Казан гыйльми җәмәгатьчелеге күренекле этнограф, тарих фәннәре кандидаты Рәүфә Уразманованы (1936-2026) соңгы юлга озатты.

Рәүфә Кәрим кызы Уразманова./ Фото - гаилә архивыннан.
Рәүфә Кәрим кызы Уразманова./ Фото - гаилә архивыннан.

Озату мәрасимен Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов алып барды. «Рәүфә Кәрим кызы фәндә, тормышта тирән эз калдырды. Соңгы елларда татар халкының гореф-гадәтләрендә исламның урынын бик тирәнтен өйрәнде. Аның хезмәтләре киләчәктә дә әһәмиятен югалтмас. Мин аны аспирант чагымнан хәтерлим, - дип, ул аның асыл сыйфатларын барлады. - Ул актив, зур энергияле, шат күңелле кеше иде. Беркайчан төшенкелеккә бирелеп йөрмәде, аралашу өчен һәрвакыт ачык иде. Яшенә, статусына карамастан, мөрәҗәгать иткән вакытта ярдәм кулы сузмыйча калмады. Моның өчен аңа бик зур рәхмәт яусын!»

– Мин әле кичә генә корбан чалу йоласын өйрәнү максатында якындагы берничә авылда булып кайттым. Шунда юлда барганда Рәүфә Кәрим кызының бу хакта язган тәфсилле язмасын укып бардым. Ул бик зур фәнни мирас калдырды, - дип, КФУның археология һәм этнология кафедрасы доценты Елена Гущина галимәнең университет мөгаллимнәре өчен дә үз кеше булганлыгын җиткерде. – Ул безнең этнологларга, этнографларга даими ярдәм итеп торды, яшь галимнәрне әзерләргә булышты. Әле ул һаман төрле идеяләр белән янып яшәде. «Күзләрем яхшы күрсә, әле тагын әллә нәрсәләр эшләргә өлгерер идем», - дип сөйли иде.

– Милләтнең көчен милләт хадимәләре билгели. Без бүген зур галимәбезне соңгы юлга озатабыз. Рәүфә ханым татар темасын Россия, дөнья күләмендә күтәреп, татар милләтенә һәйкәл куйды. Татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнеп-барлап, аны киләсе буыннарга мирас итеп калдырды. Ул мирас бүген көнкүрмешебездән югалып бара. Аның хезмәтләрендә татар Атлантидасы бакча кебек чәчәк атып утыра, - дип, КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Миләүшә Хәбетдинова галимәнең табышларын халыкка мөмкин кадәр киңрәк җиткерергә өндәде. - Әлеге хезмәтләрне интернет мәйданнарына куеп, төрле телләргә тәрҗемә итеп, Рәүфә Кәрим кызын, шул исәптән үзебезне мәңгеләштерергә тиешбез. Без милләт булып формалашканбыз, тарихта үз йөзебез, үзенчәлекле мәдәниятебез, шундый зур галимнәребез бар.

Мәскәүдә нәшер ителгән китап.
Мәскәүдә нәшер ителгән китап.

– Рәүфә Кәрим кызының вафаты көтмәгәндә булды. Әле ике көн элек кенә йөреп керергә чыккан булган. Ул бик хәрәкәтчән, позитив, оптимист кеше иде. Безгә алмашка килүче яшь галимнәр аның хезмәтләренә зур бәһа бирер, - дип, тарих фәннәре кандидаты Розалина Мусина мәрхүмәнең ярдәмчеллеген искә төшерде. - Безнең этнология бүлегенә аспирант, яшь хезмәткәр яки башка төбәкләрдән галим-голәма эш сәфәренә килсә, ул аларны үз канаты астына алырга тырышты, кирәкле әдәбиятны табып бирде, белгәннәре белән уртаклашты. Кичә вафат булуын ишеткәч, бу хәбәрне Россия төбәкләренә, Кыргызстанга, Каракалпакстанга тараттым.

– Безнең бүлек хакында иҗади бүлек дип сөйлиләр иде. Бүлегебезнең тоткасы, һәрвакыт кайгыртып, дәрт-көч биреп торучысы Рәүфә Кәрим кызы булды. Академик эшчәнлектә, экспедицияләр барышында ихлас, җылы мөгамәлә булганга, безнең бүлекне этнографлар гаиләсе дип йөртәләр иде, - дип, тарих фәннәре докторы Лилия Сәгыйтова галимәнең гаилә җанлы булуын сагынып искә алды. – Бүлегебез оештырган чараларга килгәннәр яхшы, күңелле хис-тәэсирләр белән кайтып китә иде. Кайбер кичәләрдә җырлап-биеп тә ала идек. Бер-беребезнең гаиләләрен белә-аралаша идек. Без зур фәнни гаилә булып яшәдек. Ул безне берләштереп торды.

– Илле тугыз ел буе ул әни генә түгел, минем якын дустым, сердәшем булды. Мөгаен, унике яшьтәндер, без аның белән әниле-кызлы гына түгел, ахирәтләр булып, бер-беребезне ярты сүздән аңлап яшәдек, - дип, мәрхүмәнең олы кызы Гөлнара Уразманова әни белән бала арасында була торган сирәк дустанә-җылы мөнәсәбәтләрне бәян итте. - Ул ел саен 15 нче майдан башлап экспедициягә җыена иде. Безнең гаилә тормышы аның экспедицияләренә җайлап алып барылды. Әни экспедициягә китсә, без балаларны әбигә җибәрәләр иде. Ул кырык ел экспедицияләрдә йөрде. Болар бөтенесе әле дә минем күз алдымда. Күзләре начаррак күрә башлагач, сиксән яшендә генә ул академик тормыштан читләште, эшеннән китте. Минем барча дусларым белән тату мөнәсәбәттә иде. Аның юбилейлары минекенә караганда күпкә колачлырак булды. Ул безгә ирек-иркенлек бирде. Бернәрсә белән дә диярлек чикләмәде. Менә бер тәүлек кенә чирләп ятты да китеп тә барды…

– Без Рәүфә Кәрим кызы белән 1972 елны экспедициягә чыктык. Ул вакытта мин өченче курсны гына тәмамлаган идем. Шуннан соң гомер буе бергә йөрдек. Өлкән галимнәрдән Йолдыз Мөхәммәтшин, Рәмзия Мөхәммәдова, Светлана Суслова шактый күп материал җыеп калды. Без ул заманда 500 дән артык татар авылында булдык. Хәзер инде әлеге материалны җыеп булмый. Ул буын китте. Рәүфә ханым үз эшен бик яхшы һәм төгәл эшләде. Ул яхшы җыючы иде. Шуңа күрә аның материаллары, чыгарган китаплары тарихи яктан бик әһәмиятле. Ул материалларны эшкәртеп яңа китаплар чыгарып була әле, - дип, тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналы баш мөхәррире Дамир Исхаков мәрхүмәнең хезмәтләрен югары бәяләде. – Соңгы дәвердә аның хезмәтләреннән иң саллысы – Мәскәүдә нәшер ителгән «Татары» дигән фирүзә тышлы яхшы китап. Әлеге хезмәтне нәшер итү өчен шактый озак Мәскәүдә йөреп, ул аны төгәлләде һәм бастыруга иреште. Халык моны аңлап бетерми. «Тегесе-монысы артык, кирәк түгел», - дип, Мәскәүдә каршы торучылар аз түгел иде. Безнең киңәш-тәкъдимнәрне төгәл үтәп, һәр абзац өчен диярлек көрәшеп, китапны бастыртырга өлгерде. Без алты томлык тарихи-этнографик картаны чыгарырга да өлгердек. Аңа минем дә хезмәтем керде. Китапны кулга алуга, Рәүфә ханымның өлеше шундук күренә: бер томы – аныкы. Ул биштәр асып, авылдан-авылга материал җыеп йөргән соңгы могиканнарның берсе иде. Инде миңа да чират җитә дип уйлап куйдым.

Җеназа вакытында. / Р.Минһаҗ фотосы.
Җеназа вакытында. / Р.Минһаҗ фотосы.

– Рәүфә Кәрим кызын мин 1974 елдан беләм. Мин ул вакытта аспирантурага килгән генә идем. Без аның белән Тел, әдәбият һәм тарих институтында - 19 ел, Тарих институтында 16 ел бергә эшләдек. Ул бер дә үзгәрмәгән кебек: һаман хәрәкәттә, тиктормас булды. Яңа бәйрәмнәр, кызыл туйлар турында телевидениедә бергә чыгыш ясарга туры килде. Атеистик тапшыруларда катнашсак та, Аллаһ юк, дип әйткәнебез булмады. Кызганыч, татар фәненең тагын бер йолдызы сүнде. Өлкән буын китеп бара, - дип, фәлсәфә фәннәре докторы Фәрит Солтанов өлкән буын галимнәргә яшь алмаш булырмы дигән борчылуын җиткерде. – Дөресен генә әйткәндә, безнең этнографлар калмады инде. СССР заманында бездә генә булган татар иҗтимагый фикер тарихы дигән юнәлеш тә юк инде. Әлеге дә баягы Мәскәүдә чыккан «Татары» хезмәтен генә алыйк. Халык тарихын җыю-язу – авыр эш бит ул. Менә хәзер иркенлек бар. Әмма элекке кебек йөрүчеләр юк. Аның сүзе үтә, русчаны яхшы белә, үҗәтлеге дә бар иде. Җыелышларда да үз сүзен торып әйтергә кыенсынмады. Бүген академик, фундаменталь галимнәребезнең берсен озатабыз.

Җеназа намазын башкалабыздагы «Гаилә» мәчете имамы Әмир хәзрәт Исмәгыйлев укытты. Мәрхүмәнең җәсәде Мирный бистәсе зиратында гүргә иңдерелде.

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи