Сүзебез Казанны гына түгел, татарлар яшәгән барлык төбәкләрне дә дини һәм дөньяви китаплар белән сөендергән бертуган Кәримовларның игелекле гамәлләре турында булыр. Алар бастырган китапларны бүген дә кадерләп саклыйлар, алар төзеткән биналардан бүген дә рәхәтләнеп файдаланалар, аларны үстереп биргән авыл бүген дә гөрләп яшәп ята.

Казанның Париж коммунасы һәм Габдулла Тукай урамнары чатындагы бертуган Кәримовлар типографиясе бинасы.
Сембер губернасындагы зур гына татар авылында яшәүче Минһаҗетдин Кәримовның ике улы – Шәрифҗан белән Мөхәммәтҗан Казанга яшьли килә. Ул чакта да ата-ана баласын кеше итү өчен калага җибәрү ягын карагандыр, күрәсең. Байларга приказчик булып урнашкан үсмерләр, тора-бара бу эшнең рәтенә төшенеп, үзләре дә сәүдә эшенә керешеп китә һәм шактый ук уңышларга да ирешә. Егетләр Казанда яхшы аты таралган мәгърифәтче, зур галим Шиһабетдин Мәрҗани җитәкләгән мәдрәсәдә уку җаен да таба. Бу аралашу аларның дөньяга карашын формалаштыруда зур роль уйнагандыр дип уйларга кирәк. Нәкъ менә мәдрәсәләрне тормышка ярашлы итеп яңача үзгәртеп кору тарафдары булган Шиһаб хәзрәт бертуган Кәримовларга милләткә хезмәт итү чарасын табарга ярдәм итә дә инде. Бу урында тора-бара тол калган Шәрифҗанның укытучысы Шиһабетдин Мәрҗанинең туганнан туган сеңлесенә өйләнүен дә әйтергә кирәктер.

Кәримовларның сәүдә рекламасы.
Моңарчы Казан, Мәкәрҗә, Минзәлә ярминкәләрендә татар китаплары белән уңышлы гына сәүдә иткән Шәрифҗан белән Мөхәммәтҗан үз типографияләрен булдырырга ниятли. Моның өчен алар Казанда Печән базары урамы чатындагы Апанаевларның ике катлы кирпеч йортын сатып ала. Шулай итеп, 1900 елның 1 мартында Казанда фәкать татар китаплары гына бастыру белән шөгыльләнүче беренче хосусый типография барлыкка килә. Шул ук елны алар 36 исемдәге татар китабын, ярты миллион тираж белән бастырып, бөтен Россия буенча тарата башлый. Китапка сусаган татарларның ихтыяҗы торган саен артканны күреп-белеп торган сәүдәгәрләр бу эшне тулы көченә җәелдерү өчен үз йортларына терәп тагын бер өч катлы типография бинасын җиткерә. Шул рәвешле Казанда моңарчы күрелмәгән татарча китап бастыру һәм сату комплексы барлыкка килә. Бүгенге тел белән әйткәндә – зур медиахолдинг. Ике бертуган бу вакытка инде өченче туганнарын – Хәсән энекәшләрен дә үз эшләренә өйрәтеп җиткергән була. Аны үз чиратында сәүдә офыкларын тагын да киңәйтү өчен Уфага җибәрәләр. Аңа бертуган Кәримовларның сәүдә йорты урнашачак тиңе булмаган универмаг төзетү эшен йөклиләр. Үгезне мөгезеннән тотарга күнеккән өч бертуганның тырышлыгы белән ике ел дигәндә Уфаның тып уртасында өч катлы мәһабәт бина барлыкка килә. Тагын да бүгенге заманга кайтып, бу тиңе булмаган бинаны хәзерге зур сәүдә йортлары масштабы белән чагыштырып булыр иде. Биредә һәркем күңеленә хуш килгән теләсә нинди товарны сайлау бәхетенә ирешә алгандыр. Билгеле инде, заманасына күрә бик модалы саналган әйбер-сәйберләр белән беррәттән, татарлар өчен кадерле саналган дини, фәнни-публицистик һәм әдәби китаплар да сатыла башлый.

Уфадагы бертуган Кәримовлар салдырган универмагның тарихи сурәте.
Китап бастырып таратуның күләмен арттыру өчен, бертуган Кәримовлар чит илләрдән заманча типография станоклары кайтарта, үзләрендә хәреф кою цехын да булдыра. Әлбәттә инде, күп итеп һәм арзанлырак китап бастыру өчен кәгазьнең дә арзанлырагын файдаланган остарган сәүдәгәрләр. Монысы да замана таләбе. Ләкин соңрак мондый эш әмәле аларның көндәше булып җитлеккән Харитонов басмаханәсенә, сыйфатлы һәм затлы китаплар бастырып, татарлар арасында зур танылу китерәчәк сәбәпкә әверелә. Кайбер тарихчылар раславынча, Кәримовлар бу хәлдән чыгуның да бик җайлы ысулын таба – үзләренең «Кояш» газетасында мөхәррирлек вазифасын башкарган танылган язучы Фатих Әмирханның Харитонов басмаханәсеннән сатуга чыккан Коръән китабындагы хаталар турында усал гына язмасы белән көндәшләренең язмышын үзгәртерлек шау-шу куптаралар. Хатадан беркем дә хали түгел. Үзләренең типографияләрендә 13 мәртәбә басылып сатуга чыккан Коръән китапларында да андый гына хаталарның китү ихтималы зур булгандыр. Әмма рус фамилияле кешенең Коръәндә хата җибәрүен бу очракта зур сәясәткә әверелдерәләр. Нишләмәк кирәк, Тукаебыз әйтмешли, базар бит ул – анда исә «берсе алдый шунда, берсе алдана».
Әлеге тарихи фактның тәэсирен бераз йомшарту өчен, бу урында бертуган Кәримовларның татарлар өчен генә түгел, ә казах халкы өчен дә бик зур күләмдә китаплар бастыруын искә алып китү урынлы булыр. Дөрес, ул чакта төрки халыкларның күпчелеге татар телендә басылган китапларны тәрҗемәсез дә аңлый алганнар аңлаулыкка. Ләкин бу очракта Кәримовлар казах халкының китап басу эшенә нигез салып, дини китаплардан тыш, «Казахча-русча сүзлек», «Казахча әлифба», «Казахча дөрес язу кагыйдәләре» кебек милли мәгарифне үстерүгә юнәлдерелгән фәнни китаплар да чыгара. Моңа тагын, казах әдипләренең телдән-телгә күчеп яшәгән тарихи әсәрләре белән бергә, яшь каләм ияләренең китапларын үз хисапларына бастыруларын да өстәсәң, тугандаш Казахстанда Кәримовлар нәшер иткән китапларның бүген музейларда кадерләп саклануының сәбәбе аңлашыладыр.
Бу игелекле эшнең масштабын күзаллау өчен тагын бер генә сан – «Матбагаи Кәримия»дә казахлар өчен махсус 115 исемдәге китап басылып таратылган.
Моңарчы тиңе булмаган шундый эшләре янәшәсендә бертуган Кәримовларның тагын бер тарихка кереп калган гамәлләрен дә искә төшерми ярамас. Татар зыялылары арасында кайнашып яшәгән Шәрифҗан белән Мөхәммәтҗан, милләт дип җан атучы тагын бер тарихи шәхесебез — Әхмәтһади Максуди киңәшен тотып, Казанда беренче мөселман китапханәсе өчен зур гына бина һәм шунда уку өчен 465 данә китап бүләк итеп бирә. Тора-бар бу китапханә кала халкының яратып йөри торган урынына әверелә. Соңрак Мулланур Вахитов исемен йөрткән ул китапханәдә танылган татар драматургы Мирхәйдәр Фәйзи дә эшләячәк әле.
Тормыш шулай җайлы гына, планлы гына барганда дөньяның астын-өскә китерәчәк Октябрь революциясе булып куя. Моның ахыры хәерле булмаслыгын яхшы аңлаган Кәримовлар, үз көчләре белән булдырган мал-мөлкәтләрен ташлап, илдән үк чыгып киткән (китмәгәннәрне һәм китеп өлгерә алмаганнарны нинди язмыш сагалаганын барыбыз да белә). Кай тарафка икәнлеге бүген дә ачыкланмаган килеш кала бирә.
Гомерләрен милләткә хезмәт итүгә багышлаган бертуган Кәримовларның язмышын ачыкларга тырышып, мин аларның туган авыллары – бүгенге Ульяновск өлкәсендәге Зур Чирекле (кайбер чыганакларда Черкиле) белән элемтәгә кердем. 400 елдан артык тарихы булган авылда бүген дүрт мәчет эшләп тора икән. Урта мәктәпләрендә 330 бала укый, яңа балалар бакчасы салынган, өч ипи пешерү цехы, өч такта яру цехы, сигез кибет, кунакханә... Кыскасы, тулы канлы тормыш белән яшәп ята Пермь өлкәсенә орынып торучы татар авылы. Кәримовларга туган тиешле Нәсиха ханым мәктәптә укытучы булып эшли икән. Ләкин ул да данлыклы Кәримовларның язмышы турында бер генә дә яңалык әйтә алмады.
Эзләнә торгач, суга төшкәндәй юкка чыккан бертуган Кәримовлар турында бер истәлеккә юлыктым. Ул истәлек Уфада басылып чыккан китапка кереп калган. Бөек Ватан сугышында катнашып, фашистларга әсирлеккә эләккән Имаев истәлеге ул. Бу хакта аның улы – хәрби хирург Әхсән Имаев болай дип язган: «Сугыштан соң әтием халыкара лагерьда үз иленә җибәрүләрен көтеп ятканда АКШ полковнигы дәрәҗәсендәге Кәримов фамилияле берәү алар утырган камерага кереп: “Монда кайсыгыз Уфадан?” – дип сорый. Шуннан соң ул әтидән: “Мин синең якташың булам. Анда минем универмаг ни хәлдә?” – дип кызыксына. Әти аннан нинди универмаг турында сүз барганын сорагач, ул: “Кәримовлар универмагы”, – дип җаваплый. Әтием, әлбәттә, гаҗәпләнеп: “Нишләп сезнеке булсын ул, 1917 елда ук революция булды, хәзер 45 нче ел бит инде”, – ди. “Юк, ул минеке”, – ди полковник. Әти универмагның хәзер дә эшләп торуын әйткәч, полковник якташын шоколадлы зур торт алып килеп сыйлый. Аннары үзенең йөртүчесе белән, “Виллис” джибына утыртып, ике айга Италия һәм Франция буйлап сәяхәткә чыгарып җибәрә. “Сталиныгызның “Бездә әсирләр юк, сатлыкҗаннар гына бар” дигән сүзләрен яхшы беләсеңдер, сине үз илеңдә нәрсә көткәнен дә яхшы аңлыйсың”, – дип үзе белән Америкага китәргә күндермәкче була. Моңа каршы әтием: “Мин китәлмим шул, Чакмагыштагы әниемнең коймалары җимерелгән, бәрәңгесен дә утыртасы бар”, – дип, баш тарткан». Әдәби әсәргә нигез булырлык ике татарның очрашуы менә шулай була.
Димәк, Кәримовлар АКШта да югалып калмаган булып чыга. Ә инде Уфада калган универмагка килгәндә, ул бүген дә исән. Шундый матур, истәлекле бинаның өстенә моннан егерме еллар элек тагын бер этаж өстәп салып, аның камил кыяфәтен генә бозганнар. Нишләмәк кирәк, без бит күбрәк җимерергә, юкка чыгарырга өйрәнгән кавемнең дәвамы.
Татарларга һәм тугандаш казах халкына 20 миллионнан артык китап бастырып тараткан бертуган Кәримовларның типография бинасы, шөкер, үзенең диварларын гына түгел, ә башлангыч кыяфәтен дә саклаган килеш, Казандагы тарихи биналар белән беррәттән, калабызга ямь биреп торуын дәвам итә.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала