Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары»н укып, кайсы гына малайның абага чәчәген күрәсе, шуны кулга төшереп, башкаларның үтә яшерен серләрен беләсе, дус күрмәгәннәрнең котын аласы, якын иткәннәрне һич тә көтмәгән чакта сөендерәсе килмәгән икән?! Шигем юк: китап укырга яраткан хәзерге заман балаларының да күңелләренә канат куядыр, күпләрне әсәрләндерәдер бу әсәр.

Мәктәп мөгаллимнәре һәм МХОга ярдәм итүче ханымнар белән Сугышчан дан музеенда.
Дәхтәрни–Ялгаш–Татар Кынадысына сәфәр
Пенза өлкәсендәге Кузнецк районының Татар Кынадысы авылы мәктәбен гизеп, музейлары белән танышып йөргәндә күңелгә шундый уйлар килде. Дөрес, Гаделша (әдипнең тулы исеме) Кынадыда берничә ел гына укый, анда башлангыч мәктәпне тәмамлый алмый. Гаилә Самара өлкәсенә күченә. Табигый, кая гына күченсәң дә, китсәң дә, әти-әнигә, милләткә, туган туфракка, илгә мәхәббәт кендек каны тамган, тәгәрәп-аунап үскән җирдә бөреләнә. Ул хис-тойгылар, очын табып булмаслык уйлар, дөньяны танып белүдәге беренче адымнар булачак әдипләрнең тора-бара языласы әсәрләренә керми калмый. Әдипләрнең туган ягы, беренче чиратта, шунысы белән кадерле.
Менә без, «Безнең мирас» журналы әһелләре, быел җәен, ягъни 26-27 июнь көннәрендә шушы туфракта – Дәхтәрни авылы янәшәсендә уздырылачак бөтенроссия татар авыллары Сабан туе уңаеннан, укучыларыбызны да таныштырыйк дип юлга чыктык. Хәер, бу очракта Дәхтәрнине генә атау дөрес булмас. Ялгаш, Кынады авылларын да телгә алу мәслихәт, чөнки әлеге өч авыл бер-берсенә тоташкан дияргә мөмкин. Халык белән якыннанрак танышкач, биредә җирле эшкуар Ринат Әбүзәров башлаган киң колачлы төзелеш-корылмалар – рухи-мәдәни үзәк сафка баскач, бу якынлык тагын берничә башка күтәреләчәк әле дигән нәтиҗә ясадык. Сүз уңаеннан, әлеге якның бер үзенчәлеген әйтеп китик: җирле халык язны – «яз башы», җәйне «яз» дип атый икән. Димәк, халык Сабантуйны борынгы замандагыча «язын» бәйрәм итәчәк. Хәер, инкыйлабка хәтле, әле узган гасырның утызынчы елларында да халкыбыз Сабан туен май башында бәйрәм итә торган булган.
Җирле сөйләшкә, авыл тарихына кереп киткәч, тагын бер кызыклы фактны искә төшереп үтик. Тарихчылар язуына караганда, Хөсәен Ямашевның әтисе Минһаҗетдин Ямашев Казанга шушы Дәхтәрни авылыннан күчеп килгән. Ә менә Дәхтәрни авылы мәчете имам-хатыйбы Фәнүс хәзрәт Бикмаев: «Авыл картлары безгә бүтәнчәрәк – Ямашевлар Дәхтәрнидән түгел, Ялгаштан күчеп киткән; Хөсәен Казанда түгел, Ялгашта туган, дип сөйли иде», – дип белдерде. Шунысы да бар: Минһаҗетдин дүртенче буын бабасының исемен – Ямашны (яңгырашлы дип кызыкканмы, морза нәселе дигәнме) фамилия итеп соңрак алган икән. Тарих фәннәре докторы Фрид Рәшитов 2020 елны Саратовта басылган «Татарские села на вершинах Труёва и Канадея: очерк истории» дигән китабында бу уңайдан: «Минһаҗетдинның әтисе Хәсән Сәнҗәп улы Абдуллин буларак мәгълүм», – дип яза. Инкыйлабка хәтле әлеге авыллар Саратов губернасына караган. «Шәт, метрика кенәгәләрендә Хөсәен Ямашевның бабалары хакында тәгаен мәгълүмат булмый калмас, төбәк тарихын өйрәнүчеләр бу хәлгә ачыклык кертер. Әлбәттә, берәр урамга исемен биреп, бюстын куепмы, туган ягыбызда Хөсәен Ямашев исемен мәңгеләштерү турында да уйларга кирәк», – диде әлеге җәһәттән Татар Кынадысы урта мәктәбе директоры Наил Байбиков.

Татар Кынадысы мәктәбе директоры, Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәриятенең Кузнецк районы бүлеге башлыгы Наил Байбиков.
Бер мәктәптә – биш музей
Татар Кынадысы мәктәбенә аяк басуга иң куандырганы шул булды: монда татар мохите хөкем сөрә. Балалар үзара татарча сөйләшә, олысы-кечесе: «Исәнмесез!» – дип исәнләшә.
Мәктәп тарихыннан шунысы гыйбрәтле: 1864 елгы реформадан соң, земство идарәсе әлеге өч авыл өчен уртак уку йорты булыр, дип, кирпечтән мәктәп салдырмакчы була. Хәтта авылга кирәк кадәр кирпеч китерәләр. Тик авыл картлары, кирпечләрегезне алып китмәсәгез, ватабыз, дип, бу нияткә каршы чыга. Земство мәктәбен күршедәге Ульяновка авылында салалар. Ихтимал, картлар әлеге гамәлне авыл халкын урыслаштыру максатыннан эшләнә дип кабул иткән. Инкыйлаб алдыннан авылда биш мәчет, бер мәктәп булган. Гадел Кутуй музеендагы мәгълүматларда: «Әлеге башлангыч мәктәпне морза Кутуев салдыра. Аның Самара өлкәсендәге Алексеевка авылында – сукно фабрикасы, Татар Кынадысында кибете була», – дип язылган. 1912 елны Нурмөхәммәт Кутуевның (Гаделшаның әтисе), гаиләсен алып, Алексеевкага күченүе тиктомалдан гына булмаган, сәламәтлеге какшап киткән Нурмөхәммәткә туган тиешле морзалар фабрикада җиңелрәк эш тәкъдим иткән, күрәсең. Хәер, тора-бара Нурмөхәммәт агайлар анда үз эшләрен ачкан. «Әтисе белән абыйлары күн иләү, сабын кайнату, дегет куу кебек эшләр белән шөгыльләнүче остаханә оештырып җибәрә», – дип хәбәр ителә әлеге чыганакларда.


Гадел Кутуйның шәхси әйберләре – мәктәп музеенда кадерле ядкяр.
1926 елны авылда яңа мәктәп салына. Дөрес, ул да гадәти авыл йортыннан әллә ни аерылып тормый, күп баланы сыйдыра алмый. 1933 елны башлангыч мәктәп җидеьеллык крестьян яшьләр мәктәбе дип үзгәртелә. Әлеге класслар элекке мәчет бинасында белем ала. Анда ике бишенче класс, алтынчы һәм җиденче класслар шөгыльләнә. 1940 елны мәктәп Ялгаш авылына күчерелә, Кынадыда башлангыч мәктәп кенә кала. Дөрес, бу хәл озак дәвам итми. 1963 елны инде Кынадыда сигезьеллык мәктәп ачыла. Бу юлы инде мәктәп карамагына инккыйлабтан соң укыткан, репрессия елларында кулга алынып атылган Али Мостафин йорты бирелә. Укучы балалар күп булу сәбәпле, 1968 елны аңа – агач янкорылма, 1971 елны кирпеч янкорылма өстәлә. Әле бу вакытта балаларга элекке дүрт мәчет бинасында да белем бирәләр. 1975 елны мәктәп унъеллык итеп үзгәртелә. Ул елларда укыту, сыйныф бүлмәләре җитмәү аркасында, ике, хәтта өч сменада оештырыла. Әлеге кыен хәлдән чыгу өчен, яхшы, зур мәктәп төзү ихтыяҗы туа. 1992 елны укытучыларның һәм укучыларның хыялы тормышка аша: 689 балага исәпләнгән ике катлы кирпеч мәктәп сафка бастырыла. Нишлисең, заман җилләре – советча яшәү рәвешеннән баш тарту, колхозларны таркату, эш урыннары калмау Кынадыны да урап узмый. Бүген авыл мәктәбендә 210 бала укый.
Бер яманның бер яхшысы булмый калмый, дигәндәй, бушап калган биш бүлмәдә укучыларның сәламәтлеген кайгырту һәм тергезү үзәге ачыла. Анда дәвалау физкультурасы, физиотерапия, массаж, теш дәвалау, табиб кабинетлары оештырыла; бер-бер артлы Г.Кутуй музее, Сугышчан дан музее, «Татар йорты» этнография музее, РФ герое Җәфәс Яфаров музее, Татар мәдәнияте музее булдырыла.
Татар теле укытучылары Венера Юмакаева белән Венера Рәхмәтуллина авыл тарихы белән таныштыруны, табигый, Гадел Кутуй музееннан башлады. Анда әдипнең шәхси әйберләре, туганнарының, фикердәшләренең истәлекләре саклана, язучы тормышыннан шактый кызыклы мәгълүматлар китерелә.

Бөек Ватан сугышы ветераны Нурали Ханзафаров.
Өч үлемнән котылган
Сугышчан дан музее аеруча бай. Авылдан 317 кеше сугышка алынган. Аларның яртысыннан артыгы әйләнеп кайтмаган. 68 кеше, яраланып кайтканга, озак яши алмаган. 108 кеше хәбәрсез югалган. Музейга аларның фотосурәтләре, документлары, бүләкләре куелган.
Биредә аерым әһәмияткә ия документ – Бөек Ватан сугышы ветераны Нурали Ханзафаровның мәктәп елларыннан алып барган (латин хәрефләре белән татарча язылган), сугышны үткән көндәлеге саклана. Ләкин ул көндәлек тулы түгел. Анда шәхси тормышына гына түгел, авыл яшәешенә кагылышлы шактый гыйбрәтле, кызыклы мәгълүматлар теркәп калдырылган. Көндәлектәге беренче язу 1927 елга карый, соңгы язу исә 1943 елның 27 июнендә теркәлгән. Көндәлектән күренгәнчә, Нурали мәктәпне 1936 елны тәмамлый. Ул, Ульяндагы татар педагогия техникумына керергә уйлап, документларын тапшыра. Тик соңрак – 1936 елның 22 августында, – кире уйлап, документларын ала да Урта Азия якларына эшкә китә. Әмма Нурали Ташкентта эш таба алмый һәм, туган ягына кайтып, эшкә урнаша. Армиягә китәр вакыты җиткәч, элемтәче белгечлеге ала. 1939 елның башында ул, хәрби ант кабул иткәч, телеграф элемтәсе бүлеге командиры итеп билгеләнә. Хәрби хезмәтен тәмамлый алмый, сугыш башлана. Элемтә чыбыгын озак тартып йөрергә туры килми аңа, политрук итеп билгеләнә. Хәер, бу вазыйфа да ансат түгел: яугирләрнең сугышчан рухын даими күтәреп тору, һөҗүмгә дәшү – политрук җилкәсендә. Дәһшәтле сугыш юлларын кичә-кичә, Берлинга кадәр барып җитү насыйп була аңа. Нурали Ханзафаров сугыштан соң да идеология, мәдәният өлкәсендә хезмәт куя.

Бөек Ватан сугышы ветераны Хәнәфи Хәбибуллин.
Кынады егете Хәнәфи Хәбибуллинның сугышчан юлы аеруча гыйбрәтле. Ул 1941 елның 19 маенда Кызыл Армия сафларына алына. Бер айдан сугыш башлана. 1942 елның 17 августында Сталинград янында барган сугышларда, кулы каты яраланып, тоткынлыкка төшә.


Абдулла Яббар улы Мансуров һәм аның капсула-патроны.
Әсирлектә чагында Газраил фәрештә якасыннан өч мәртәбә эләктерә. Фашистлар, артык мәшәкать, дип, яралыларны сафтан читкә чыгарып атып үтерә. Шуңа күрә сугышчылар яраланганлыкларын сиздермәскә тырыша. Хәнәфи исә яралы кулын биленә бәйләп куя. Лагерьга илтеп япканда инде кулында гангрена башланган була. Украинада буламы бу хәл, Беларусь җирендәме – анысын төгәл генә исенә төшерә алмый. Әсирләргә медицина хезмәте күрсәтү җирле халык вазыйфасы була. Табибә ханым, яраны чистартып-юып, тиешле даруларны табып, аны коткарып кала.
Өченче очрак тагын да катлаулы: фашистлар, коммунистларны һәм яһүдләрне атабыз, дип аларны саф алдына чыгарып бастыра. Хәнәфине дә, яһүдкә охшатып, атмакчы булып, алга чыгаралар. Ул, мәктәптә укыганда истә калдырган алман сүзләрен исенә төшереп: «Мин яһүд түгел, мин – татар!» – дип аваз сала. Бәхетенә, каршы якта торган гитлерчы офицерларның берсе татар кешесе (бәлки, татарча белүче генә булгандыр) булып чыга. Ул, татарча берничә сорау биреп, урынлы җавап алгач, Хәнәфине кире сафка кайтара. Аны ике елдан артык бер лагерьдан икенчесенә (башта – СССР җирендә, аннан Көнбатыш Германия туфрагында) күчереп йөртәләр. Шул вакытта Хәнәфи ике мәртәбә качарга тели. Икесендә дә, тотып алып, нык кына кыйныйлар. Дөнья түгәрәк, диләр. Тоткынлыкта якташы – Ульян өлкәсендәге Павлов районының Татар Шмалагы авылы тумасы Сәлах Абушаев белән таныша.
Сәлах аннан 8 яшькә өлкәнрәк була. Өлкән якташы аңа еш ярдәм итә (фронтовиклар сугыштан соң да шактый вакыт аралаша, бер-берсенә кунакка йөрешә). 1945 елның апрелендә американнар, әсирләрне азат итеп, совет гаскәрләренә тапшыра. Тоткынлыктан котылгач, Хәнәфи 1945 елның 20 июненә кадәр Брест янындагы полкта хезмәт итә. Ватанына кайткач аны, элекке әсир буларак, Свердловск шәһәрендәге фильтрация лагерена ябалар. 1946 елның 15 гыйнварында ул туган авылына әйләнеп кайта. Х.Хәбибуллин, туган җирендә колхозда 47 ел эшләп, лаеклы ялга чыга.
2012 елда Сугышчан дан музее тагын бер мөһим ядкяр белән тулыландырылган. Хәзерге вакытта экспозициянең бер витринасында Абдулла Яббар улы Мансуровның капсула-патроны саклана (аны медальон дип тә әйтергә була, анда әлеге шәйнең иясе турында мәгълүмат языла). Эзтабарлар тарафыннан табылган бу ядкяр озак еллар хәбәрсез югалган дип саналган якташларының җәсәде кайда ятып калганлыгын ачыкларга мөмкинлек биргән.
Хәзерге көндә Кынады мәктәбе Чечен Республикасы җирендә ятып калган каһарман авылдашлары Җәфәс Яфаров исемен йөртә. Мәктәптә аңа багышланган аерым музей бар.
«Татар йорты» этнография музее да безгә шактый тулы, җитеш тоелды. Андагы ядкярләр белән танышкач, инкыйлабка хәтле татар авылы, милли мохит ниндирәк булганлыгын яхшы күзалларга була. Мәктәп балалары өчен бу аеруча мөһим. Сүз уңаеннан, Наил әфәнде, музей бүлмәләрен, тиешле җиһазларны, экспозицияләрне яңартып-төзекләндереп торуда даими ярдәм күрсәткәне өчен, якташы, хәзерге вакытта Казанда яшәүче Харис Хәлил улы Ханзафаровка рәхмәт җиткерүебезне сорады.

Каһарман авылдашлары Җәфәс Яфаров.
«2012 елдан бирле сентябрь аенда мәктәбебездә Сөмбелә бәйрәмен үткәрәбез. Аны бабаларыбыз элек-электән уңышны җыеп алгач уздырып килгән. Шушы өч авылдан олысы-кечесе мәктәбебезгә җыела. Аны бергәләшеп матур итеп уздырабыз. Бездә Каз өмәсе, Сабантуй бәйрәмнәре дә элек-электән оештырылып килгән. Хәзер дә үткәрми калганыбыз юк. Иганәче Ринат Әбүзәровка рәхмәт яусын: авылларны аермый, барыбызга да булышып тора. Рухи-мәдәният үзәге төзелеп беткәч, милли-дини мохит тагын да җанланып китәр дип өметләнәбез. Әле җирлегебездә шифалы су табылды. Ринат әфәнде Дәхтәрнидә шифаханә дә ачып җибәрмәкче. Аллаһ насыйп итсен! – дип саубуллашты безнең белән Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәриятенең Кузнецк районы бүлеге башлыгы Наил Байбиков.

Иганәче Ринат Фәрхәт улы Әбүзәров төзеткән башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы.
«Оланнар бик теләп йөри»
Соңгы бер елда татар мохитендә, тәгаен алганда, Татар конгрессы эшчәнлеге белән кызыксынган милләттәшләребез арасында бу авыл турында ишетмәүчеләр юктыр, мөгаен. Әлбәттә, беренче чиратта, быел җәен бөтенроссия татар авыллары Сабан туе үткәреләчәк сала буларак халык теленә керде ул. Әлеге колачлы чараны оештыруга алынган күренекле эшкуар, Дәхтәрни әйдаманы Ринат Әбүзәров исеме дә хәзерге вакытта күпләргә таныш булыр. Кемгә ничектер, мин бу фидакарь җан хакында дүрт-биш ел элек тарихчы галимебез Дамир Исхаковтан ишеткән идем. Борынгы тарихыбызга багышланган картиналар иҗат итеп халыкка танылган Казан рәссамы Равил Заһидуллинга, авыл янында корылачак рухи-мәдәни үзәк өчен, татарның шанлы узмышын тасвирлаган сурәтләр ясарга заказ биргән икән Ринат. Ишетүемчә, рәссамның әлеге үзәк өчен ике дистәләп картинасы әзер дә икән.
Ринат әфәнде бик тыйнак кеше булып чыкты. Без аны «җәһәт кенә» әңгәмә корып алырга да ризалаштыра алмадык (күрәсең, «Игелек кыл да суга сал, халык белмәсә, балык белер» савабын киметмим дип фикер йөртә ул). Юл уңаенда, Дәхтәрни башлангыч мәктәбе янында күрешеп, берничә минут сөйләшеп торгач, ул, Сабан туе алдыннан оештыру эшләре күп булуны сылтау итеп, авыл тормышы, яшәеше белән таныштыруны Ялгаш урта мәктәбенең Дәхтәрни филиалы – башлангыч мәктәп-балалар бакчасы мөдире Наилә Аитовага тапшырып, күздән югалды.

Иганәче Ринат Фәрхәт улы Әбүзәров.
«Ялгаш авылында 1800 кеше яши, мәктәбендә 230 бала укый, Кынадыда – 2100 кеше, мәктәбендә – 210 бала, Дәхтәрнидә 900 кеше гомер итә, мәктәбендә 31 бала белем ала. Ялгаштагы балалар бакчасында – 40, Кынадыда – 35, Дәхтәрнидә 40 сабый тәрбияләнә. Балалар саны елдан-ел кими барса да, әле бездә демография ягы алай ук начар түгел (Ялгаш мәктәбендә кырык ел директор булып торган хезмәт ветераны Гыйльман Яһүдин сөйләвенә караганда, 1970 елда – институтны тәмамлап кайткан вакытта әлеге уку йортында 1178 бала укыган). Шулай да хәзер күп гаиләләрдә балалар саны ике-өчтән артмый. 2014 елда Ринат Фәрхәт улы Әбүзәров безгә бик әйбәт спортзалы булган яңа мәктәп-балалар бакчасы комплексы бүләк итте. Мин шул вакыттан бирле биредә мәктәп-балалар бакчасы мөдире вазыйфасын башкарам, – дип, Наилә ханым эшчәнлекләре белән таныштырды. – Балалар саны җитмәү сәбәпле, икенчеләр белән дүртенчеләр бергә шөгыльләнә, беренчеләр белән өченчеләр аерым укый. Ашханә, интерактив такталар, мобиль класс, ноутбук-компьютерлар – бөтенесе бар. Без бик канәгать. Мәктәп театры да эшләп килә. Узган ел балалар белән Гүзәл Кашапованың «Кызыл алмалар» пьесасын сәхнәләштердек. Быел исә Гаяз Исхакыйның «Кәҗүл читек» әсәрен куйдык. Абдулла Алишның «Сер тотмас үрдәк» әкиятен балалар аеруча үз итте. Әле менә бүген оланнар «Сыерчык» җырын өйрәнеп җырлады», – дип дәвам итте ул.

Дәхтәрни авылындагы башлангыч мәктәп-балалар бакчасы мөдире Наилә Аитова.
Сабыйлар эш яратып, эшкә өйрәнеп үссен өчен, ниләр эшлисез, дип кызыксынгач, мөгаллимәләр чигү түгәрәгенең бик уңышлы эшләп килүен җиткерде. Бу шөгыль хәтта малайларны да кызыксындырган. Дөрес, өлкәннәр малайларга сәдәф тагарга өйрәтүне генә максат итеп куйган. «Күп кеше сыер асрый. Кырларга күп чәчкәнгә, көтү йөртер урыннар калмады диярлек. Хәзер көтүче табуы да кыен. Шуңа күрә халык сыерын арканлап ашата яисә абзарында гына асрый. Оланнар бик булыша: үлән дә йолкыйлар, асларын да арчыйлар, печән-салам да салалар, су да бирәләр. Билгеле, эшкә өндәмәсәләр, бала өйдә телефонга багып утыра. Оланнарны хезмәткә өндәү, эшкә өйрәтү әти-әнигә бәйле. Кайбер гаиләләрдә әби-бабай бар, анда балалар бик тырыш, төпле булып үсә», – дип җавап бирде Наилә ханым. Бу фикер белән ничек килешмисең?!

Дәхтәри авылының башлангыч мәктәп-балалар бакчасы мөгаллимәләре.
Балалар ислам дине нигезләрен (намаз уку, сүрәләр ятлау, гарәп әлифбасын үзләштерү һ.б.) кышын һәм җәен мәчеттә оештырыла торган ике атналык ислам лагерьларында өйрәнә икән. Бу хакта сүз чыккач, башка укытучылар: «Оланнар анда бик теләп йөри. Шунысы да бар: шәһәрдән кунакка кайтучы балалар да кушыла, алар әле дин белән күбрәк тә кызыксына. Авылда болай да милли-дини мохит, шәһәрнекеләргә бу авылга кайткач кына эләгә», – дип сүзгә кушылды. Әлеге эштә авылда егерме елдан артык имам хезмәтен башкаручы Фәнүс хәзрәт Бикмаев белән аның хатыны Хаува Бикмаева бик тырыша икән. Наилә ханым үзе дә Хаува абыстайда гыйлем алган.

Дәхтәрни авылындагы башлангыч мәктәп укучылары.
Укытучылар белән гәпләшеп утырганда, әңгәмәбезгә балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Эльмира Әбүзәрова да килеп кушылды. Аңа: «Бөтенесе дә гел яхшы гына булып бетмидер инде, нинди кыенлыклар бар?» – дип мөрәҗәгать иттем. «Әүвәлге елларда без оланнарга рус телен өйрәтә идек. Барысы да татарча сөйләште. Хәзер барча бала русча белә, татарча түгел, русча гына сөйләшергә тырыша – безнең өчен бүген иң зур проблема шул. Бөтенесенең кулында – кәрәзле телефон. Шуңа күрә без алар белән татарча гына аралашырга тырышабыз, русча әйтсәләр, еш кына, аңламадым, дибез. Хәзер өлкәннәрнең дә күбесе өйдә русча сөйләшүгә күчеп бара», – дип җавап бирде ул. Без, бу уңайдан, Эльмира ханымга һәм, әлбәттә, укытучыларга интернетта Казандагы «Аксу» студиясе татарчага тәрҗемә иткән бик күп мультфильмнар барлыгын искәрттек.

Иганәче Мансур Мәҗитов.
Безгә Бистән якынрак
«Мин үзем Урта Әләзәннән. Бирегә Төркиядә укып кайткач килдем. Элек искесендә хезмәт кылдым. Бу яңа мәчеттә җиде ел имам-хатыйп вазыйфасын башкарам. Имамның төп эше – намаз укыту, җомга уздыру, гает үткәрү һәм башка дини йолаларны оештыру. Өлкәннәргә – ел дәвамында, оланнарга исә җәйге һәм кышкы ислам лагерьларында сабак укытабыз. Әлегә мәдрәсә юк. Менә рухи-дини үзәк төзелеп беткәч, бәлки, анда мәдрәсә дә ачылыр. Ринат абыйның шундый нияте бар, – дип, Фәнүс хәзрәт Бикмаев безне авылдагы дини мәгарифнең торышы белән таныштырды.

Ләбиб Лерон һәм Рәшит Минһаҗ Фәнүс хәзрәт Бикмаев (уртада) хозурында.
Хәзрәтнең сөйләвенә караганда, элек авыл юл өстендә, Саратов өлкәсендәге Балтай, Барыш авыллары тирәсендә урнашкан булган. Ирләр читкә йөреп эшләгәч, хатын-кызлар еш кына йортта үзләре генә калган. Хатыннар һәртөрле юлаучыдан зарар күргән, хәтта аларны талап та чыкканнар. Шуңа күрә әби-бабайлар, ышыграк җир эзләп, урман эченәрәк күчик, дигән. Монда урман булган. Ирләр, көрәк белән казып, ике күл-инеш ясаган, чөнки үзеңә дә, малга да су кирәк.

Дәхтәрни каберстаны.
Чуашстандагы Тукай, Шыгырдан авыллары, Нижгар өлкәсендәге Сафаҗәй авылы еш кына балалар арасында Коръән бәйгеләре оештыра, анда катнашасызмы, дип кызыксынгач, хәзрәт: «Безнең оланнар, гадәттә, үзебезнең өлкәдәге Бистән авылында Ислам хәзрәт оештыра торган дини конкурсларда гына катнаша, башка җирләргә бармыйбыз», – дип җавап бирде.

Дәхтәрни авылында төзелеп килә торган ислам рухи мәгърифәт үзәге.
Дәхтәрни зиратында борынгы кабер ташлары бармы, дип тә сораштык. Хәзрәтнең әйтүенә караганда, картлар элек кабер өстенә таш куйган, яхшы таш табу кыен булгач, тора-бара агачка күчкәннәр. «Баш казыгы түгел, баш баганасы куябыз. Калайга мәрхүмнәрнең исемен язабыз да, аннан аны агачка кадаклап беркетәбез. Соңрак кабер ташы да урнаштырыла, хәзер халык хәлле. Каберне чардуган белән түгел, йомры ташлар белән әйләндереп алабыз. Бу традиция әле дә дәвам итә», – дип аңлатты ул.
Яугирләр кебек басып торган, бүрәнәдән куелган баш казыклары, белгечләрнең аңлатуынча, борынгы заманнарга барып тоташа, бабаларыбызның балбал кую традициясенең дәвамы икән. Дәхтәрни зиратында моның бик күркәм мисалын күрдек. Гомумән, төзеклеге, пөхтәлеге белән бик күп зиратларга үрнәк итеп куярлык Дәхтәрни каберстаны.
«Авылда биш мәчетне төзетүгә матди ярдәм бирүче, әлеге зиратны карап тору вазыйфасын үз җилкәсенә алучы, башка дини мәрасимнәрне оештыруга да хәләл малыннан өлеш чыгаручы авылдашыбыз, эшкуар Мансур Мәҗитовны һәм, әлбәттә, Ринат Әбүзәровны догадан калдырмыйбыз», – диделәр мәчет картлары.
Бер көн эчендә менә шундый кызыклы, гыйбрәтле төбәкне гизеп кайттык.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала