Зәйнүл Мөхәммәт кызы Кутуева (1901-1996) – бик күп татар зыялыларын үлемнән коткарган татар фтизиатры, ТАССРның мактаулы табибы (1945), Республика туберкулез диспансерының баш табибы (1947-1963), РСФСРның мактаулы докторы (1958), Ленин ордены кавалеры (1961). Ул – язучы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Диас Назыйх улы Вәлиевнең (1938-2010) әнисе һәм язучы Гадел Кутуйның (1903-1945) бертуган апасы. Атаклы табиб әлеге истәлекләрендә үзенең гаиләсе тарихы турында сөйли. Редакция.

Гадел Кутуйның әтисе Нурмөхәммәт (1860-1935) һәм әнисе Динә (1862-1960).
Өлкән хатын әнинең киләсен бөтенләй белмәгән
Безнең гаиләбез зур иде. Әтинең1 беренче хатыныннан туган ике улы белән бергә санасаң, без сигез бала идек.
Әнине2 әти икенче хатын итеп, кече хатынлыкка алган. Беренче хатыны әтинең үзеннән олырак булган, аны байлык өчен көчләп өйләндергәннәр.
Әти әнием Динә белән өйләнгәнче үк хатлар алышып торган. Үзенең хатын әниләрнең ишек ярыгына кыстырып китә икән дә, әни, алып укыгач, үзе дә җавапны шунда куя икән. Алар берсен-берсе бик яратышканнар. Әни унҗиде яшендә кече хатынлыкка ябышып чыккан. Мулла никах укыганчы аны бер келәттә качырып торганнар, берәр атна вакыт үткән. Өлкән хатын әнинең киләсен бөтенләй белмәгән. Яшь килен килеп кергәндә, коймак пешерә икән, әнине күрүгә кулындагы табасы төшеп киткән. Шулай итеп, әни ике балалы гаиләдә кече хатын булып тора башлаган.
Өлкән көндәше бик сабыр, яхшы, киң күңелле кеше булган. Әни гел кырда эшләп үскәнгә, йорт-җир карарга оста булмаган. Көндәше аны: «Утыныңны алып кергәч, идәнгә каты итеп салма, самоварыңа су салганчы башта яхшылап как», – кебек киңәшләр биреп, үз сеңлеседәй итеп өй эшләренә, аш-су пешерергә өйрәткән. Балаларны да ул үзе караган. Мөхәммәтша3 абыем белән Җиһанша4 абыем ул исән чакта туганнар. Төнлә уянсалар, үзе тора икән, әнидән имездертеп кенә алып китә торган булган. Бәлки, үзенең үлеп китәсен, балаларының яшь хатын кулына каласын сизенгәндер, әни күңелендә үзенә һәм балаларына карата дошманлык тумасын дигәндер. Жиде ел бергә торгач, ул вафат булган.
Кынадыда кыз белән егеткә ялгыз калып сөйләшергә ярамый
Ул хатынның кыз фамилиясе үк Кутуева булган. Татар Кынадысы авылының яртысы Кутуевлар иде. Җиһанша абыем да Кутуевага өйләнде. Безнең авылда элек читтән кыз алмаганнар, читкә кыз бирмәгәннәр. Яшьләрне бик кырыс тотканнар. Анда әле хәзер дә кыз белән егеткә ялгыз калып сөйләшергә ярамый.

Нурмөхәммәт беренче хатыны һәм уллары Шакир белән.
Безнең әти бик кырыс, динле кеше иде. Балаларга да бик таләпчән булды. Әмма өлкән хатыннан калган балаларны кимсетергә ирек бирмәде. Алар турында аерата кайгырта иде, аларны артык эшләтүдән дә саклады. Шакир белән Харисны5 кимсетәсең, дип, әнигә дә үпкәләгәнен хәтерлим. Әни яшереп тормый: «Ни хәл итәм, үз балаларым якынрак шул», – ди иде. Без алты бала булдык: Мөхәммәтша, Җиһанша, Зәйнүлгарәбия (монысы – мин), Гадел, Шәмсеҗиһан, Һава6. Шәмсеҗиһанның «җиһан»ын төшереп, Шәмси дип кенә йөртәбез. Минем дә тулы исемем – Зәйнүлгарәбия. Дипломымда тулы итеп Зәйнүлгарәбия Нурмөхәммәтовна дип язылган. Ә паспортта «гарәбия»се дә, «нуры» да юк. Гази Кашшаф, Зәйнүлне дә үзгәртеп, Зәйнәп дип кенә йөри башлады. Хәзер еш кына Зәйнәп дип эндәшәләр.
Без, кызлар, һәммәбез дә Мөхәммәтовна йөрибез. Ә ир туганнарыбыз – Нурмөхәммәтовичлар. Шуңа күрә Зәйнәп Бәширова7: «Сез Гадел белән бертуган түгел, синең әтиеңнең исеме бүтән», – дия иде.
Гаделнең ораторлык сәләте әнидән килә
Безнең әни үз заманына күрә укымышлы, зирәк, сәләтле, үткен бер хатын иде. Алар нәселләре белән шундый булганнар. Сеңлесе Мәфтуха апа да, бер шәкерткә гашыйк булып, шуның белән качкан, ләкин бер сәгатьтән соң эзләп табып, кире алып кайтканнар. Бу кыз харап булган дип уйлап, биш балалы бер кешегә – урманчыга кияүгә биргәннәр. Урманчы әйбәт, интеллигентный кеше булып чыккан. Мәфтуха апаны рәнҗетмәгән, җәберләмәгән. Соңыннан Мәфтуха апа колхоз председателе булды. Әни шикелле үк сәләтле, зирәк хатын иде.
Аның балалары Әстерханда торалар. Мәфтуха апа аларда вакытта Рөстәмнең китабын8 сатып алып кайтканнар. Мәфтуха апа Язучылар союзына Рөстәмгә хат җибәргән, анда: «Сез Динә апаның улы түгелме? – дип язган иде. Шулай итеп, Мәфтуха апа белән яңадан табышып, хатлар алышып тордык. Ул вакытта әни үлгән иде инде.

Гаделнең беренче укытучысы (уңда баскан) Мәксут Билал улы Уразаев.
Әниләр авылында халыкның яртысы чукындырылган булган. Керешеннәр белән аралашмаганнар, аларга кыз бирмәгәннәр, кыз алмаганнар. Халык, мәчет салдырып, мулла китерткән. Мулла алдынгы карашлы кеше булып чыккан. Хатыны чалбар киеп, кылыч тагып йөргән. Ул берничә тел белгән, бик чая булган. Авыл халкы аннан куркып торган. Әни шул абыстайда укыган. Үзе дә гарәпне, фарсыны яхшы белә иде. Телгә бик оста, матур итеп сөйли торган иде. Гаделнең ораторлык сәләте әнидән килә, күрәсең.
Гадел җиде яшендә ата-аналар алдында вәгазь укый иде
Без бала чакта әни кичләрен куркыныч әкиятләр сөйли иде. Йорт аналары, пәриләр, җеннәр турында бик күп әкият белә иде. Кайсыларын үзе дә уйлап чыгаргандыр, чөнки андыйга бик оста иде. Үзебезнең хәлләргә карата да шигырьләр чыгара иде. Әни тирәсенә үгиләр белән сигез бала җыелып утырабыз. Еш кына күрше балалары да керә иде. Мин куркыныч әкиятләр тыңларга яратмый идем. Гадел исә әнинең сөйләгәнен көтеп кенә тора. Бар күңел ачу шул әкият сөйләшү бит.
Без дәрес әзерләгәндә әни безнең янга килеп кушылып китә. Әти бу эшне өнәп бетерми иде. Әти безне бик каты тотты. Мине бер муллага кияүгә дә бирмәкче иде, әни яклап калды.
Без Кынады мәдрәсәсендә укый башладык. Әни Мөхәммәтша абыйны соңыннан мордва авылындагы рус мәктәбенә бирде. Кынады мәктәбе начар гына, аны караган кеше юк. Мин алты яшьтән укый башладым, Гадел җиде яшьтән керде. Жиде яшендә инде ул ата-аналар алдында вәгазь укый иде.
Татар Кынадысындагы өйне әти сатмады
Безнең гаиләдән миңа хәтле югары белем алган кеше булмады. Гадел дә институтны миннән соң бетерде. Мөхәммәтша, Җиһанша абыйлар авыл мәктәбеннән алган белем белән практик инженер булып эшләделәр.
1912 елда, әтинең сәламәтлеге начарлангач, безнең гаилә Самара губернасындагы Бозаулык өязенең Алексеевск исемле бай гына рус авылына күчеп килде. Анда Мөхәммәтша белән Җиһанша абыйларым күн ясау, сабын кайнату, дегет куу кебек эшләр белән шөгыльләнә торган кустарь мастерской оештырып җибәрделәр.
Татар Кынадысындагы өйне әти сатмады. Ул өебез яңа иде. Әле дә хәтеремдә: шул өйне салган чакта без мунчада торып тордык. Беркөнне әни каядыр чыгып киткәч, бик каты җилләп, күк күкрәп, яшен яшьнәп яңгыр ява башлады. Җил тәрәзәне ачып җибәрде. Гадел белән икебез аны көчкә яптык та, бау белән тарттырып, ишек тоткасына бәйләп куйдык. Үзебез, куркышып, киез астына кереп качтык. Инде безгә әни яңгыр астында калып үлгән төсле тоела башлады. Яңгыр туктагач, әнине эзләргә урамга чыгып киттек. Каршыбызга әни килеп чыккач шатланганбыз әле дә исемдә! Без бит инде аны үлгән дип уйлаган идек…
Безнең әни еш кына каядыр китә иде. Балалар күп бит, тормыш мәшәкатьләре белән йөргәндер инде. Берсендә ул киткәндә без Гадел белән урамда калдык. Кайтмый да кайтмый, караңгы төшкәч, өйгә кереп лампа яндырмакчы булдык. Азаплана-азаплана, лампаның пыяласын төшереп ваттык. Аннары, куркып, тагын урамга чыгып киттек. Әни кайтканчы шунда тордык. Әни кайткач, аның белән генә өйгә кердек.
Без Кынадыдан киткәндә өйдән бернәрсәне дә алмадык. Әтинең кире шунда кайтып торырга исәбе бар иде. Ләкин, киткәч, үзе бер тапкыр да кайтып карамады. Әни берничә тапкыр кайтып килде. Ул өй сугыштан соң янды. Безнең өй янындагы кое әле һаман да исән. Диас9 белән кайтып карап килдек.

ТАССРның мактаулы табибы, Республика туберкулез диспансерының баш табибы, РСФСРның мактаулы докторы, Ленин ордены кавалеры Зәйнүл Мөхәммәт кызы Кутуева (1901-1996).
Гаделне ишегалдындагы карчыклар бик ярата иде
Алексеевскига күчкәч, мине, яше үткән, дип, беренче класска алмадылар. Гадел рус мәктәбендә укый башлады. Укый-яза беләбез, сөйләшә белмибез. Ул зирәк бала, бик тиз русча укып китте, аннары яхшы укучылардан санала башлады. Беренче классны бераз укыгач, аны икенчегә күчерделәр. Мин бер телеграфистта укыдым, Җиһанша абыйның дусты иде ул, мине рус теленә өйрәтте.
Революциядән соң, 1917 елда, Самарадан җиде чакрымдагы бер поселокка – Кряжга күчтек. Гадел белән мин, Куйбышевтагы Лев Толстой исемендәге беренче мәктәпкә кереп, дүртенче класста укый башладык. Гадел бик яхшы укыды. Мәктәпкә поезд белән йөри идек, юлга вакыт бик күп китә иде. Шулай да яхшы укыдык. Гадел, тыйнак булса да, кешеләр белән бик тиз аралашып китә иде. Ишегалдындагы карчыклар бик ярата иде үзен, чөнки ул аларның төрле йомышларын үти иде. Гадел бик ярдәмчел, бик җитез малай иде. Мин аның сугышканын, бәхәсләшкәнен, тәртип бозганын хәтерләмим. Мәктәптә укыган чагында ундүрт яшендә беренче шигырен язды. Шигырь, әлбәттә, русча язылган иде. Без бит класста татарлардан икәү генә. Үзара да русча сөйләшә идек. Татарча сөйләшсәң, үртиләр чөнки.
Гадел сүз тыңлаучан бала булды. Кушкан эшне тиз генә эшли дә үзенә буш вакыт калдыра иде. Буш вакытында клубка, театрга бара. Әдәбият түгәрәгенә йөри башлады. Шулай да канәгать түгел иде ул. Аңа татар дөньясы җитми иде.

Нурмөхәммәт Кутуев (беренче рәттә сулдан икенче) уллары белән. Беренче рәттә (сулдан уңга): Шакир, Харис; икенче рәттә: Җиһанша, Гадел (Гаделша), Мөхәммәтша һәм Якуб.
Кутуевлар күп
Уналты яшендә Гадел Куйбышевтагы университетка укырга керде. Куйбышевта без Новоказанская урамындагы ике катлы бер таш йортта яшәдек. Олы абыйларым да гаиләләре белән шунда торалар иде. Безгә монда да гел бала-чага җыелып ята иде. Һәрберебезнең дуслары бар, алар бар да безгә киләләр. Авылдан килүчеләр дә күп була. Бар да – Кутуевлар, бар да – туганнар. Әти аларның һәммәсенә ярдәм итә: кайберләрен Актүбәгә җибәрә, кайберләрен йә өйләндерә, йә кияүгә бирә, кайберләренә эшкә урнашырга булыша.
1928 елда Җиһанша абый да Актүбәгә күчеп китте. Аннары Харис абыем да, бераздан әтиләр дә шунда күчтеләр, әти мичкә ясау эшендә булды.
Актүбәдә Кутуевлар күп. Алар хәзер дә шунда эшлиләр. Анда Ибраһим Кутуев исемендәге урам да бар. Сеңлем Һава да анда озак – утыз ел врач булып эшләде, хәзер пенсиядә, шунда яши.
Гадел хатын-кызларның тыйнаксызлыгын өнәми иде
Гадел Казанга ашкынды. Әтинең ризалыгын алып, минем белән киңәште дә, әтигә әйтмичә генә, Казанга китеп барды. Юкса, әти аны җибәрмәс иде. Бер еллап, Куйбышевта университет таркалгач, мин дә Гадел янына Казанга киттем. Мине Гадел каршылады. Әле дә хәтеремдә: башында шакмаклы фуражка иде. Пароход ике тәүлек соңга калса да, Гадел мине каршыларга килгән, палубада мине күргәч, пароходның әле бер башына, әле икенче башына йөгерде.
Ул чагында Гадел Старый Горшечный (хәзерге Щапов) урамында тора иде. Сигез квадрат метрлы бер бүлмә. Ачкыч ишек төбендәге кирпеч астында. Теләсә кем килә дә керә. Кая барса да, мине үзе белән алып бара иде.
Бер көнне мин ул чактагы мода буенча папирос алып куйдым, тартып карадым. Мин югында Гадел килгән дә язу калдырган: «Папиросны алып китмә, бүтән тартмаячаксың», – дигән. Гадел хатын-кызларның аракы эчкәнен, тәмәке тартканын, гомумән, тыйнаксызлыгын өнәми иде. Хатын-кызлардагы шапшаклыкны, күлмәге эленке-сәленке торганын, эчке күлмәге күренгәнне бер дә яратмый иде. Ул үзе дә эчми, мәҗлесләрдә генә әз-мәз капкалый иде.

Пенза өлкәсенең Татар Кынадысы авылы мәктәбендәге Гадел Кутуй музеенда.
Шәмсине ул ачулангалый иде. Безнең Шәмси бик чая кыз иде, малайлар белән уйный, шуклана торган иде. 1929 елда авылга баргач, концерт оештырдык. Шәмсинең шунда сикереп-сикерәп биегәне әле дә күз алдымда. Аның егетләре дә күп иде. «Синең берсе капка төбендә көтә, берсе ишек төбендә тора, берсе өйгә кергән», – дип, Гадел аны орыша иде. Аны Измайлов дигән бер егет бик яратып йөрде. Ә Шәмси үзенең укытучысы Сергей Николаевич Коньковка10 чыкты. Шуннан соң Измайлов Гаделгә әйткән: «Мин дүрт ел йөреп маңгаеннан да үпмәдем», – дигән. Гадел аңа: «Ирененнән үпкән булсаң, ул сиңа чыккан булыр иде», – дип җавап биргән.
Гаделне кызлар бик ярата иде
Галимәгә өйләнгәч, алар бераз вакыт Островский урамында тордылар, аннары монастырьга11 күчтеләр. Без Островскийга – алар квартирасына күчтек. Без Шәмси белән укып бетереп эшкә киткәч, Һава алар белән бергә монастырьда торды. Фронтка ул Комлев урамыннан китте. Алар Комлевта башта – урам буендагы өйдә, соңыннан шул өйнең ишегалдындагы бинасында тордылар. Ишегалдындагы бинасы нәкъ безнең авылдагы өебезгә охшаган икән. Күптән түгел барып караган идем, шуңа игътибар иттем.
Гаделне кызлар бик ярата иде. Зәйнәп Бәширова сәгать урынына аның фоторәсемен кулына бәйләп йөри иде. «Сәгать ничә?» – дип сорасалар: «Хәзер Кутуйдан сорыйм, ул ни әйтер», – дия иде.
Галимәгә өйләнгәч, Гаделнең тормышын мин бик яхшы белмим, чөнки күп тә үтмәде, мин институтны тәмамлап, Әтнә районының Күлле Киме больницасына эшкә киттем. Анда Арча партия райкомында инструктор булып эшләүче Казанбаш авылы егете Назыйх Вәлиевкә12 кияүгә чыктым.
1931 елда Гаделнең җидегәнчелектә гаепләнеп кулга алынуы хәбәрен бик авыр кичердем. Аны кулга алганда кызлары Гөлшат13 бездә иде. Галимә: «Баланы китер, Гадел янына күрешергә барасы бар», – дип хат язды. Аркама әйберләрен асып, кулыма баланы күтәреп, Казанга киттем... Төрмәдән Гаделне аклап чыгардылар, ул борчулы көннәр үтеп китте. Гаделнең югалып калмавы, халык яратып укый торган әсәрләр язуы, күренекле язучы булып китүе безнең гаилә өчен зур шатлык, зур горурлык булды.
Сугыш башланыр алдыннан без Казанга күчеп килгән идек инде.
Фронттан ул хатларны еш язып торды. Отпускага да кайтып киткәләде14. Балаларына бик күп хатлар язды. Балаларын ярата, әмма иркә итеп үстерүгә каршы иде. Гөлшат бит гел отличнога гына укыды. Әтисе һәр көн аның дәресен тикшереп тора, Гөлшат кайвакыт аның кабинетыннан кып-кызыл булып чыга иде.
Гази Кашшаф миндә озак дәваланды
Бер кайтуында минем янга Гази Кашшафны алып килде. Минем дустым Газида үпкә авыруы, үзен яхшылап дәвала, диде. Гази миндә озак дәваланды, терелде. Без аның белән дуслар булып калдык. Гаделнең 70 еллык юбилеен үткәргәндә, Казан университетының Актлар залында мине президиумга тәкъдим итеп, Зәйнәп апа мине үлемнән алып калды, дип сөйләде.
Гаделнең үлеме
Гаделнең үлүе бөтенләй көтелмәгән бер хәл булды. Бу кайгылы хәбәрне әнидән яшердек, берничә ай аңа әйтмәдек. Гадел соңгы тапкыр киткәндә: «Әни, мин озак тормам, Берлинны гына алам да кайтам», – дип киткән иде. Әни гел радио тыңлый, Берлинны алу хәбәрен көтә. Берлин да алынды. Гадел юк та юк, хат та килми. Әни борчыла, ник кайтмый, ник хат язмый, ди. Шул чакта җыр да чыгарды:
«Иртән томан, кич томан,
Бу томанга ни булган?
Иртә көтәм, кич көтәм –
Бу балама ни булган?»
Әни борчылып кына утырмый, безне орыша: «Ул билгесез кеше түгел, аның кайда икәнен белергә тиешләр, ник сорашмыйсыз?» – ди. Аннары бер көнне бөтен туганнар җыелдык та, мин, әнине кочаклап, аңа Гаделнең үлгән хәбәрен әйттем. Үзем бераздан китеп тә бардым. Эш тә күп, әнигә дә каравы авыр. Мин киткәч: «Бу нинди каты күңелле кеше?!. Миңа шундый хәбәр әйтте дә китеп тә барды...» – дигән.
Гаделнең үлеме бик үкенечле һәм авыр булды. Хәзер дә туганнар бергә җыелганда аны искә алып сөйләшми калганыбыз юк.
1 Әти – Гадел Кутуйның әтисе Нурмөхәммәт Кутуев (1860-1935).
2 Әни – Гадел Кутуйның әнисе Динә Кутуева (1862-1960).
3 Мөхәммәтша – Гадел Кутуйның олы агасы (1894-1972).
4 Җиһанша – Гадел Кутуйның уртанчы агасы (1896 елда туган).
5 Шакир (1887-1962), Харис (1885-1931) – Гадел Кутуй белән әтиләре бер, әниләре башка.
6 Шәмсеҗиһан (1908-1972), Һава (1912 елда туган, Актүбәдә яшәгән) – Гадел Кутуйның бертуган сеңелләре.
7 Зәйнәп Бәширова (1903-1984, Казанда яшәгән) – шагыйрә, журналист.
8 Рөстәмнең китабын – Гадел Кутуйның улы шагыйрь Рөстәм Кутуй хакында сүз бара.
10 Сергей Николаевич Коньков (1898-1969) – авыл хуҗалыгы институты доценты, 1947-1964 нче елларда шунда ректор.
11 Монастырь – Бауман урамындагы йорт.
12 Назыйх Вәлиев – Назыйх Гарифулла улы Вәлиев (1906-1981), партия хезмәткәре.
13 Гөлшат – Гадел Кутуйның кызы, 1927 елда туган.
14 Отпускага да кайтып киткәләде – Гадел Кутуй 1943 елның гыйнварында һәм 1944 елның июлендә отпускага Казанга кайта.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала