СССРның Дәүләт һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, ТАССРның халык язучысы Гомәр Бәшировның 1937-1999 нчы елларны эченә алган «Күңел дәфтәре»ндә әдипнең «Сиваш», «Намус», «Туган ягым – яшел бишек», «Җидегән чишмә», «Гыйбрәт» кебек әсәрләренең язылу тарихы, иҗат дәверендәге кичерешләре, шулай ук замандашлары – күренекле язучылар, композиторлар, галимнәр турындагы истәлек-хатирәләре тәфсиләп язылган. Язмаларында әдип илебез язмышы, иҗат кешесенең җәмгыятьтә тоткан урыны һәм аның бурычы, гомумән, кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе кебек мәңгелек проблемалары турында уйлана. Көндәлекләр берникадәр кыскартылып бирелә.
Үзен-үзе белмәгән кешегә дөньяда яшәве бик уңайсыздыр. Ләкин бит үзеңне белү өчен башка кешеләрне өйрәнергә кирәк. Андыйларга нәкъ менә шул җитми.
Минем янга бүген берәү керде. Пушкинга багышланган шигырен укыды. Аның бу шигыре дә башкалары шикелле үк мәгънәсез, идеясез, талантсыз, кыскасы, бернигә дә яраксыз иде. Шулкадәр, хәтта аны укып чыкканда, миндә бер генә сүзе дә калмады, хәтта мин аның исемен дә хәтерләп кала алмадым. «Йә, ничек?» – диде, укып бетергәч. Нәрсә дисең аңа? «Ничего... кебек, ләкин редакторга укырга кирәк», – дидем. Мин аңа туп-туры: «Шигырең бернигә дә ярамый», – дияргә тиеш идем. Ләкин ул бит аны аңламый. Мин бервакыт аңа, ИМЛ*да укыганда: «Безгә язучы, шагыйрь дип мактанырга иртәрәк әле», – дигәч, ул миңа: «Сиңа, конечно, шулай, синең бит берниең дә юк, ә минем инде тугыз китабым бар», – диде. Мин аңа: «Тугыз китабыңда, һич булмаса, берәр генә образың бармы соң синең?» – дигән идем дә, ул аны аңламады. Чудакмы, дуракмы шунда – аңламассың. Аздырганнар ул мәскәнне. Ул шуның аркасында үзенә-үзе ышана башлаган. Хәзер инде аңа: «Синең талантың юк, кәгазь әрәм итмә», – дип, беркем дә әйтми, берсенең дә начар буласы килми. Ә ул яза, пычрата. Ансыз да начар нәрсәләр күп кенә булган әдәбият дөньясын тагын да чупли тешә. Иң начары – аның үзен-үзе талант иясе дип йөрүе. Әгәр ул минем болай язганымны белсә, «Аһа, контр икән ул!» – дип, тегендә ябарга кушар иде.
Үзәмә
Якты йолдыз калка дигәндә дә офыктан
Күренмәсә тирән шатлык син көткән –
Пошынма син, башны имә борчудан,
Бара бир нык басып туры юлыңнан.
Юлыңа аркылы төшсә еланнар,
Телгәләсә күңелеңне рәнҗетелгән вөҗдан –
Сатылма барабанга, ялтырауга,
Торма калтырап җан өчен куркудан.
(Ха, нинди шигырь язып ташладым!)
1937, июнь
*ИМЛ – Институт марксизма и ленинизмма (Марксизм һәм ленинизм институты).
Күңел дәфтәре : көндәлек язмалар / Гомәр Бәширов ; [төзүче, кулъязма һәм искәрмәләрне әзерләүче Зөфәр Бәширов ; кереш сүз авторы Равил Фәйзуллин]. – Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2021. – 464 бит.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала