Рухи мирасыбыз хәзинәләре арасында иң бай катламнарның берсе – эпиграфик истәлекләребез. Урта Идел буе мөселман татарларының бабалары XIII гасырның соңгы чирегеннән башлап зиратларда кабер өстенә тарих язып ташлар куя башлаганнар. Шул дәвердән бирле татар халкы яши торган һәр төбәктә күпсанлы иске һәм яңа зиратларда дистәләрчә мең язулы ташлар саклана. Ул ташларның күбесен христиан миссионерлары һәм 1917 елдан соң маңкорт исерекбашлар юк та иттеләр инде. Һәм бүгенге көндә дә котырган элементлар мондый вәхшилекне эшләп торалар. Түбәндә шундый бер очрак турында язылыр.
1956 елларда Татарстан Җөмһүриятенең Әгерже төбәге Тирсә авылында XVII гасырдан бирле сакланып килгән борынгы зират жимерелә. Ерак гасырлардан бирле килгән традицияләрне өзмичә саклаган бердәнбер тарихи зират комплексы юкка чыга. Эш шунда ки, Тирсә авылында тыюлык рәвешендә татар мирзалары биләмәсе XVII гасырдан бирле артык зур үзгәрешләр кичермичә ХХ гасыр башына кадәр яши. Татарстанда моның мисалы булырдай бүтән авыллар сакланмаган.
1956-1957 елларда Тирсәгә читтән китерелгән яңа хуҗа каберлекне туздырып өстенә авыл хуҗалыгы машиналары паркы кора. Борынгы язулы ташлар, төрбәләр, каберләр себереп түгелә. Ләкин жимерүчеләрнең күзе жирне үтәли күрә алмый, еш кына комбайн, тракторлар жир астындагы кирпечтән корылган ләхетләр җимерелеп, батып калганнар.
Бүгенге көндә шул борынгы зиратның бер почмагында ялгыш кына бер кабер ташы сакланып калган.
Ул ташның кыяфәте бүгенге татар кабер ташларына охшамаган. Ул – 40-50 см юанлыктагы түгәрәк колонна өстенә гөмбәз ясалган бер метр чамасы биеклектәге таштан гыйбарәт. Колоннаның бөтен ягы язулар белән тулган.
1977 елның 25 июлендә без бу ташны өйрәнеп, язуларын күчереп алган идек. Түбәндә шул язмадан күчермәләр бирелә.
I
Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
Лә иләһә илләл-лаһү Мөхәммәдүр рәсүлүлүл-лаһи.
Һиҗрәтнең 1323, миладиның 1908 нче елның тәсдыйгында[1], зөлхиҗҗәнең[2] 11 нче көнне, 22 нче сентябрь тәсдыйгында 70 йәшендә дарел-бакайә[3] рихмәтлү мирза Котлымөхәммәд Ибниәмин углы Бикмиев.
II
Кәрәм әйләп[4] догада идеңез йад[5],
Тәсдыйкан[6] рухымны кылыңыз шад.
Бу кабер хәлләрен сагышлайасыз,
Безгә «Коръән» укып багышлайасыз.
III
Рәхмәтул-лаһи тәгаля
Рәхмәтән васигатән[7].
Кил и хаиф[8], үлемне йадең иткел,
Китәр мәнзилиңи[9] истигъдад иткел[10]!
Белер һәр адәм углы, булса уйгаг[11]
Ватанның аслыйсыдыр икәнен тумаг.
IV
Һүәл-лаһи лә йамүтү[12]
Безем «Коръән» укырга халемез йүк,
Хәйер ихсан[13] кылырга малымыз йук.
Бу ташны яздырып куйды кызы
Мәрьямбикә әткәсе каберенә
Кәтәбәһе[14] Мортада мөэззин Мөхәммәдзакир.
Марсель Әхмәтҗанов,
филология фәннәре кандидаты.
[1] Тәсдыйгында – раславында.
[2] Зөлхиҗҗәнең – ай елының уникенче ае.
[3] Дарел-бакайә – мәңгелек йортына, ахирәткә.
[4] Кәрәм әйләп – киң күңеллелек күрсәтеп.
[5] Йад – истә тоту.
[6] Тәсдыйкан – раслап.
[7] Рәхмәтән васигатән – киң сансыз рәхмәтләр илә.
[8] Хаиф – куркучы.
[9] Мәнзилиңи – урыныңны.
[10] Истигъдад иткел – искәр, уйла.
[11] Уйгаг – уяу.
[12] Һүәл-лаһи лә йамүтү – ул тере һәм үлемсездер.
[13] Ихсан – ярдәм.
[14] Кәтәбәһе – язучысы.
«Мирас». – 1991. – №1. – Б.84-86.
Сурәт авторы – рәссам Рушан Шәмсетдинов. Ясалма фәһем ярдәмендә төслеләндерелде.
Әлеге язма «Мирас» журналының беренче санында (1991) басылган. Мәкалә авторының фикере редакция фикере белән туры килмәскә дә мөмкин.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала