Алъяпкыч
Алъяпкыч сүзе «алга ябу» сүзеннән алынгын. Татарларда ул эш киеме буларак кына түгел, ә бәйрәм киеме буларак та киелгән. Яшь киленнәр булачак ирләренә үзләре сугып чиккән «кияү алъяпкычы» бүләк иткән. Печән һәм урак вакытларында хатын-кызлар алъяпкычтан кала тагын кулларына җиңсәләр кигән. Аш бүлмәсендә дә ак яулык һәм алъяпкыч булган. Аны төрледән-төрле бизәкләр белән чигеп бизәгәннәр. Бигрәк тә тамбурлап чигү кулланышта булган.
Фотолар ТР Милли музее фондларыннан
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА