Тарихи мирас Уку өчен 3 минут

Әлмәтмулла волосте авылларында ислам*

Кулыбызда Сарман районы авылларының мәчет, дини оешмалары, мулла, мөәзин, хәлфә-мөгаллимнәре турында уникаль басма – «Гасырларны бәйләүче азан авазы» (авторлары – Д.Кәшипова, Н.Мәхмүтов, Ф.Салихова) исемле китап. Биредә авторлар, күпсанлы архив документларына, музей һәм аерым кешеләрдә саклана торган кулъязма материалларга, көндәлек, истәлекләргә нигезләнеп, райондагы ислам тарихы турында язалар. Мондый китаплар Татарстандагы һәр районда булырга тиеш дигән фикердә калып, аннан кыска гына бер өзек тәкъдим итәбез. Редакциядән

«Гасырларны бәйләүче азан авазы» исемле китапның тышлыгы. 2022 ел.
«Гасырларны бәйләүче азан авазы» исемле китапның тышлыгы. 2022 ел.

Әлмәтмулла авылы

Әлмәтмулла авылының 1834 елгы «ревизская сказка» документлары буенча, биредә Биккинә Сәит улы (1770-1827) указлы мулла булып торган. Шулай ук 1803 елда туган Габделкарый Зәбир улы – указлы мулла; 1786 елда туган Корбангали Миннегол улы – азанчы; 1785 елда туган Вәлиша Исхак улы – мулла; Зәйнетдин Гәбдерәшит улы (1795-1860) 1823 елдан – имам; Хөснетдин Зәйнетдин улы Габдукаев (1830-1892) 1865 елдан – имам; Хәбибрахман Ихсан улы 1844 елдан – имам-хатыйп, мөгаллим; тумышы белән Иске Кәшер волостеның Бикәсаз авылыннан булган Йосыф Габдессаттар улы Биккинин (1814-1889) 1842 елдан – азанчы.

1896 елда Әлмәтмулла авылында яңа җәмигъ мәчете төзергә рөхсәт алына. Габдрахман Хөснетдин улы Габдукаев (1864-1927) 1894 елдан – имам һәм мөгаллим, 1904 елдан – имам-хатыйп; тумышы белән Иске Кәшер волостеның Бикәсаз авылыннан булган Фәррахетдин Йосыф улы Габдессаттаров (1861) 1892 елдан азанчы, балаларга сабак бирүче мөгаллим була.

1890 елда төзелгән мәчетнең дин әһелләре: Мөхәммәдгани Мөхәммәдвәли улы (1853) 1890 елдан – имам, Гомәр Мөхәммәдгали улы (1872) 1894 елдан – азанчы, Мөхәммәдхафиз Баһаветдин улы (1878) 1907 елның 22 ноябреннән – азанчы.

1911 елда Әлмәтмулла авылында яңа җәмигъ мәчете төзергә рөхсәт алына, ул 1912 елда салына. Миргарифан Шаһимәрдән улы (1883) 1914 елдан – хатыйп, Галләметдин Әгъләметдин улы (1887) 1914 елдан – азанчы.

1940 елда әлеге мәчетне Сарман Башкарма комитетына мәдәният йорты итеп файдалануга тапшыралар. Документны «Сарман районы Әлмәт авыл динчеләр җәмгыяте вәкиле Бәдертдинов Миннегали Бәдертдин улы» кул куеп ала. Халык мәчетнең клуб булуына каршы төшкәнме яки башка сәбәпләр буенчамы, 1940 елның 10 августында «өченче мәхәллә мәчетен мәктәп мөдире ип. Идрисовага тапшыру турында» акт төзелә. Мәчет манаралы, калай түбәле, буе – 12,8 м, иңе – 7 м, мәйданы – 200 кв.м. Ун тәрәзәле, таш нигезле, агач михраблы, ун торык такта коймалы була. Шуның өстенә, 46 метр ситсы намазлык, метр ярым палас, 1 метр ярымлык ковер тапшырыла.

Морат Рәмзинең чалмасы һәм чапаны.
Морат Рәмзинең чалмасы һәм чапаны.

 

Әлмәтмулла авылы дөнья тарихына үзенең мәшһүр улы – татар мәгърифәтчесе, гарәпчәдән, фарсычадан тәрҗемәче, мәдрәсә мөгаллиме Морадулла (Мәрдәншаһ) Баһадиршаһ улы Рәмзи белән кереп калды. Тарихчы, дин галиме Морад Рәмзи 1855 елның 25 декабрендә Әлмәтмулла (хәзерге Сарман районы) авылында туа. Биш балалы гаиләдә үскән Морадулланы тәрбияләүдә һәм белем бирүдә атаклы мулла Исмәгыйль әл-Кышкарыйның шәкерте, Әлмәт мәдрәсәсе мөдәррисе һәм мәхәллә имамы, әнисе Фәрһиҗиһан Зәйнетдин кызы ягыннан туган тиешле мулла Хөснетдин Габдукаев (1830-1892) зур роль уйный.

Әнисе йортында кызлар өчен ачылган башлангыч мәктәптә Морад Рәмзи алты яшеннән укырга-язарга өйрәнә башлый. Сигез яшендә ул Әлмәтмулла авылы мәдрәсәсенә укырга керә, яшьтәшләре арасында зирәклеге белән тиз арада дан казана. Кыска вакыт эчендә гарәп, фарсы телләрен үзләштерә. Үз авылы мәдрәсәсендә алырдай белемне үзләштереп бетергәннән соң, 18 яшьлек егет Казанга Шиһабетдин Мәрҗани мәдрәсәсенә җибәрелә.

Мортыштамак авылы

Мортыштамак халкы карары белән, 1700 нче еллар башында әлеге авылда төп мәчет төзелә. Шул чордан ир балаларны гарәп графикасы нигезендә укыту башлана.

1848 елда авылда – бер мәчет, 1870 елда аның янында мәктәп эшләве, ә 1905 елда өч мәчет булуы билгеле.

Җәмигъ мәчеттә (төп мәчет) имам, мөгаллим булган Шәрәфетдин угылы Габделмогыйнның (1849-1899) улы Салихҗан (1885-05.09.1937) Сарманның күренекле бае Мөхәммәтша хаҗида приказчик булып эшләгән, аның ярдәме белән «Мөхәммәдия»не тәмамлаган. Мөхәммәтша хаҗи, үзенең һәм башка кызларны укыту өчен Иж-Буби мәдрәсәсенә укытучы кыз җибәрүне үтенеп, мөрәҗәгать итә. Җавап көтелмәгәнчә була: «Укымышлы кызга лаек кияү табыгыз, шуның аркылы гына укытучы итеп билгелибез». Шулай итеп, укымышлы кыз Хәдичә Вахит кызы Буби Салихҗан хәзрәткә димләнә һәм 1907 елда Мөхәммәтша хаҗи өендә кызлар укыта башлый. Шул ук елны Теләнче Тамакның (хәзер Тукай районы) атаклы кешеләре, Хәлфиннәргә барып, Мортыштамакта кызлар өчен мәктәп салуда ярдәм итүләрен үтенә. Алар ярдәме белән, авылда ике бүлмәле мәктәп салына. Кызлар мәктәбендә, дин сабагы белән беррәттән, география, арифметика, тарих, табигать белеме кебек фәннәр дә укытылган. Гарәпчә уку гына түгел, төрки тел дә өйрәнелә. 1912-1917 нче елларда Хәдичә Буби мәктәбендә «Туган тел» авторы Мәрьям Галләмова, Шәмсия Галләмова, Гайшә Хәйдәрова, Камал Хәнәфиева, Суфия Улембекова-Хәмидуллина, Рауза Уразаева, Нәсимә Гобәйдуллиналар белем ала.

Морат Рәмзинең кулъязмасы.
Морат Рәмзинең кулъязмасы.

 

Мортыштамак авылында Гаскәр Әмир улы (1765-1820) 1811 елдан указлы мулла була; 1790 елда туган Габделхак Гаскәр улы 1816 елдан – указлы мулла; Зөбәир Надыйр улы (1758-1834) 1811 елдан – азанчы; Габделмәннан Җәгъфар улы (1775-1832) – указлы мулла; типтәр сословиесеннән булган Шәрәфетдин Нигъмәтулла улы (1815-10.02.1898) – указлы мулла; типтәр сословиесеннән булган Баһаветдин Нигъмәтулла улы (1823) – указлы мулла; типтәр сословиесеннән Бикмөхәммәд Нигъмәтулла улы (1801) – указлы мулла; Мостафа Хәсән улы (15.08.1822-19.05.1910) 1852 елдан – имам-хатыйп, мөгаллим (бу хәзрәтнең кабер ташына «авылымызда 65 ел имам булды» дип язылган); Габделгазиз Сәйран улы Габделмәҗитов 1869 елдан – азанчы, балаларга сабак бирүче мөгаллим (ул 1902 елда, авыру сәбәпле, бу вазыйфалардан баш тарта); Миргалим Мостафа улы (1885) 1910 елдан – хатыйп; Габделгатүф Габделгазиз улы (1870-1924) 1902 елдан – азанчы; Салихҗан Габделмогыйн улы (1885-05.09.1937) 1909 елдан – имам.

1890 елда тагын бер мәчет төзергә рөхсәт алына.

Сәхәбетдин Гыйләҗетдин улы Камалетдинов (1863, Аяз Гыйләҗевның бабасы) 1891 елдан – имам-хатыйп, мөгаллим, 1909 елда ул Сарман авылына имам итеп күчерелә; Шәрәфетдин Әхмәди улы 1895 елдан – азанчы; Фәхрислам Мөхәммәдгали улының 1909 елдан хатыйп булганлыгы мәгълүм.

1901 елның 30 ноябрендә Уфа губерна идарәсе тарафыннан өченче җәмигъ мәчете төзергә рөхсәт бирелә.

Габделмөнир Мостафа улы (1873) 1905 елдан – имам, 1921 елда ул Бөгелмә волостеның Кодаш авылына имам итеп күчерелә; Габделәмин Кәнәфи улы 1905 елдан – азанчы; Шәрәфетдин Әхмәди улы 1895 елдан – азанчы; Мөхәммәдсолтан Шәрип улы 1910 елдан – имам-хатыйп; Мөхәммәдсалих Мөхәммәдсадыйк улы Шәрипов (1879) 1910 елдан – хатыйп.

1939 елда Мортыштамак авылындагы мәчетне ябалар, һәм әлеге бинаны балалар яслесе итеп файдалана башлыйлар. Ябу хакындагы кәгазьне Шәмсетдин Сәхәбетдиновка тапшыралар.

Морат Рәмзинең күзлеге.
Морат Рәмзинең күзлеге.

 

Мортышбаш авылы

Мортышбаш авылында 1780 елда туган Пулатхуҗа Иргаш улының – указлы мулла, Габделхәлим бине Зәйнелгабидиннең имам булулары мәгълүм.

Мәшһүр татар галиме, җәмәгать һәм дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддиннең «Асар» дип аталган дүрт томлы библиографик хезмәтендә безнең якларда имам булып торган байтак шәхесләр хакында шактый кызыклы мәгълүмат бар. Шуларның берсе – Габделхәлим бине Зәйнелгабидин. «1231 ел ахырында/1816 елда Шәңгәлчедә вә аннан соң Мортышбаш авылында имам булып, 1258 ел рәҗәбендә/1842 елның июлендә (августында) вафат булган. Нәселе калмаган. Ул Минзәлә өязендәге мөдәррисләрнең мәшһүрләреннән булган. Риваятьләргә караганда, мәктәбендә булган шәкертләре арасында аларның берсе мисалында йөргән вә һичбер тәкәллеф-фәләне булмаган... Өстендә – ак тула чикмән, башында гадәти киндердән чалма булып, күрше авылларга күп вакытта чабата киеп йөргән. Хәлбуки, шәкертләре, моннан файда күргән гыйлемнәре аркасында, яхшы атлар вә яхшы арбаларда йөриләр, гүзәл йортларда торалар, купшы киемнәр кия иделәр, диләр. Мәдрәсәсендә вафат булган бер шәкертнең атасы, Мортышбаш авылыннан үтеп барганда, каберлегенә кереп, Коръәни Шәриф укып киткән, моны ишеткәч: «Угылына өеннән укыса да барыр иде, бу авылга килгәч, минем белән күрешергә кирәк иде», – дигән.

Дәрес биреп утырган вакытта бер мөсафир, кереп күрешеп, 20 тиен сәдака биреп чыгып киткәч, акчаны, кулына тотып, шәкертләргә күрсәткән дә: «Шушы нәрсәдә минем һич мәхәббәтем юк, туфрак илә икесе бәрабәр!» – дигән. Аңа каршы бер шәкерте: «Алай булса, аны безгә бир!» – дигән. Хәзрәт: «Үземә кирәк, аннан башка чәй бирмиләр!» – дип җавап биргән.

Яңгырга бик мохтаҗ бервакытта якындагы Карамалы авылына җәяүләп барган, барып керүе белән җылы вә мөлаем яңгыр явып, бөтен дөньяны яшәртеп, игеннәргә җан кертеп җибәргән. Һәркем Аллаһы Тәгалә хәзрәтенә шөкерләр әйтеп сөенгән. Мәхәлләнең имамы Әшрәф бине Сәйфеддин (минем дәү абыем) моның кергән йортына барып күрешкән вә: «Мөбәрәк килдегез, хәзрәт! Аллаһы Тәгалә безгә яңгыр бирде, бәлки, Сезнең бәрәкәтегездер дип шатланабыз!..» – дигән. Моңа каршы: «Сез уйламыйча әйтәсез! Безнең мортышлылар исә, Аллаһы Тәгалә безгә Хәлим карт шомлыгыннан яңгырны бирми торган икән, дип әйтерләр дигән уй күңелемә килде!..» – дигән. Бу сүзе күңеленең саф вә Аллаһы Тәгаләдән оялучы бер кеше булуына дәлил булыр. «Сезнең фатыйхагызда болай булды, Сез дога иттерсәгез, шулай булыр!..» – дип, үзлегеннән хөкем иткәннәргә каршы елмаеп-көлеп вә гаять кәефе килеп рәхәтләнеп утыручылар илә дөнья тулган. Атасы Зәйнелгабидин дә, мәшһүр галимнәрдән булган хәлдә, тоз вә дегет сәүдәсе илә базарларда йөри торган булган. 1225/1810 елда вафат булуы сөйләнә».

Авылда Мөхәммәдлатыйф Фәретдин улы 1858 елдан – имам һәм мөгаллим; Шәрәфетдин Борһанетдин улы 1844 елдан – азанчы һәм балаларга сабак бирүче мөгаллим; Камалетдин Ибатулла улы – имам; Камалетдин Садретдин Камалетдин улы Уразаев 1897 елдан – имам-хатыйп һәм мөдәррис; Мөхәммәдгариф Камалетдин улы Уразаев (1874) 1914 елдан – азанчы; Гайнелхак Мөхәммәдлатыйп улы 1907 елдан – имам; Шәмсетдин Гафифәт улы 1871 елдан – азанчы һәм балаларга сабак бирүче мөгаллим; Мирсәит Бәдретдин улы Уразаев исә 1913 елдан хатыйп булган.

Сарман музеенда Морат Рәмзигә багышланган күргәзмәне ачкан мизгел.
Сарман музеенда
Морат Рәмзигә багышланган күргәзмәне ачкан мизгел.

1890 елда авылда тагын бер мәчет төзелә.

Бәдретдин Камалетдин улы Уразаев (1858-1912) 1890 елдан – имам-хатыйп; Хөснимәрдән Ишали улы 1912 елдан – имам; Галимәрдән Шаһимәрдән улы Ишалин 1891 елдан – азанчы, 1908 елдан – имам, 1910 елда вафат була; Әхмәтгәрәй Баһаветдин улы 1908 елдан – азанчы.

1907 елда Мортышбаш авылында өченче җәмигъ мәчет төзелә. Анда Шыгай мәдрәсәсен тәмамлаган Әкъмалетдин Фазулла улы 1906 елдан – хатыйп, ул соңрак Шәрләрәмә авылы мәчетенә күчерелә, 1919 елда вафат була; Муса Йосыф улы 1910 елдан – азанчы; Мөхәммәдгариф Мөхәммәдшәрип улы 1912 елдан – хатыйп; Зәки Камалетдин улы Уразаев 1913 елдан имам-хатыйп һәм мөдәррис вазыйфасын башкара.

ТАССР Югары Президиумы Указы нигезендә, 1939 елда беренче мәхәллә мәчете ябыла, һәм әлеге бина уку йорты (изба читальня) итеп үзгәртелә. Мәчетнең иңе – 7 м, буе – 11 метр, биеклеге 3 м була. 1940 елдагы Югары Совет Президиумы Указы нигезендә, Мортышбаш авылының өченче мәхәллә мәчете дә ябыла. Аны мәдәният йорты итеп файдаланырга тиеш булалар, ләкин 7 апрельдә төзелгән акт буенча, «гомуми җыелыш карары нигезендә, аргы яктагы мәчетне ясле йорты итеп файдалану өчен йортны описка алып колхоз председателе Госман Юлдашевка тапшыру турында, тапшырылган милекләр күрсәтелде». Әлеге өч бүлмәле мәчетнең беренче бүлмәсендә – ике катлы биш тәрәзә, икенче бүлмәсендә – бер катлы дүрт тәрәзә, өченче бүлмәсендә бер катлы биш тәрәзә булган, миче ягып җылытылган, аның алдына ярты табак калай, җиделе лампа, су мичкәсе куелган, идәнгә иске сукно җәелгән, ихатасы такта койма белән әйләндереп алынган. Бакчасында 28 төп агач үскән.


* Китапның әлеге бүлегендә барлыгы 16 авылның дин-мәхәллә тарихы турында язылган. Без өчесен генә сайлап алдык.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи