Ташкичүдәге мәчетнең игезәге бар!
мәчет бар. Ул 1817 елда сәүдәгәр Сөләйман бине Назир иганәсенә төзелә башлый. 1819 елда беренче намаз укыла.
Ташкичү мәчете
Нәкъ шундый ук мәчет Мари Иленең Бәрәңге районындагы Мазарбашы авылында да бар. Риваять буенча, авыл Казан яулап алынганнан соң Солабаш авылыннан күченеп килгән татарлар тарафыннан нигезләнә. Беренче күчеп килгән кеше Алашай исемле карт булган. Шуңа да авылның исемен картадан Алашайка дип эзләргә кирәк.
Мазарбашы мәчете
1829 елда төзелгән бу мәчетнең кем тарафыннан салынуы билгеле түгел. Әмма шунысы кызык, Мазарбашы мәчете дә атаклы имам Шиһабетдин Мәрҗани исеме белән бәйле. Мәгълүм ки, Мәрҗанинең бертуган сеңелесе Сәйдәбану Мазарбашында кияүдә булып, 1886 елда шушы авыл зиратында җирләнгән. Әлбәттә, туган-тумача, кардәшлек мөнәсәбәтләрен зурлаган Шиһаб хәзрәт сеңлесе янына кунакка килгән, һәм, әлбәттә, әлеге мәчеттә картлар белән очрашмыйча, намаз укымыйча калмаган. Моның шулай икәненлеге турында авылның имамы Мөхтәр Мөхәммәтҗан улы да әйтә.
Өченчедән, әлеге ике мәчет тә бүген үз районнарында башка авылларныкы белән чагыштырган иң активлардан санала, аларга килүче кешеләрнең саны да күбрәк.
Шунысын да искәртик, Казандагы “Иске Таш” белән 11 нче мәчетләрнең архитектура стильләре дә әлеге ике мәчетнекенә бик якын.
МАЗАРБАШЫ МӘЧЕТЕ ФОТОЛАРЫ
.
.
ТАШКИЧҮ МӘЧЕТЕ ФОТОЛАРЫ
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА