Журнал «Безнең мирас»

Түндербаш дәвалый

Каюм Насыйри (1825-1902) агулы үләннең, ягъни түндербашның дәвалау үзенчәлекләре турында болай дип язып калдырган: «Бу үләнне бик каты ютәлләргә һәм тамыр авыруларына кулланалар, әфьюн файдасын бирә. Шулай ук каты шешләргә һәм корсак катканга кулланыла. Кулланылу юлы будыр: күренекле агу үләнен сыгып, суын җиңелчә уртача булган утта кайнатып куертырга кирәк. аннан соң әз-әз кулланалар».

 

Чатыр чәчәклеләр семьялыгыннан булган тимгелле түндербашның яман шеш авыруларына каршы могҗизалы тәэсире күптәннән билгеле. Үз вакытында Гиппократ та аны уңышлы кулланган. Австрия, Германия, Франция, Венесуэла, Греция, Испания, Мексика, Португалия, Румыния, Чили һәм башка кайбер илләрдә исә бу үсемлекне рәсми медицинада яман шешне кисәтүдә һәм дәвалауда киң кулланалар. Әлбәттә, кулланганда бик сак эш итәргә, чама белергә кирәк. 

 

Бу үлән өч төрле була. Шуның бер төрлесеннән бер тәүлектән соң тычкан сидеге исе килә, шунысыннан гына дару ясап була. Аны тамчылап кына кулланалар. Әмма түндербаш төнәтмәсе яман шеш авыруының беренче һәм икенче стадияләрендә генә уңай нәтиҗә бирә, соңгы стадияләрдә инде җиңә алмый.

 

Россиядә түндербаш рәсми медицинада унтугызынчы гасыр ахырына кадәр кулланылган. Бик көчле агулы булганлыктан һәм дәвалаганда аның белән агулану очраклары теркәлгәнлектән, хәзер түндербаш белән дәвалау катгый тыела. Әмма табиблар, галимнәр, халык дәвачылары арасында түндербашның файдасы һәм зыяны турында бәхәс һаман да булса дәвам итә.

 

 

Сәхифәне Ләбиб Лерон әзерләде.

"Безнең мирас". – №7. – Б. 111.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру