Туфан Миңнуллиннан рекламалар
Кремль каршындагы кибеттә Австралиядән килгән ямаулыклар сатыла.
***
Казан даруханәләрендә «Парнокрин» дигән дару сатыла. Йөрәккә бик файдалы. Көн саен иртән бер таблетка кабул итсәң, йөрәк үлгәннән соң да ике сәгать эшләп тора.
***
«Ока» машинасы сатып алыгыз. Этеп йөрү өчен искиткеч җиңел автомобиль.
***
Антиквариат кибетендә гаҗәеп матур татар теле бар. Алырга теләгән татарларга «Мать вашу...» дигән урыс телен дә өстәп бирәбез...
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА