Казан рәссамы, күп төрле иҗади күргәзмә һәм бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулаган акварель остасы Анна Иванова белән әңгәмәдә сынлы сәнгатькә илткән гомер юлы хакында сөйләштек.

Акварельче рәссам Анна Иванова. /Фотолар – А.Иванованың шәхси архивыннан.
– Анна, сез бит искиткеч рәсемнәр ясыйсыз!
– Зур рәхмәт! Мин Казанның 10 нчы балалар сәнгать мәктәбендә укыдым. 2008 елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамладым. Белгечлегем буенча – табиб-эпидемиолог. Аннары башкалага китеп, космос медицинасы юнәлешендә укыдым. Россия Фәннәр академиясенең Медицина-биология институты аспирантурасында белем тупладым. Җитди гыйлемнәр алуга күп еллар багышласам да, рәсем ясаудан туктаганым булмады. Мин тик кенә тора да алмыйм: музыка тыңлыйм, кино карыйм, сөйләшеп-тыңлап утыраммы – бу вакытта кулларым гел рәсем ясый. Әлбәттә, тынлыкта, аулакта ясау уңайлырак инде... Бу мавыгуым аша акча эшләү максаты юк иде, әмма язмыш мине барыбер шушы һөнәргә китерде...

– Иҗат юлыгыз бик тә дәрәҗәле җиңү белән башланган, мондый уңыштан башыгыз әйләнгәндер?
– Башым әйләнмәде. Әйе, бик куандым. Бервакыт энем Владимирның туган көненә акварель буяулар белән сурәтен ясадым. Минем бертуганнарым бик яхшы җырлый. Шуңа күрә энемнең җырлаган мәлен сурәтләдем. Ни гаҗәп, бераздан нәкъ шушы портрет үзем өчен дә тормышымда иң кадерле бүләккә әйләнде! Чөнки әлеге портретны 2012 елда Кытайның Шанхай шәһәрендә оештырылган Халыкара акварель биенналесына юлладым. Әлеге конкурста барлыгы 61 дәүләттән 13 меңгә якын рәссам катнашты. Вакыйгалар болай дәвам итте: әүвәл «International watercolor biennal Shanghai Zhujiajio 2012» конкурсында җиңүем турында хәбәр килде, аннары чара программасын, җиңүчеләр исемлеген җибәрделәр, һәм аны укыгач, гомумән, сүзсез калдым. Мине, ул чакта 28 яшьлек, рәссам буларак беркемгә мәгълүм булмаган Татарстан кызын, планетаның иң талантлы, иң-иң уңышлы акварельчеләре Джозеф Збуквич, Росс Патерсон, Эндрю Киш һ.б. белән бер рәткә куйганнар! Һәм Шанхайга кадәр билет юллаганнар. Биенналега баргач, миңа күрсәтелгән зур игътибардан күңелем тулып, күзләрем яшьләнде. Бу гаҗәеп җиңү иде! Кытайның мәшһүр акварельчеләреннән берсе Лю И: «Әлеге портретны хатын-кыз ясаган дип уйламас та идем! Бу бит ир-ат манерасындагы иҗат әсәре!» – диде.

Чжуцзяцзяо шәһәрендә булып узган бу вакыйгалар язмышымны үзгәртте. Акварель техникасын кулланып, гаять зур күләмле, сюжетлы әсәрләр ясап булуына да нәкъ Кытайда төшендем. Рәссамлык белән ныграк шөгыльләнә башладым. Интернеттагы сәхифәмдә урнаштырылган эшләремне кабул итмәүчеләр болай да бар иде, ә бу җиңүдән соң аларның саны артты гына. Тик мин үзем беркайчан да башка талант ияләренең уңышыннан көнләшмим, мондый тискәре хисләр миңа хас түгел. Әлбәттә, кайбер рәссамнар үзара бик дус. Инглиз, испан телләрен яхшы белгәнгә күрә, бу елларда осталык дәресләрен Европа дәүләтләрендә дә үткәрәм, Испаниягә биш тапкыр бардым. Чит ил иҗатчылары арасында танышларым күп. Мин, гомумән, 20 дәүләткә сәфәр кылдым инде. Илһамны Алтай якларында да җыям, андагы сәнгать турларында катнашам. Шушы елларда күп музейлар белән таныштым, кыскасы, сынлы сәнгать өлкәсенә килүемнән бик канәгатьмен.

Әүвәл Санкт-Петербургның тәҗрибәле акварельчеләреннән берничә тапкыр осталык дәресләре алдым. Талантымны 15 ел буе үзлегемнән камилләштердем. Тиз арада күп рәсем, эскизлар ясадым. Күңелемә «a la prima», юеш акварель ысулын куллану ошый. Әлеге һөнәр хөрлек хисе белән дә бердәм, мин үз бәхетемне таптым дип саныйм... Аннары язмышыма улым Лев та өстәлде. Шөкер, газиз әнием исән-сау, ул миңа һәрчак ярдәм итә.

Әлбәттә, иң яхшы рәссам түгелмен, миннән күпкә сәләтлеләр бар. Күңелеңә ошаган шөгыльне тапсаң, бер көн дә эшләмәссең, дисәләр дә, бу гыйбарә шуңа да барып тоташа: үз шөгылен табучыларның туктап торып ял итәргә вакыты калмый башлый, кайчак таң атканчыга кадәр иҗат итәргә туры килә. Гадәттә табиблар турында – алар башкаларга яктылык өстәп, үзләре «янып сүрелүчеләр», диләр. Бу билгеләмә иҗат һөнәрләрендәгеләргә дә бик туры килә.

– Анна, сез тагын нинди бәйгеләрдә җиңдегез?
– 2015 елда – Кытайның «International youth watercolor competition» конкурсының, 2015 елда Тайваньның «International watercolor competiton» конкурсының призёры булдым. Аннары «International watercolor Large format competition 2016» конкурсының алтын медален яуладым. Дөньядагы акварельчеләр өчен нәкъ менә Кытайда оештырыла торган конкурсларда җиңү аеруча да мөһим! Чөнки Кытай – акварель һәм сулы техника ватаны. Анда шушы сулы техника сәнгате буенча хәтта тулы бер академияләр эшли. Кытайлар акварель сәнгатенә бик кечкенәдән өйрәнә. Башка ил рәссамнарына кытайлар белән ярышу гаять катлаулы.

– Иҗатыгызда нинди темаларга өстенлек бирәсез? Балет темасы кайсы ягы белән күңелегезне яулады?
– Матур яллы атларны, ялкынлы, хисле биюләрне, зәвыклы тарихи костюмлы затларны, кечкенә балаларны яратып сурәтлим. Портрет, пейзаж, натюрморт, анималистика жанрларына, фигуралы композицияләр ясауга өстенлек бирәм. Балет – ул матурлык, нәфислек хакында... Әлеге сәнгатьтәге грацияне, балериналар образларын бик теләп тасвирлыйм, аларның костюмнарын да өйрәнәм. Мәскәүдәге мәдәни чараларда балет артистларын сәхнә артында торып фотоларга төшергәнем, шулар буенча эскизлар әзерләгәнем бар. «Сәхнә арты» сериям 500 дән артык әсәрне үз эченә алды инде. Беренче шәхси күргәзмәм дә 2017 елда Халыкара балет фестивале кысаларында Мәскәүнең Кремль сараенда ачылды. Соңгы елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры артистларын еш ясыйм.
– Анна, шулай да тормышта һөнәр алыштыру җиңел булмагандыр?
– Әлбәттә. Бервакыт кинәт кенә болай дип сораганнар иде: «Син үзеңне ни өчен хөрмәт итәсең?» Бераз уйландым һәм: «Сайлап алу мөмкинлегеннән курыкмаганым, рәссамлыкка таба кыю юл ярганым өчен», – дип җавап бирдем. Мәскәүдә чакта җиде ел укыткан фармучилищедан китәргә мәҗбүр булдым бит мин. Илебездә чираттагы икътисади кризис башлангач, эш урынымнан кыскарттылар, моны авыр кичердем. Алдымда ниндидер эчпошыргыч билгесезлек пәйда булды. Һәм нәкъ шул вакыт рәссам һөнәрендә үсәргә кирәк дигән карарга килдем. Хәзер әлеге карарны кабул иткән мизгел туган көнемдәй күңелемә бик якын.
Әмма рәссам буласым килә идеме соң минем?! Чын дөресен әйткәндә, юк. Ләкин ул чакта минем башка һөнәрне сайлау мөмкинлеге дә булмады. Шулай килеп чыкты, тәвәккәлләдем, чөнки моңа кадәр ярты ел алдан әнием чирләп китте, эшсез калды, берничә ай узгач, үги әтием Марат Гали улы вафат булды. Шуны искәртер идем, мин үги әтиемә чиксез рәхмәтлемен! Ул геолог булып эшләде. Германиядәге армия хезмәте тәмамлангач, аннан Дрезден галереясына багышланган альбом алып кайткан булган икән, балачакта шул альбомны ничә тапкыр карап чыкканмындыр. Рәсем ясау белән мавыгуымны күргәч һәрчак шатланды, шушы сәләтемне гел мактады. Дөрес, бу зур тырышлык таләп ителә торган өлкә. Әлбәттә, осталык дәресләрен бирүчеләр була, әмма алар, хәтта иң даһи укытучылар булсалар да, үз сәләтләрен башка кешегә күчереп куя алмый бит. Испаниядә бу нисбәттән «Ятып торучы эт сөяк тапмас», диләр, тырышырга кирәк. Шуңа да игътибар итәм: хәзер осталык дәресләремә мәктәп балалары да килә, һәм алар, ни гаҗәп, 7-9 сәгать дәвам иткән дәресләрне бер дә авырсынмый. Алар барысына да төшенергә тели, яхшы нәтиҗәләргә ирешә.
– Акварель юнәлеше тагын кай ягы белән күңелегезне яулады?
– Ул әсәрнең ничек тәмамланачагын алдан күзаллап булмавы белән кызык, сине дисциплинага өйрәтә, ягъни син хаталар ясый алмыйсың, чөнки сурәттә берәр хата китсә, бу әсәрне яңадан башларга туры киләчәк.
– Анна, иҗатта кайсы этап иң катлаулысы?
– Иң катлаулысы – башлау һәм тәмамлау. Картинаның төгәл эскизына кадәрге юл тиз генә үтелми, һәм бу – әсәрнең иң катлаулы өлеше. Ясап бетергәндә, кирәкле фон сайлау да шулай ук бик мөһим мәлләрнең берсе. Ә менә портретлар ясаганда миңа үз алдымдагы модельгә гашыйк булу, ул кешене бераз гына булса да белү зарур. Балет темасына килгәндә, иң катлаулысы – биюче кызларның кул хәрәкәтләрен, кул чукларын дөрес итеп ясый белү. Мин кешеләрне күзәтергә омтылам, аларга гына хас кул хәрәкәтләрен, йөз мимикаларын истә калдырам. Кайбер модельләремне еллар буе ясыйм, шул исәптән, иң беренче ясаган балеринаны да. Һәм менә инде үз улымның сурәтләрен дә даими ясармын кебек.
Иҗат – ул дулкынландыргыч процесс, күп нәрсә ясаган мәлдә уйланыла, үзгәртелә. Рәссамлык – тыныч кына ясап утыру түгел, ул үз талантың булу-булмау хакында уйланулар, күп хезмәт, осталык дәресләрен үткәрү, тәмам талчыгулар, еш кына ерак сәфәрләргә чыгып китү, халыкара конкурсларга әзерләнү һәм катнашу. Музейларга йөрү, башка иҗатчыларның әсәрләре белән танышу да бик мөһим.
– Зур күләмле әсәрләрегезне күпме вакыт эчендә иҗат итәсез?
– Зур күләмле картина ясау – ул шулай ук һәрчак сынау. Әмма адымлап тырыша торгач, персонажлар җанлана. «Биюдән соң биюләр» әсәремнең үлчәме – 56х76 сантиметр, анда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры труппасында «Корсар» спектакленнән соң башланып киткән иҗади анализ ясау вакыты тасвирланды. «Алтын пачка»ның зурлыгы – 56х76 сантиметр, анысы – Лозанна шәһәрендә узган яшь балет биючеләре конкурсы алдыннан балерина костюмындагы соңгы штрихлар хакында. Мин анда волонтёр һәм тәрҗемәче дә идем. Сурәттәге балерина әлеге конкурста зур җиңү яулады. Ә менә «Фламенко уты»ның күләме – 76х50 сантиметр. Испания мәдәниятен үз итәм, андагы фестивальләргә барам. Испания белән бәйле сюжетлар да кояшлы, атмосфералы, якты булып килеп чыга. «Казандагы ферия» җәйге фламенко фестивалендә теләп катнашам, осталык дәресе үткәрәм. Нигездә, нинди генә төр буяулар кулланылса да, теләсә кайсы техника рәссамның темпераменты белән бәйле. Менә шушы акварель сәнгате холкыма бик тә туры килә, чөнки миңа тиз һәм төгәл итеп ясау ошый, югыйсә, хезмәткә карата булган кызыксынуым сүреләчәк, шуңа күрә күләмле әсәрләремне дә айлар буе түгел, берничә көн яисә берничә атна эчендә ясап тәмамлыйм.
– Сынлы сәнгать хакында тагы нинди фикерләрегезне өстибез?
– Әйтик, рәссамнарны тәнкыйтьләүчеләр, үзләре бу һөнәрдә булмасалар да, аларны нигәдер өйрәтергә тели, моңа игътибар итмәскә кирәк. Бу нисбәттән, шул искә төшә: рәссам Валентин Серов, мәсәлән, андыйларга һәрчак бер төсле генә җавап биргән: «Менә кулыгызга кылкаләм бирим әле, сез дә ясап карагыз!» – дип әйтә торган булган. Кайбер рәссамнар – үтә перфекционист, алар әсәрләрен һәр көн камилләштерергә әзер. Әйтик, рәссам Илья Репин меценат Павел Третьяковның каядыр китүен ишетсә, майлы буяуларын, кылкаләмнәрен күтәреп, аның галереясына килә һәм диварга эленгән, Третьяков тарафыннан инде сатып алынган берничә картинасын тагы да рәтли, яхшырта башлый торган булган. Нәтиҗәдә, меценат үз хезмәткәрләренә: «Әгәр Репин кулына майлы буяулар тотып килә икән, аны галереяга кертмәскә!» – дип әмер биргән.
«Сезгә рәссам булырга бик соң инде», – дип әйтү дә юк сүз. Гомумән, теләк булса, рәсем ясарга өйрәнергә беркайчан да соң түгел. Әнием, мәсәлән, алтмыш алты яшендә рәсем ясый башлады. Рәссамлык кешене сабырлыкка өйрәтә, ә менә бу сыйфат миңа беркайчан җитми. Гомумән, күп кешегә җитмидер инде ул... Тик җитди уңыш бары түзем булганнарны гына сайлый. Төп объектларны ясау үтә дә катлаулы димәс идем, ә менә бар детальләрне берләштереп, әсәрне тулысынча җыю – бу чыннан да иң авыры. Гомумән, рәссамга корыч холык таләп ителә. Менә биюче Николай Цискаридзе, балериналарның һәр көн саен нәфис затлар образында гына булуы турында сөйләгәндә, чынлыкта исә аларга «Йокыга талган гүзәл» балетының ахырында 32 фуэте биер өчен феноменаль ихтыяр көче һәм тимердәй нык сәламәтлек кирәк, ди. Зур уңышка ирешергә, бары тик рәссам булып гомер кичерергә теләүчеләр өчен дә нәкъ шундый ихтыяр көче, шундый ук сәламәтлек таләп ителә.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала