Журнал «Безнең мирас»

Уйладым уйның төрлесен...

(Шәүкәт Биктимеровның куен дәфтәреннән)

 

Кешене көлдерү – аның иркен, көчен, үзен җиңү дигән сүз, кешенең көлүе – җиңелүе.

 

***

 

Үз көчеңә ышану ул – җиңү.

 

***

 

Кешенең хәзерге тормышы һәм киләчәге турында фикер йөртү – чегәнлек ул.

 

***

 

Сәхнә – СССРның тормыш көзгесе. 

 

***

 

Мәхәббәт белән аның мәхәббәт кисәве булып көн-төн янучылар, көчсез һәм, гомумән, тормыш алдында тез чүгүчеләр – тормыш чүпләре алар.

 

***

 

Мәхәббәт – вакытлы, пүчтәк нәрсә. Яшьлекнең коры ләззәтләнүе. Картайгач, ул юкка чыга. Бала вакытта – уен ләззәте, яшь вакытта – мәхәббәт, картайгач – ахирәт турында уйлап ләззәтләнү.

 

***

 

Урманнарга барсаң, сызгырып кер –

курыкмаган ерткыч калмасын,

Урамнарда йөрсәң, сыздырып йөр –

сокланмаган кеше калмасын.

 

***

 

Кеше тормышындагы авыр моментлар онытылмыйлар һәм аларны искә алып сөйләү күңелле була. Чөнки син ул авыр шартларны җиңгән буласың, ә җиңү синең күңелеңне рәхәтләндерә.

 

***

 

Бабам куштан булмаган һәм әтием дә, шулай ук мин дә. Куштан булып тумаганмын, куштан булып яшәмәдем һәм куштан булып тапланмыйча үләрмен.

 

***

 

Куштанлыкны бүре булып ашап бетерер идем.

 

***

 

Хайван баласын ярата һәм аны ялый, ә кеше баласын ярата һәм үбә. Димәк, кеше дә хайван. Ә кайберәүләр балаларын үтерәләр, димәк, алар хайваннан да әшәкерәк.

 

***

 

Табигатьнең кешедән көлүе тормыш дип атала.

 

***

 

Тормышта күп эшне вакытында эшләмәү, ягъни соңга калып эшләү яхшырак.

 

***

 

Тормышны алга этәрмәскә кирәк, алга җибәрмәс өчен тырышырга кирәк, чөнки тормыш алга атлау белән, үлемеңне дә якынайтасың. Шуның өчен тормышыңны артка өстерәү – прогрессив күренеш.

 

***

 

Бу чорда яшәү өчен, үз-үзеңне сөяргә кирәк.

 

 

Шәүкәт Биктимеровның куен дәфтәрен Ләбиб Лерон укыды.

"Безнең мирас". – 2024. – №5. – Б.108-109.

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру