Шәхесләребез Уку өчен 2 минут

Саҗидә – Гөлбадран

Саҗидә – Гөлбадран

Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт башкаруындагы «Ах, җаныем, Бибисара!» җыры заманында халык күңелен яулады. Бәлки күпләр аны халык җыры дип уйлыйдыр. Бу җыр – Саҗидә Сөләйманованың «Гөлбадран» повестеннан. Сүзләре – Саҗидә Сөләйманованыкы, көй авторы – Пермь өлкәсендә яшәп иҗат иткән Сәүбән Чуганаев.

Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт башкаруындагы «Ах, җаныем, Бибисара!» җыры заманында халык күңелен яулады. Бәлки күпләр аны халык җыры дип уйлыйдыр. Бу җыр – Саҗидә Сөләйманованың «Гөлбадран» повестеннан. Сүзләре – Саҗидә Сөләйманованыкы, көй авторы – Пермь өлкәсендә яшәп иҗат иткән Сәүбән Чуганаев.

 

Саҗидә Сөләйманованың (1926-1980) шигырьләренә күп кенә популяр җырлар язылган. Кызганыч, шагыйрә иҗатының чәчкә аткан чорында, авырудан яшьли вафат була. Аның тормышы һәм иҗади образы үзе язган «Ах, җаныем, Бибисара!» җырында тулысынча чагыла дисәм, ялгышмам. Романтик хис белән сугарылган фильм сюжеты булырдай яшьлек еллары, мәхәббәтенең бәхетле финалы, гүзәл, уңыш казанган иҗаты. Һәм көтелмәгән фаҗига…

 

Саҗидә Сөләйманованың тууына 2026 елда 100 ел булачак. Хәләл җефете, язучы, шагыйрь Әдип Маликов (1921-2009) белән алар икесе дә тумышлары белән Башкортстанның Яңавыл районыннан (аларның балачак елларында Яңавыл белән Тәтешле бер район була). Әдип Маликов соңрак истәлекләрендә язганча, беренче күрүдә үк сары чәчле кыз яшь егетнең күңел түренә үтеп керә.

 

Әдип Маликов, Пермь педагогика училищесын тәмамлагач, хезмәт юлын укытучы булып башлый. Әмма озак та үтми, хәрби хезмәткә алына, аннан инде Бөек Ватан сугышы башлана... 1946 елда ул, Казанга кайтып, журналист булып эшкә урнаша.

 

Саҗидәнең әтисе Гаделша Сөләймановны «халык дошманы» дип 1943 елны кулга алалар. Саҗидә исә, сугыш чорында гаиләсен ачлыктан коткару өчен колхоз басуларында эшләп, соңрак мәктәптә укыта. 1950 елда Уфа педагогика институтын тәмамлап, Урал якларына укытырга китә. Нәкъ шул көнне Мәскәүнең М.Горький исемендәге Әдәбият институтында укып йөргән Әдип Маликов каникулга кайта. Әмма алар күрешми. Станциядә 2 минутка гына туктаган поезддан Әдип төшә, ә Саҗидә күрше вагонга кереп утыра. Ярый әле улын каршы алырга килгән әтисе гаиләләренә яхшы таныш кызның яңа адресын сорап калырга өлгерә... Шул көннән ике арада хат алышулар башлана. Очрашулары бер елдан соң Мәскәүдә була. Алар аннан бергә кайталар һәм язылышалар. Бәхетле гаилә башта Минзәләдә, аннары 25 ел Әлмәттә яшәп, әдәби эшчәнлеген җәелдерә. Алар ике бала тәрбияләп үстерә.

 

1997 елда Казанның К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Саҗидә Сөләйманованы искә алу кичәсе оештырылган иде. Музыкаль редактор буларак, бу кичәне төшереп, репортаж ясау миңа йөкләнде. Мин бу эшкә аеруча дулкынлану белән алындым. Саҗидә Сөләйманова – минем якташым. Аны исән чагында күрергә туры килмәсә дә, мәктәп елларыннан ишетеп белә идем. Ул укыган Тәтешле мәктәбендә IX-X сыйныфларны укыдым.

 

К.Тинчурин театрында оештырылган искә алу кичәсендә шагыйрәнең ире Әдип Маликов, балалары, туганнары, Тәтешле һәм Яңавылдан килгән якташлары катнашты. Сәхнә түренә Саҗидә Сөләйманованың «Ах, җаныем, Бибисара!» җыры белән Әсхәт Хисмәт, «Саҗидә-Гөлбадран» белән Зөһрә Сәхәбиева, «Урсал тау» белән Салават Фәтхетдинов һ.б. чыкты, шигырьләре яңгыратылды. Язучы Ринат Мөхәммәдиев: «Саҗидә Сөләйманова минем күз алдына чәчәкләр кочып, елмая-елмая каядыр ашыгып китеп барган гүзәл шагыйрә булып килеп баса», – диде. Әдип Маликовның: «Ул бик тынгысыз, төнлә дә сикереп торып, шигырь язарга керешә иде», – дигәне исемдә. Шагыйрә турында искә алып сөйләнгән сүзләр, шигырләр, җырлар йөрәкне чеметтереп ала. Әле дә шулай.

 

Хәтеремдә, кичәдән соң шагыйрь Зөлфәт Маликов, язучылар Ләбибә Ихсанова һәм Кояш Тимбиковадан интервьюлар алдым. Алар Саҗидә Сөләйманова турында бик яратып, шул ук вакытта аның арабыздан бик иртә китүен кызганып та сөйләделәр. Кояш Тимбикова Саҗидә Сөләйманованың шигырьләрен укыды. «Саҗидә шигырьләрдән роман тудыручы шагыйрә иде», – диде.

 

Зөлфәт Маликовның эш бүлмәсендә утырганда тәрәзәләргә бәрә-бәрә яңгыр ява башлады. Тәрәзәгә текәлеп уйга калдым. Урамда яңгырлы яз... Саҗидә апаның да шундыйрак шигыре бар! Тапшыруымны шулай атарга булдым – «Яңгырлы яз...» Интервью алгач, Зөлфәт агага әйттем, ул да хуплады. Зөлфәт Маликов Саҗидә Сөләйманова турында: «Ул искиткеч тирән, фәлсәфи лирик шагыйрь иде. Аның шигырендә һәр юлы көтелмәгән була. Бик күп зур шагыйрьләр ирешә алмаган биеклеккә ирешкән оста ул», – дип сөйләде. «Кыска гына иҗат гомерендә искиткеч югарылык! Фаҗигале язмыш...» – дип көрсенеп куйды.

 

Газета укучыларыбыз игътибарына Саҗидә Сөләйманова сүзләренә Сәүбән Чуганаев язган «Ах, җаныем, Бибисара!» җырын ноталары белән тәкъдим итәбез.

 

 

 

АХ, ҖАНЫЕМ, БИБИСАРА!

Саҗидә Сөләйманова сүзләре

Сәүбән Чуганаев көе

 

Сүс дилбегә, юкә чана,

Алып булмый акчага.

Сырхауларга дәвалар бар,

Сагнуларга юк чара.

 

Ах, җаныем, Бибисара,

Сагнуларга юк чара.

 

Яна күмер, уза гомер,

Узган гомер бичара.

Узган гомер берни түгел,

Бәхетең җуйсаң ни чара.

 

Ах, җаныем, Бибисара,

Бәхетең җуйсаң ни чара.

 

 

Карлыгачым, муеның ала,

Канат очларың кара.

Без йөрибез кавышалмыйча,

Яшь гомер үтеп бара.

 

 

Ах, җаныем, Бибисара,

Яшь гомер үтеп бара.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи