Композитор, музыкант һәм җырчы, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Рәшит Абдуллин (Рәшит Фарук улы Абдуллин) 1951 елның 20 августында Казанда туа.
1970 елда – Казан музыка училищесын, 1979 елда исә Казан дәүләт консерваториясенең композиция бүлеген тәмамлый. Ул 1970-1983 нче елларда Татар дәүләт филармониясендә «Сәйяр» вокаль-инструменталь ансамблен җитәкли, симфоник әсәрләр һәм театр спектакльләре өчен язылган, шулай ук эстрада җырлары авторы буларак таныла. Аның «Скрипка һәм оркестр өчен концерт»ы (1981), балалар өчен «Мырау батыр» мюзиклы аеруча дан казана.
Р.Абдуллин 2004 елның 19 февралендә Казанда вафат була.
Сәхифәне Айдар Закиров әзерләде.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала