Шәхесләребез Уку өчен 1 минут

Галим Вахит Хаковның тууына – 100 ел

Галим, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты, татар әдәби теле тарихы фәненә нигез салучы Вахит Хаков (Вахит Хөҗҗәт улы Хаков) 1926 елның 16 августында Буа районының Күзби авылында дөньяга килә.

Вахит Хаков.
Вахит Хаков.

Ул, урта мәктәпне тәмамлагач та, Кызыл Армиягә алына, япон самурайларына каршы яуларда катнаша. Сугыштан соң, КДУның тарих- филология факультетына укырга кереп, татар бүлеген тәмамлый. 1960 елдан КДУның татар теле кафедрасында ассистент, доцент, профессор һәм мөдир булып 48 ел хезмәт куя. Ул – «Татар әдәби теле тарихы» һәм «Тел – тарих көзгесе» исемле монографияләр авторы.

В.Хаков 2008 елның 20 июнендә Казанда вафат була.

 

Сәхифәне Айдар Закиров әзерләде.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи