Әлеге әсәрләрне атауга Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат Садриев турында сүз барачагын аңлагансыздыр.

Мөслимдә Фоат Садриевның юбилей кичәсе гөрләп узды. /Р.Минһаҗ фотосы
Кемгә ничектер, Фоат аганы телгә алсалар, әүвәл аның көрәк хәтле куллары күз алдыма килә. Ходай Тәгалә мондый кулларны иген иккән, көтү көткән җир кешеләренә генә түгел, каләм ияләренә дә насыйп иткән икән. Хәер, ялгыштым. Фоат абый – бөтен барлыгы белән җир кешесе. Лев Толстой Ясная Полянасында яшәп, башкала вәсвәсәләренә кызыкмыйча иҗат иткән шикелле, ул Мөслименнән беркая да китмәде, хәтта мондый уйны башына да китермәде. Авыл, хезмәт кешесен кайгыртып, туган телебез, мәдәниятебезнең киләчәге, әхлагыбызның саулыгы өчен янып-көеп язды да язды.
12 мартта, хәзерге заман татар әдәбиятының әйдәп баручы романистларыннан булган Фоат Садриевны 85 яшьлек юбилее белән котларга дип, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә бер төркем күренекле язучы Мөслимгә җыелды. Район хакимияте юбилей уңаеннан ихлас бәйрәм кичәсе оештырды. Язучыны гомер бәйрәме белән тәбрик итәргә Оренбургтан татар театры җитәкчесе Рөстәм Абдуллаев та килеп җиткән. Чөнки Фоат Садриев тамашачыга драматург буларак та яхшы таныш. Әнә, Әлмәтнең Татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: «Безнең сәхнәдә авторның унөч әсәре уйналды», – дип җиткерде. Проза, драма әсәрләре, «Авылдан хатлар» кебек публицистик язмалар... Тау хәтле хезмәт ич бу. Мондый хезмәт иясенең куллары көрәк хәтле булуы табигый да икән.
Фәридә ханым котлау сүзендә бик дөрес әйтте, Садриев әсәрләрендә татарның мәдәни коды яшерелгән, диде. Фоат абыйның җавап сүзе дә бик мәгънәле булды:
– Сиксән биш ел гомер узды. Йөрәк бер секундка да туктап тормый. Менә без «код» дибез. Шушы юлда һәрберебез әлеге кодны үзе яза. Аны мин дә яздым. Аның беренчесе – балачак. Шунда безгә язылган вазифалар салынган. Үсмер чак – монда икенче вазифалар. Без дөньяга икенче төрле карый башлыйбыз. Мәхәббәт килә. Яшьлек... Һәм менә әкрен генә 85 тә килеп җитә. Һәрберебез шушы кодка күпмедер өлеш кертә. Кемдер сәләтен тулысынча файдалана. Минем гомерем бик тырышкан, милләткә хезмәт иткән, халыкка ниндидер яхшылык эшләргә теләгән кебек үтте. Ләкин хәзер, картая башлагач, хисаплап карыйм: үземә бирелгән мөмкинлекләрнең күпмесен файдаландым икән?! Күп түгел, минем чутлавымча, 50 процент бармы икән?! Юктыр да кебек...
Мөхтәрәм укучыларыбыз, әйдәгез, әдипкә ияреп, үзебезгә дә шушы кырыс сорауны бирик әле: булган мөмкинлекләрнең нихәтлесен файдаланабыз икән?!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала