Республикада Уку өчен 2 минут

Рухи галәмебез ни хәлдә?

Рухи галәмебез ни хәлдә?

«Килер бер көн, хәерчеләр йөрер төркем-төркем...» Халык теленә менгән ошбу күзаллауда сүз матди хәерчелек турында бармый бугай... Чөнки тасвирланган күренеш үткән барча дәверләргә дә хас. Минемчә, монда рухи хәерчелек күздә тотыла. Бүген дөньяда әдәбият, сәнгать, фән һәм журналистиканы, халык хуҗалыгы тармакларын, шулай ук сәяси даирәләрне шундый төркемнәр иярләмәдеме икән? Дини фәлсәфәчеләр мондый корылышны ахырзаман галәмәте, дип аңлатмыймы?

Халыкларны, һәртөрле җәмгыятьне төркемгә, төркемдәшләргә әйләндерү әмәлләре турында француз психологы Гюстав Лебон (1841-1931) хезмәтләр язып калдырган. Аның «Массалар көчне генә ихтирам итә», «Массалар ачыклык кертүчегә түгел, ә хәрәкәттәге иллюзия бирүчегә иярә» дигән хезмәтләре ифрат кызык. Ә «Халыклар һәм массалар психологиясе» (1895) исемлесе бүген дә актуальлеген җуймаган. Шәхсән, үземә ул берәмтекләп тасвир иткән өер идеяләре, өер әхлагы, өер күзаллавы, өердә арттырулы һәм берьяклы фикер сөрешләре, берьяклы һәм күпертеп хисләнүләр, шул җәһәттән кызыклы сөземтәләр үтә гыйбрәтле тоелды. Аныңча, халыклар белән сәясәттән сәүдә ясаучы олигархия идарә итә. Төркем-өер зурайган саен, кылган гамәл өчен җәзасыз калуга ышаныч арта бара, дип яза.

 

Гюстав Лебон халыкны төркемгә әйләндереп үзенә ияртү сәләтенә ия шәхесләр арасыннан, мисал сыйфатында, Наполеонга (1769-1821) туктала. Аның фикеренчә, гавамны үзенә каратуда, өерне иярләүдә Наполеон ифрат маһир булган. Мисыр халкына үзен мөселман дип тәкъдим иткән, Италиядә ул – католик, тагын кайдадыр христиан диненең ниндидер үзгә тармагы тарафдары буларак җирле халыкны мөкиббән иткән. Ә менә Россия халкы психологиясен аңламаган, барин-алпавытлар карамагында кол булып яшәүче крестьяннарның азатлыкны кабул итмәвенә ул гаҗиз калган һәм шул сәбәпле җиңелгән, диелә әлеге китапта. Безнең бүгенге җитәкчелек массалар психологиясен яхшы аңлый, шул сәбәпле эш көннәре аз, ә бәйрәмнәр, яллар бихисап...

 

Гюстав Лебонның халык белән идарә итәргә өйрәтә торган массалар психологиясенә багышланган хезмәте В.И.Ленинның да өстәл китаплары арасында булуы турында аның шәхси секретаре тарафыннан бәян ителгән диелә кереш өлештә. Бүгенге политтехнологияләрдә дә Гюстав Лебонның магиягә ия мирасы уңышлы кулланылуы искәртелә... Менә шуннан берсе: «Төркемөер эчендә аңлы шәхес юкка чыга, андагыларның хисләре, идеяләре бербөтен булып кушылып, бердәнбер юнәлеш ала, вакытлыча төгәл билгеләре булган коллектив җан барлыкка килә... Һәм аларга гел бергә булу да шарт түгел... Бер-берсеннән аерым меңләгән индивид, көчле эмоцияләр аша яки ниндидер милли вакыйга тәэсиренә бирелеп, уртак дулкында рухланган өер, төркем хасил итәргә мөмкин...»

 

Атаклы мәдрәсәсе белән тарихка кергән Сатыш авылында (Саба районы) булган бер кызыклы кыйсса да Гюстав Лебонның хаклы булуын раслый. Бу хәл – колхозлашу еллары истәлеге. Авылда узган гомуми җыелышта колхоз рәисе:

 

– Фәлән-фәләннәрдән колхозга керү турында гаризалар килде, тавыш биргәндә хупларсыз, аларны колхозга алырбыз дип ышанам, колхозчы иптәшләр. Сез нәрсә дисез? – дип мөрәҗәгать итә.

 

– Алырга, алырга! – диешә барсы да.

 

– Ә менә Сәләхине алмаска кирәк, дип уйлыйм, – дип дәвам итә рәис. – Чөнки ул өч тапкыр кереп, өч чыкты, колхозның дәрәҗәсен төшерә.

 

Төрле яклап, аның фикерен хуплап: «Алмаска! Алмаска!» – дип кычкырулар китә.

 

Арадан кемнәрдер торып, Сәләхине якламакчы булып карый, ләкин уңышка ирешә алмый. Ә берсе, ачыргаланып:

 

– Җәмәгать! Ул бит тере хәерче, колхозга алмасак, бетәчәк, гаиләсе ачтан үләчәк бит аның! – дип инәлә.

 

Тик җыелыштагыларның күңелләре йомшамый:

 

– Катсын! Дөмексеннәр! – дип кычкыралар.

 

Шулчак «бөке» кушаматлы Ахун агай сүз ала: «Алабыз Сәләхине!» – ди, үз сүзенең берсүзсез үтәлешенә нык инану белән.

 

Төрле яклап: «Алмаска! Алмаска!» – дип кычкырулар, сызгырулар давылы куба.

 

Ахун агай «давыл» тынганны көтеп ала һәм, янә тыныч кына:

 

– Алабыз Сәләхине! – ди. Һәм аты-юлы белән: «Ул да фәлән ителсен!» – дип өсти.

 

Шул мизгелдә гавам фикере капма-каршыга үзгәрә: – Алырга! Алырга! – дигән акырышу башлана.

 

Ягъни Гюстав Лебон язганча килеп чыга. Ул да бит төркемгә дәлилләр китереп исбатлаудан нәтиҗә юк, дип саный. Ул китергән бер мисалда җитәкчедән халык төркеме дәрәҗәле бер аристократны, ниндидер тискәре гамәл кылуда гаепләп, хөкемгә тартуны таләп итә башлый. Бу Франциядә революцион күтәрелеш чоры була. Ә җитәкче әлеге шәхесне гаепләү нигезсез икәнен белә, әмма әлеге шәхесне өзгәләп ташларга әзер корылыштагы халыкка мөрәҗәгатендә:

 

– Сез хаклы! Аны болай гына хөкем итү аз, ул иң каты җәзалауга лаек. Һәм ул шулай булачак та. Тик сез безгә тикшерү эшен тәмамларга мөмкинлек бирегез, бу – иярченнәре дә буш калмас өчен кирәк, – дип үтенеч белдерә һәм төркем аның белән ризалаша. Ә ул җитәкче, ничәдер сәгать узгач, әздән генә һәлак булмый калган зыялыны өенә кайтарып җибәрә... Номеры үтә. Чөнки аристократны җәзалауга талпыныш инде сүрелгән, аңа әйләнеп кайту идеясе белән янган яңа өер инде оешмаячак, «поезд киткән»... Гюстав Лебон һәр өлкәдә дә, шул уңайдан сәяси даирәләрдә, хакимияттә, хәтта суд эшчәнлегендә өер хөкеме оешуы мөмкин булуын мисаллар китереп бәян итә. Бүген Көнбатыш илләрендә, шул исәптән АКШтагы Конгресс, президент сайлаулардагы җиңүләр дә халыкны өергә чакыру чараларының үтемлелеге хакында сөйли. Элек СССРдагы бердәнбер партиялелекнең йомшак ягын тоеп, аны һәм илне таратуда Көнбатыш сәясмәннәре халкыбызны үзләре теләгән дулкынга турылап эш йөрткән иде. Баксаң, демократия дигәннәренең дә йомшак яклары бар һәм илебезнең бүгенге сәясмәннәре, төрле ысуллар кулланып, «бурычны» кайтару матавыгында сыман...

 

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы буларак, мин фәкыйрьне шул даирәбез җитәкчелегенең эшчәнлек үзенчәлеге битараф калдырмый. Без мөстәкыйль затлар берлегеме соң әле, хакимият, түрәләр тарафыннан бирелә торган бүләкләргә мохтаҗ өер дәрәҗәсенә төшмәдекме? Төшерелмәдекме? Элек Язучылар берлегендә тормышның төрле мәктәпләрен узган бай биографияле, талантлы, үзләрен чын хезмәттә раслаган шәхесләр, хәрби, очучы, диңгезче, остаз, табиб, төрле өлкәләргә караган төгәл фәннәр белән эш йөртүче чын галимнәр, халык хуҗалыгының төрле тармаклары вәкилләре һ.б., мөстәкыйль, үз сукмагы булган индивидлар бар иде. Берлектәге гаделлек сагында торучы халык сөеклеләре тукылышындагы җәмәгатьтән өер ясау проекты гамәлгә ашмадымы алай-болай? «Шаулап-гөрләп килеп кергән буын» дип еш искә алынучы, үзләренең элгәрләре булган әдипләрнең китапларын яндырып дан яулаучы, тора-бара һәртөрле төбәк дәрәҗәсендәге исем, премияләргә ирешүче язучылар төркеме шул максатны тормышка ашыручы карлыгачлар түгел идеме? Йөзләрчә мең тиражларның нульгә калуын ни дип аңларга башкача? Бүген асрамадагы басмаларга язылучыларның кими баруы беркемгә дә сер түгел. Үз-үзләрен яшәтә алмаучы, асрама шартларына ризалашкан басмаларда нигездә авторлар буларак байтактан оядаш төркем тәэмин итүче грамматика белгечләре, ягъни редакция хезмәткәрләре яки әгъзалары «мәйдан тота». Нәтиҗә аяныч, татар әдәбияты татфак әдәбиятына әйләнеп, фантастикадан, фәнни фантастика жанрларыннан дөм мәхрүм калды... Һәм әсәрләре зарурлык тапмаучы төркемдәшләрнең чын тәнкыйтьтән баш тартулары, плагиатны күрмәүләре, калыпташлыкны бердәнбер дөрес юл санаулары, бер-берсенең бер чыбыктан сөрелгән иҗатын күккә чөеп мактаулары, һәртөрле премияләргә чиратка салып тәкъдим итүләре әхлакныкын урап узып, мантыйк киртәсенә сыямы?.. Әдәбият сөючеләр өчен кирәкле иҗатлары булган Диас Вәлиев, Гүзәл Яхина, Зифа Кадыйровага төркем белән пычрак атып, күмәк ябырылу матавыгы берлегебездә өер психологиясенең тулы җиңү яулавын дәлилләмәдеме? Аренда хакы, почта чыгымнары басымы астында атналыкка күчү аша тиражы туздырылган бәйсез, 105 еллык тәҗрибәсе булган «Татарстан яшьләре» газетасы чыгудан туктауны әнә шул исемле титуллыларның максатка ирешүе, чираттагы куану сәбәбе дип кабул итәсе түгелме? Айга бер генә чыгу көненә куелган, асрамадагы түгел, ә ирекле «Безнең гәҗит»кә дә нокта куелу көтелмиме? Ул очракта татар телендә асылда укучылары юк басмалар гына яшәп калмыймы?... Һәм андый яшәү озакка бармас, татарның рухи галәме район газеталары белән генә чикләнмәсме? Эфирны, сәхнәләрне яулаган татар җыры дип тәкъдим ителүче «мәче багана башына бер менә дә бер төшә» дулкынындагы тырт-пырт эшләнмәләр халкыбызны өер халәтенә кертү юнәлешен кайгырта түгелме? Һәм бу хәлләр әдәбият-сәнгатебез, мәдәниятебезне кайгыртучы санала торган даирәләрнең казанышы түгелме?..

 

Редакциядән. Кадерле укучылар! Автор фикере белән редакция фикере тәңгәл булмаска мөмкин. Әлеге бәхәсле язмага карата фикерләрегезне көтеп калабыз.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 13
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи