Республикада Уку өчен 5 минут

Милли иҗат остасы

Шушы көннәрдә Саба районының Керәнне авылында матур вакыйга булды. Татарстанның халык рәссамы Мадияр Хаҗиевның иҗат итә башлавына 40 ел тулу уңаеннан авыл клубында «Тынлык кайтавазы» дигән әдәби-музыкаль кичә узды.

 

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык рәссамы, Чаллы шәһәренең мактаулы шәхесе, Бакый Урманче исемендәге премия иясе, «Тамга» иҗат төркеме әгъзасы Мадияр Шәрип улы Хаҗиев. /Р.Гали фотосы.

 

 

Саба районындагы Керәнне авылы зур түгел. Хәзерге вакыттагы авыл җирлегендә халык саны кимү, мәктәпләр ябылуы кебек күренешләр Керәннене дә читләтеп үтмәгән. Бүген биредә көн күрүчеләрнең исәбе 70кә дә җитми.

 

 

 

1948-1950 елларда Керәнне җидееллык мәктәбендә тарих фәне укыткан мәшһүр язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең әсәрләренә кергән авылда туып үскән һәм республикабызда танылып өлгергән шәхесләр байтак. Гомере буе район газетасында эшләгән язучы Газиз Нәбиуллинның да балалык еллары Керәннедә үткән. Чаллының мактаулы гражданы, ТР Мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге премиясе иясе, Татарстанның халык рәссамы Мадияр Шәрип улы Хаҗиев та биредә туып буй җиткергән.

 

 

«Ак яулыклы әбием».

 

 

Күптән түгел рәссамның иҗат кичәсендә катнашу өчен Керәннегә рәссамнар, җырчылар, әдәбият-сәнгать әһелләре кайтты. Биредә Мадияр Хаҗиевның картиналар күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.

 

 

«Татар авылы күренеше».

 

 

СӘГАДӘТЛЕ БАЛАЧАК ХӘТЕРГӘ УЕЛА

 

Мадияр Хаҗиев белән без авылдашлар. Затлы, зыялы нәселдән ул. Белгәнебезчә, элек Хаҗи фамилиясе хаҗга барган кешеләргә генә бирелгән. Мадиярларның төп нигезе булган йортка кергәнем бар. Икегә бүленгән, хатын-кызлар һәм ир-атлар ягы дип йөртелгән, кара-каршы өйдән тора иде ул. Мөселман кешеләренә хас булган андый йорт Керәннедә башка беркемдә дә юк.

 

 

«Калмыя авылы».

 

 

Мадияр Хаҗиевның әти-әнисе – Фатыйма апа белән Шәрип абый сигез бала – алты малай, ике кыз тәрбияләп үстергән. 1949 елда туган Мадияр – дүртенче бала. Аңлашыладыр, сугыштан соңгы тормыш җиңелләрдән түгел, балалар йорт-хуҗалыктагы һәр эштә ярдәмче булырга тырыша. Басу-кырда көч кую, урман-болында печән чабу, терлек өчен азык әзерләүләр ләззәтле михнәт булып булачак рәссамның хәтеренә уела бара. Авыл йортының челтәрле кашагалары, чәчәкле чаршаулар, чигүле мендәр япмалары, салкын кышта мичтә каен утынының шартлап януы, кичләрен керосин лампасыннан төшкән сүрән яктылык малайның күңеленә аңлатып булмастай рәхәтлек бирә…

 

 

«Бу сөйкемле таныш йөзләр».

 

 

Бүген этник авангард стилендә иҗат итүче рәссамның иҗатында туган авылы, халыкның тарихи үткәне, милли тормыш үзенчәлекләре төп урынны алып тора. Аларда саф сулы чишмәләр, капка төпләрендәге биек тупыллар, иркен болын-кырлар, печән чүмәләләре, тәрәзә төпләрендә яран гөлләре балкып утырган татар өйләре, каз өмәләре, кышкы кичтә сөйләнелә торган Сак-Сок бәете дә чагылыш таба. Картиналарда – татар милли мохите, көнкүрешенең сәгадәтле мизгелләре. «Туган ягым, балачактагы мизгелләр сагындыра, төшләргә керә. Күңел белән яшьлек урамнарын әйләнеп кайтам. Болыннар, кырлар, алма бакчалары... Аннары кулыма кылкаләм алып рәсем ясый башлыйм. Авылны ярату, балачактан калган истәлекләр мине рәссам итте», – диде Мадияр Хаҗиев.

 

 

«Зур чәкчәк».

 

 

«СИҢА РӘССАМ БУЛЫРГА КИРӘК!»

 

Рәсем ясарга яраткан авылдашым Шәмәрдән урта мәктәбендә укый башлагач, үзен кылкаләм остасы итеп күрсәтергә өлгерә – ул ясаган картиналар уку йортында уздырылган иҗади бәйгеләрдә гел беренчелекне яулый. Укытучылары мактап: «Сиңа рәссам булырга кирәк», – дип, күңелен үстергән. Моңарчы очучы булырга теләгән үсмернең күңеленә рәссам булу хыялы кереп оялый. Урта мәктәпне тәмамлауга Казан сәнгать училищесына юл тота, әмма конкурстан уза алмый. Сыйныфташлары инде барысы да кайсы кая урнашкан. Шунда аңа күмәк хуҗалыкның үзәк авылы булган Иске Мичәндә клуб мөдире эшен тәкъдим итәләр. Ризалаша егет. Мәктәп чорында спектакльләрдә катнашып, гармун тартып үскәнгә, ул оештыручы буларак та сынатмый. Яшьләр белән гөр киләләр. Әмма күңел барыбер рәсем сәнгатенә тарта. Шунда ул зур киндер, майлы буяулар сатып алып, сәхнә түренә гаҗәеп матур күренеш – Мишә елгасын, яр буенда үскән каен агачларын ясап куя. Моңарчы кылкаләм белән тудырылган мондый зур картинаны күрмәгән авыл халкы «Аһ!» итә. Мадиярга, һичшиксез, язмышын рәсем сәнгате белән бәйләргә киңәш бирәләр. Әмма әле профессиональ осталыкка ия булу өчен аңа шактый урау юл үтәргә туры килә. Егетне язмышы Казанның органик синтез предприятиесенә алып килә, ул анда, аппаратчы булу белән бергә, башкаланың Ленин исемендәге Мәдәният сараенда бизәүче-рәссам хезмәтен дә алып бара. Сәнгать училищесына ишекләр флотта хезмәт итеп кайтканнан соң гына ачыла.

 

 

Мадияр Хаҗиевның иҗат кичәсенә бик күп кунак килде. /С.Кашапова фотолары.

 

 

БАЛАЛАР МИЛЛИ МӘДӘНИЯТНЕ БЕЛСЕН

 

Мадияр Хаҗиев рәссамлык хезмәтен Чаллының 1нче Балалар сәнгать мәктәбендә укытучы булып башлап җибәрә. Кичәдә Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары, Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев та Мадияр Хаҗиевның рәссам-мөгаллимлек хезмәтенә игътибарны юнәлтте. «Ул ярты гасырга якын гомерен сәләтле балалар белән эшләүгә багышлады. Бүген без Чаллыда тәрбияләнгән талантлы рәссамнар күп дип әйтәбез икән, монда Мадияр Хаҗиевның саллы өлеше бар. Хәзер аның укучылары Япония, Франция, Канада кебек илләрдә үткән халыкара конкурсларда җиңү яулый», – диде ул.

 

 

 

Соңгы елларда рәссам шәмаил техникасын үз итә. Татарларда бу төр сәнгатьне сакларга һәм үстерергә омтыла. Картиналарны пыялага ясый, фольга белән бизи. Хәзер Чаллы рәссамнары арасында пыялага картина ясауны үз итүчеләр ишәя бара икән.

 

 

ТАТАР ЯЗМЫШЫ ӨЧЕН БОРЧЫЛУ ИҖАТТА ЧАГЫЛА

 

Кылкаләм остасының иҗатында төп темаларның берсе – хатын-кызлар. Аларда да еш кына әнисе Фатыйма апа чалымнары игътибарны җәлеп итә. «Тормышыбызның тоткасы хатын-кыз булуын танырга кирәк. Ул сабыена гомер бүләк итә, назлап-кадерләп үстерә, йорт-хуҗалыкны алып бара, гаиләне тәрбияләп тота. Ак яулыклы татар әбиләрен бигрәк тә яратам», – ди рәссам. Аның картиналарында туган якны ярату, милләт язмышы өчен уй-борчулар тоемлана. Ул милли традицияләр, гореф-гадәтләр, татар халкының ата-бабадан күчкән тыйнаклыгы, әдәплелеге югала баруына көенә сыман. «Мин татар халкы көнкүрешенең сәгадәтле мизгелләрен киләчәк буыннар да күрсен дип киндергә төшерәм», – ди Мадияр Хаҗиев.

 

Кылкаләм остасының иҗатында шулай ук Тукай, Сөембикә ханбикә, Идел Болгарстаны темалары аерым урын алып тора. Мәсәлән, Тукайга багышланган 40тан артык картинасы бар.

 

 

КОЯШЛЫ РӘССАМ

 

Филология фәннәре кандидаты, Бакый Урманче архивын өйрәнеп хезмәтләр язучы Зөфәр Мөхәммәтшин Мадияр Хаҗиевның ачык йөзле, затлы кеше булуы турында әйтте. «Аның тыйнаклыгын күрсәтә торган сыйфатларына игътибар иттем, башкаларга ярдәм итүен дә күрдем. Мәшһүр рәссам һәм сынчы Бакый Урманче беренче чиратта сәнгать әсәрләренең җанлы булырга тиешлеген искәртә. Мадияр абыйның да бүген күргәзмәгә куелган иҗат эшләреннән көй ишетелә, җанга якын яктылык сирпелә. Аларны карарга рәхәт. Ул шәкертләренә дә шушы осталыкны җиткерә торгандыр», – диде галим.

 

Шул ук вакытта рәсем сәнгате белгечләре кылкаләм остасының яктылык, төсләр белән бик оста эш итүен искәртә. Мадияр Хаҗиевны еш кына, кояшлы рәссам, дип атыйлар. «Рәссам безне садә яшәешебезне дәвам итәргә чакыра. Ул фольганы шулкадәр урынлы куллана, картина яктыра, йортларның тәрәзәләрендә утлар җемелди, көндезге вакыт булса, кояш балкый», – ди белгечләр.

 

Сәнгать белгече Розалина Шаһиеваның, Казан Кремлендә урнашкан «Хәзинә» милли сәнгать галереясында Мадияр Хаҗиевның күргәзмәсен ачканда, аны милли сәнгать остасы буларак, Бакый Урманче, Илдар Зарипов, Әхсән Фәсхетдинов белән чагыштыруы хәтердә. Розалина ханым шул ук вакытта рәссамның Европа сәнгате белән дә азыклануын искәртте. «Мадияр тарихыбызны да, мифларыбызны да, татар келәмчелеген дә яхшы белә, алтын белән эшләүне дә тоя», – дигән иде ул.

 

 

ЮМАРТЛЫК ТА КҮҢЕЛ ХАЛӘТЕ

 

Республикада Мадияр Хаҗиевны иң юмарт кылкаләм остасы буларак беләләр. Ул үзенең 40лап хезмәтен Чаллы сәнгать галереясына бүләк иткән. Шәмәрдәннең үзе укыган мәктәбендә дә картиналарыннан галерея ачып җибәргән. Туган авылы Керәнне клубында рәссамның егермеләп картинасы эленеп тора. Рәссам Саба районының Шекше мәктәбендә җитмешләп иҗат эшен калдырган. Кылкаләм остасы Казанның «Хәзинә» галереясында күргәзмәгә куелган эшләрен Чаллыга алып китмәгән, 40ын шул галереяга, 42сен Болгар музей-тыюлыгына бүләк иткән.

 

Мадияр Хаҗивның әсәрләре Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Хәзинә» галереясында, Казанның Г.Тукай, М.Горький музейларында, Лениногорск, Зәй һәм Чистай районнары музейларында һәм башка музей-галереяларда саклана. Картиналары Төркия, Италия, Германия, Америка, Канада, Япония кебек илләрдәге хосусый тупланмаларда да шактый.

 

Кичәгә чакырылган кунаклар арасында шулай ук Татарстанның атказанган артисты Фәрит Мирзануров, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, баянчы, курайчы, композитор, педагог Рафинат Сәлахов, автор-башкаручы Минислам Кәримов, Казанның Г.Тукай әдәби музее өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина һ.б. бар иде. Кичәне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәниф Тимербаев алып барды.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 6
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи