Казанның Кол Шәриф мәчетендәге Ислам мәдәнияте музеенда ачылган «Коръән сүзенең гүзәллеге һәм илаһи исемнәр пластикасы» күргәзмәсендә урын алган экспонатлар – Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сынлы сәнгать музей-тыюлыгы тупланмасыннан. Әлеге проект ТР Мәдәният министрлыгы һәм «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы белән берлектә әзерләнгән. Һәм 2026 елда Казанның ислам дөньясы мәдәни башкаласы итеп игълан ителүенә багышлана.

Сулдан уңга: Ислам мәдәнияте музее мөдире Илнур Низамиев, Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сынлы сәнгать музей-тыюлыгы генераль директорының фән буенча урынбасары Александр Деготьков, шулай ук күргәзмә буенча урынбасары Екатерина Кашапова, Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сынлы сәнгать музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзадә Руденко, музей-тыюлыкның матбугат бүлеге җитәкчесе Әлфия Мөшәрәпова, хаттат Дамир Әхмәтгалиев.
Күргәзмә ике зур эскпозициядән гыйбарәт. Болар: Коръәннең кулъязма битләренең уникаль тупланмасы, ягъни борынгы, затлы оригиналлардан күчермәләр һәм «Аллаһның 99 исеме» дип аталган яссы скульптуралар коллекциясе. «Борынгы кулъязмалар репликаларын һәм заманча скульптураны берләштергән күргәзмә һиҗринең беренче гасырларыннан алып бүгенге көнгә кадәр ислам сәнгатендә рухи традицияләрнең өзлексезлеген күрсәтә. Экспозиция дин, дөнья мәдәнияте тарихы, китап сәнгате һәм сакраль мирасның заманча интерпретацияләре белән кызыксынучыларның күңелен яулар», – дип искәртә күргәзмәне оештыручылар.

З.Нигъмәтуллина фотолары.
Экспозициянең күп өлешен Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында хезмәт куючы тәҗрибәле рәссам-реставратор Дамир кәтиб Әхмәтгалиев башкарган 51 кулъязма Коръән бите тәшкил итә. Моннан тыш, коллекциядәге 30 басма, кулъязма китап, хатт, шәмаилләр дә – тамашачы хозурында. Алар каллиграфик язу рәвешләре: куфи, хиҗази, мәгъриби, андалуси, нәсх, мухаккак, сөлс, бихари, сини һ.б. белән таныша ала. Гомумән, гарәпчә текстны язу өчен 70 кә якын шрифт бар диләр, ә Коръән китабын күчереп язу өчен шулардан дүртесен – куфи, сөлс, нәсх, мухаккак язу рәвешен белү җитә.

Күргәзмә казанлылар һәм башкала кунакларында зур кызыксыну уятты. Аны карарга килүчеләр арасында туристларны, мәктәп яшендәге балаларын иярткән әти-әниләрне күрергә мөмкин.

Дамир кәтиб Мәскәүнең 1905 ел истәлегенә дәүләт академия сынлы сәнгать училищесын тәмамлаган, шуннан соң осталыгын ике дистә еллап Бохара дәүләт архитектура-сынлы сәнгать музей-тыюлыгында чарлаган. Менә аның «Әсма әл-Хөснә (Аллаһның 99 гүзәл исеме)» хезмәте белән танышыйк. Ул суфилар символы – розалар, алтынсу орнамент белән бизәлгән. Суфиларда Әсма әл-Хөснәне һәр көн уку хуплана.

Хәзер карашларны рәссам-каллиграфның Аллаһ, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) һәм дүрт хәлифәнең исемнәре язылган хезмәтенә юнәлтәбез. Бу төр хаттны без, гадәттә, мәчет диварлары бизәлешендә еш очратабыз. Оста әлеге эшен кәгазьгә темпера буяулары, алтын пигмент белән ясаган. Болардан тыш, Санкт-Петербург Коръәненең кулъязма бите (һиҗринең VII гасыр ахыры – VIII гасыр башы/ милади XIII-XIV гасырлар) репликасын ул инде 1991 елда ук күчергән икән. Бу – Коръәннең 46 нчы бите, ә калган 70 бите Парижның Милли китапханәсендә һәм хосусый тупланмаларда саклана. Госман хәлифә Коръәненнән кулъязма бит (һиҗри I / милади VII гасыр) манускрипт репликасы куфи ысулы белән башкарылган. Аның оригиналы – күнгә язылган, ә кайбер битләрендә кипкән кан таплары булуы аның борынгы Коръән икәнен раслый, чөнки әлеге таплар шушы мосхәфне укыганда үтерелгән Госман хәлифәнеке. Оригинал бүгенге көндә Ташкенттагы Муйи Муборак мәдрәсәсендә пыяла саркофагта саклана.

Биредә «Зәңгәр Коръән»нең кулъязма бите (һиҗри IX гасыр ахыры – X гасыр башы/милади XV-XVI гасырлар) дә эленгән. Оригинал Тунистагы Кайруан ислам сәнгате музеенда саклана. Күргәзмә залында Госман империясе Коръәненең кулъязма бите (һиҗри 1259/ милади 1843), Сәфәвиләр дәвере Коръәненең кулъязма бите (һиҗри XI гасыр / милади XVII гасыр) һ.б. да бар. Кытайда иң борынгы Коръән 1318 елда күчерелгән, һәм залда шушы Коръәннән өзекләргә дә (һиҗри IV гасыр / милади Х гасыр) күз салырга мөмкин.

Гомумән, Дамир кәтиб титаник хезмәт куйган оста, ул күп еллар дәвамында төп нөсхәләре Россия, Һиндстан, Кытай, Якын Көнчыгыш, Испания, Урта Азия, Төньяк һәм Үзәк Африка дәүләтләре музейларында, шәхси тупланмаларда сакланучы иң борыны Коръәннәрнең төгәл күчермәләрен ясаган. Шуннан соң 2023 елда әлеге хезмәтләрне «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер сатып алган. Һәм аларны Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сынлы сәнгать музеена тапшырган.
Күргәзмәгә Россиядә Коръәннең беренче басмасы (1803) булып саналган һәм соңрак яңадан бастырылган «Казан басма»лары да куелган. Тамашачы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан Алабуга дәүләт музей-тыюлыгына бүләк ителгән каллиграфик шрифт үрнәкләрен, шәмаилләр, 190х100 сантиметр зурлыгындагы мосхәфнең кулъязма бите (каты тышлыкта конверт рәвешендә эшләнгән Коръән), 90х60 сантиметр зурлыкта бер биттәге тулы мосхәф (XXI гасыр) белән таныша ала.
Күргәзмәнең икенче өлеше дә – үзенчәлекле сәнгати проект. Анда талантлы оста Азамат Гыйләҗетдинов башкарган «Аллаһның 99 исеме» арт-объектлар коллекциясе тәкъдим ителә. Иҗатчы 1986 елда туган, Россия Рәссамнар берлеге сафында, Санкт-Петербургның А.Л.Штиглиц исемендәге Дәүләт сынлы сәнгать-сәнәгать академиясен тәмамлаган. Хезмәтләре Мәскәү, Башкортстан, Татарстан дәүләт музейларында саклана. Азамат Гыйләҗетдинов кайнар эмаль, басма графика, сынлы сәнгать, скульптура һ.б өлкәләрне үз итә. Ә бу артобъектлар исә челтәрләп кисү техникасын кулланып, латуньнан шомартып ясалган. Алар корычагач, имән, ангар карагачыннан ясалган нигезләргә беркетелгән. Күргәзмә залында каллиграфик грация, заманча пластика һәм дә милли символны берләштергән «Канатлы барс» яссы фигурасы да бар. Сынчык «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахим», «Аллаһ бөек», «Аллаһка дан» һәм «Әйт: Ул – Аллаһ, Бер» дигән гарәпчә төшенчәләрдән төзелгән.
Күргәзмә 22 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала