Республикада Уку өчен 2 минут

Әлифне таяк дип тә белмәсә (Дөньякүләм «Туган тел» җыеныннан соң тәэсирләр)

Казанда 15-17 апрельдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар тәрбиячеләре һәм татар мәктәпләре директорлары катнашында дөньякүләм «Туган тел» җыены уздырылды.

 

«Туган тел» җыенында Татарстан шәһәр һәм районнарыннан, Россия төбәкләреннән һәм биш чит илдән килгән барлыгы 800 дән артык мәгариф хезмәткәре катнашты. ТР Рәисе ярдәме белән Бөтендөнья татар конгрессы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла торган «Туган тел» җыены беренче тапкыр 2023 елда уздырылган иде. /С.Камалетдинов фотосы.

 

 

Өч көнлек эшлекле программа кысаларында мөгаллимнәр Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салды, әлеге әдипләребезнең һәм «Белем» мәгариф музейларына сәфәр кылды, «Татарча диктант» акциясендә, Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан үткәрелгән фәнни-методик семинарда, дискуссион-методик мәйданчыклар эшендә, татар теленнән XIII халыкара олимпиаданың ябылу тантанасында, «Туган тел» җыены утырышында катнашты. Шулай ук «Татар телен өйрәнүдә инновацион проектлар һәм алымнар» күргәзмәсе белән танышты, Казанның «Адымнар» күп телле белем бирү комплексында укытучылар көче белән сәхнәләштерелгән «Аршын мал алан» (Г.Хаҗибәков) спектаклен тамаша кылды. Җыен турындагы тәэсирләрне шул тамашадан башлыйм әле.

 

 

АФӘРИН, «АДЫМНАР»!

 

Мөгаллимнәребез азәри кардәшләребез көнкүрмешеннән алып язылган әлеге опереттаны әледән-әле алкышлап, соклану белдереп тамаша кылды. Мондый музыкаль әсәргә алыну өчен иң әүвәл тәвәккәллек һәм, әлбәттә, тәҗрибә кирәк. Уку йорты җитәкчесе Айдар Шәмсетдиновның әйтүенә караганда, мәктәпнең театр труппасы инде дистә елдан артык «халык театры» исемен йөртә.

 

Спектакль тәмамлангач, берничә таныш укытучы: «Әсәр нигә “Аршын мал алан” дип атала, азәриләр төрки халык ич, “алан” дигәннәре “алам” дигәнне аңлатамы?» – дип мөрәҗәгать итте. Моңарчы кызыксынмаганга, әлеге сорауга тиз генә җавап таба алмадым, соңрак ачыклармын, дидем. Аңлашыла ки, «Аршин мал алан» дигән гыйбарә рус теленә җайлаштырылган атама гына инде ул. Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ галиме Ринат Сәфәров белән фикерләшкәннән соң, без бу сүзләрнең азәриләр (бабаларыбыз азәрбайҗаннарны шулай атаган) телендә заманында еш кулланылган «аршын мал алын» дигән гыйбарә икәненә төшендек. Азәриләргә үтә якын булган төрек кардәшләребез «һошча калын», «һошча калыныз», дип хушлаша (төрек телендә каты «х» юк, ике авазны (һ һәм х) да «һ» хәрефе генә белдерә). Без татарлар, «хуш килдегез», дип әйтергә яратабыз. Димәк, аршын мал алыгыз, күлмәклек тукыма алыгыз, дип кызыл малын мактап, тәкъдим итеп йөри икән сәүдәгәр егет. Хәер, әдәби телебездәге «алыгыз» формасының борынгы «алын» тиңдәше Себердә яшәүче милләттәшләребез телендә хәзер дә актив кулланыла, урта диалектның Минзәлә, Бөре сөйләшләрендә дә очрап тора лабаса. Бу гыйбарәгә – спектакль атамасына нигә шулай киң тукталды икән, дисезме? Укытучы халкы тел гыйлеменнән хәбәрдар булсын, укучыларына мондый мәгълүматны да җиткерсен, балаларны кардәш халыкларыбыз телләре белән дә кызыксындырсын диюем.

 

 

КАЙДА, КҮПМЕ, НИЧЕК УКЫТАЛАР?

 

Сер түгел, соңгы елларда ил мәгарифендә уздырылган реформалар, беренче чиратта чыгарылыш сынауларын – Бердәм дәүләт имтиханнарын (БДИ) русча гына тапшыру таләбе нәтиҗәсендә татар теле һәм әдәбияты сәгатьләре генә түгел, татар телендә укыта торган мәктәпләр саны да күпкә кимеде. Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары берләшмәсе рәисе, Татарстан Мәгарифне үстерү институты доценты Рузилә Фәттахова «Туган тел» җыены утырышы мөнбәреннән белдергәнчә, Татарстанда татар теле укытыла торган 1410 мәктәп һәм тагын Россия төбәкләрендә шундый 1100 мәктәп бар. Татар телендә белем һәм тәрбия бирүче мәктәпләр саны 600гә калган. Әле бу 600 мәктәпнең ничәсе унберьеллыктыр да, аларның ничәсендә югары сыйныфларда татарча укыталардыр?..

 

Дөрес, шәһәрләрдә татар мәктәбе дип ачылган белем бирү оешмасында татарлар белән беррәттән башка милләт балалары да укый. Бу җәһәттән Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Самара шәһәренең «Яктылык» мәктәбен, Саратов шәһәренең татар гимназиясен, Әстерханның Г.Тукай исемендәге 74нче, Мәскәүнең М.Җәлил исемендәге 1186нчы, Оренбургның татар телен тирәнтен өйрәтүче 38нче, Төмәннең 52нче, Тубылның 18нче мәктәпләрен уңай яктан билгеләп үтте. «Әти-әниләр әлеге мәктәпләрне абруйлы, перспективалы һәм тәрбия мәсьәләсе яхшы куелган дип саный. Аларда белем ала торган укучылар татар балалары белән беррәттән Казанда уздырылган татар теле олимпиадаларында, бәйгеләрдә актив катнаша, җәйге тел сменаларында татар теле белемен камилләштерә. Бу күренеш безгә – татарларга үрнәк түгелме?!» – дип белдерде ул мөнбәрдән. Дөрес, аның кайбер фикерләре белән килешеп бетеп булмый.

 

– Татар теленә нәтиҗәле өйрәтүнең нигезе булып мәктәп җитәкчесенең ата-аналарга татар телен укытуның кирәклеге, әһәмияте турында аңлату эшен оста башкаруы һәм уку процессын дөрес итеп оештыруы тора. Беренчедән, тиешле уку планнарын сайлау мөһим. Хөрмәтле мәктәп җитәкчеләре, бу – турыдан-туры сезнең карамактагы эш.

 

Федераль белем бирү программасы туган телләрне өйрәнергә мөмкинлек бирә, – дип татар җәмәгатьчелеген уяу булырга чакырды министр. – Әти-әниләрнең активлыгы, төбәкләрдәге татар автономияләренең теләктәшлеге нәтиҗәсендә, соңгы елларда Магнитогорск шәһәренең рус телендә белем бирүче 31нче мәктәбе, Иркутск өлкәсенең Оса районы җирлекләре мәктәпләрендә татар теле укытыла башлау – моның ачык мисалы. Ихлас теләк булганда максатларга ирешергә мөмкин.

 

Ихлас теләк булса да, ни кызганыч, татар теле һәм әдәбиятын гына үз телебездә укытып, башка фәннәрне, бигрәк тә төгәл фәннәрне татарча укытуны оештыра алмасак, киләчәктә татар теле югары фән-техника теле булып яши алмаячак. Хәер, башка фәннәрне татар телендә укытмаган сурәттә татар теле һәм әдәбиятын да I сыйныфтан алып XI сыйныфка кадәр тулы канлы итеп укытуны оештырып булмый, минемчә. Бала татарча фикерләсен, туган телен онытмасын өчен төгәл фәннәрне дә татарча укыту зарур. Татар телендә фикерли, яза, иҗат итә торган үз математикларыбыз, химикларыбыз, физикларыбыз да булырга тиеш.

 

Кайда ничек укыталар дигәндә, мин үз тәҗрибәмнән, авыл мәктәпләрендә күргәннәремнән чыгып шуны әйтә алам: Түбән Новгород, Оренбург өлкәләре авыл мәктәпләренә караганда, Чувашия авылларында балалар татар телен яхшырак үзләштерә, татарча фикерли әле. Бәлкем ялгышамдыр, һәрхәлдә миңа шулай күренде.

 

Әйе, хәзерге вакытта милли мәгарифне саклап калу җиңел түгел. Удмуртиянең Балезино районындагы Кистем авылы урта мәктәбе директоры, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөһрә Касыймова чыгышы моңа яхшы мисал. «Авылыбызда милли мәгарифнең өч гасырлык тарихы бар. Хәзерге вакытта татар теле һәм әдәбияты һәр укучыга фән-предмет буларак укытыла. Бүгенге көндә мәктәбебездә I-XI сыйныфларда барлыгы 87 укучы белем ала. Мәктәптә укучылар татар теле һәм әдәбиятын барлык сыйныфта да өйрәнә. Без татар теле һәм әдәбиятын саклап калу максатында алты көнлек уку атнасын сайлап алдык. Уку компонентында туган телне өйрәнү өчен җитәрлек күләмдә сәгатьләр бүлеп бирергә мөмкинлек бирә бу, – дип үз җирлегендә килеп чыккан шактый четерекле вазгыятьне бәян итте ул. – Шушы ук бинада ике мәктәпкәчә белем бирү төркемендә 30 бала милли рухта тәрбияләнә. Мәктәптә 21 педагог укыта. Шуларның өчесе – татар теле укытучысы. Укучыларыбызның 60 проценты – татар милләтеннән, 40 проценты – башка милләттән. Болай да безнең мәктәп – Удмуртиядә татар теле укытыла торган авыл мәктәпләре арасында бердәнбер. Былтыр аны тугызъеллыкка калдыру куркынычы туды. Ул да тугызъеллыкка калдырылса, милләтебез тамырына балта чабу булыр иде бу».

 

Билгеле, урта мәктәп юкка чыкса, авыл перспективасызга әйләнә. Яшь гаиләләр яшәү урыны итеп мәктәпле район үзәген сайлый. Аңлашыла ки, биш көнлек уку атнасы белән эшләүче күрше авыл мәктәбендә кистемлеләргә татар телен тулы канлы итеп уку мөмкинлеге калмас иде. Балалар югары сыйныфларда татар телен тиешле дәрәҗәдә өйрәнүдән, олимпиадаларда катнашудан мәхрүм була лабаса. Шуңа күрә ата-аналар, мондый киләчәккә ризасызлык белдереп, төрле оешмаларга хатлар юллый. Удмуртия татар автономиясенә, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына, Бөтендөнья татар конгрессына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Ашыгыч рәвештә ике республиканың Мәгариф министрлыклары вәкилләре сөйләшеп ала. Шулай итеп, Кистем мәктәбе урта гомуми белем бирү статусын саклап кала. Җыеп әйткәндә, бердәм эш йөрткәндә милли мәгарифне саклап калып була икән. Билгеле, укучылар саны сизелерлек кими калса, бу проблема кистемлеләр каршында кабат калкып чыгачак.

 

 

ЙОМГАК УРЫНЫНА

 

Ни кызганыч, Казан педуниверситеты ябылу (хәзерге вакытта башкалабызга гына 2 мең укытучы җитми, кадрларны күрше-тирә өлкәләрдән җыябыз), мөстәкыйль татар балалар бакчалары системасы оешып җитмәү – бүгенге мәгариф системасының иң зур проблемаларыннан. Аерым алганда, 1990 һәм 2000 елларда милли мәгариф системасында шактый гына зур казанышларга ирешсәк тә, татар балалар бакчалары системасын булдыра алмадык. Кулуарларны исәпкә алмаганда, «Туган тел» җыены утырышында әлеге проблемалар хакында сүз булмады диярлек. Дөрес, сабыйлар балалар бакчаларында чит илнекеләр белән түгел, үзебезнең татар уенчыклары белән уйнарга тиеш кебек тәкъдимнәр яңгырады яңгыравын. Әмма шәһәр җирендә татар балалар бакчалары булдыру проблемасы, шул исәптән татар балалар бакчалары өчен милли тәрбиячеләр әзерләү мәсьәләсе игътибардан читтә калды. Югыйсә, хәзер кайбер авыл мәктәпләрендә дә беренче сыйныфка килүче сабыйлар туган телебездә фикерләү түгел, татарча вата-сындыра да сөйләшә алмый (миңа мондый хәлне былтыр Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районындагы авыл мәктәпләрендә күрергә туры килде). Әлифне таяк дип тә белмәсә, андыйларга туган телне өйрәтү ай-һай авырга туры киләчәк.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи