Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Җитмешенче елларда язучы-шагыйрь арасында нинди гадәт булган?

Җитмешенче елларда язучы-шагыйрь арасында нинди гадәт булган?

Җитмешенче елларда язучы-шагыйрь арасында шундый бер гадәт бар иде. Иҗат кичәсе уздырганда игъланнарга атаклы җырчыларның, мәшһүр ансамбльләрнең исемнәрен язалар иде. Янәсе, шулай иткәч, халыкны күбрә...

Җитмешенче елларда язучы-шагыйрь арасында шундый бер гадәт бар иде. Иҗат кичәсе уздырганда игъланнарга атаклы җырчыларның, мәшһүр ансамбльләрнең исемнәрен язалар иде. Янәсе, шулай иткәч, халыкны күбрәк җыеп була. Бервакыт «Сибгат Хәким кичәсендә Илһам Шакир катнаша» дип язалар. Кичәгә халык күп килә. Басып торырга урын калмый. Сибгат ага горурлык илә Шәйхи Маннурга әйтә:


- Шигырьне аңлый халык! – ди.


Моңа каршы Маннур тәмәкесен әвәли-әвәли болай ди:


— Ие шул, Илһамны ярата инде халык!


(Мөхәммәт Мәһди авызыннан. 1985, 11 февраль)


Рабит Батулла

#Рабит Батулла #Яңалыклар #Хәтер сандыгы

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи