Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

“Тукай юлы”ннан туристлар йөрерме?

Кичә Арчада районында «Тукай юлы» җәяүле маршруты сыналды. 19 чакрым араны 15 кеше Түбән Мәтәскә, Югары Мәтәскә, Мөндеш, Иске Кырлай, Иске Иябаш, Яңа Иябаш авыллары буенча узды. Соңгы тукталыш, әлбәтт...

Кичә Арчада районында "Тукай юлы" җәяүле маршруты сыналды. 19 чакрым араны 15 кеше Түбән Мәтәскә, Югары Мәтәскә, Мөндеш, Иске Кырлай, Иске Иябаш, Яңа Иябаш авыллары буенча узды. Соңгы тукталыш, әлбәттә,


бөек шагыйребез Габдулла Тукайның мемориаль музеенда булды.


Җәяүле сәяхәтчеләр арасында ТР Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов, ТР Президенты ярләмчесе Олеся Балтусова, Арча районы администрациясе һәм төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре дә бар иде.


Киләчәктә махсус юл билегеләре, истәлекле урыннарга тамгалар куелган әлеге маршрут буенча җәяүле, йөгерүче һәм велосипедлы туристлар йөрер дип көтелә.


#Редакция #Яңалыклар #Тарихи мирас

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи