Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Шагыйрь Сибгат Хәкимнең тууына 110 ел

Шагыйрь Сибгат Хәкимнең тууына 110 ел

Татарстанның халык шагыйре (1986), Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1960), Россиянең М.Горький исемендәге дәүләт бүләге иясе (1980), 1938 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, публицист һәм...

Татарстанның халык шагыйре (1986), Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1960), Россиянең М.Горький исемендәге дәүләт бүләге иясе (1980), 1938 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Сибгат Хәким (Сибгат Таҗи улы Хәкимов) 1911 елның 4 декабрендә Россиянең элекке Казан губернасындагы Царевококшайск өязенә караган (хәзер Әтнә районына керә) Күлле Киме авылында туган.


С.Хәким – «Юксыну» (Ш.Мәҗитов көе), «Фазыл чишмәсе», «Таң атканда» (Татар халык көйләре), «Күңелем Ленин белән сөйләшә» (Х.Вәлиуллин көе), «Башка берни дә кирәкми», «Кайда да йөрәктә» (М.Мозаффаров көе), «Өзелгәнсең сиреньнән» (Н.Җиһанов көе), «Бу кырлар, бу үзәннәрдә», «Кем уйлаган» (Җ.Фәйзи көе), «Әй язмыш, язмыш...» (С.Садыйкова көе), «Бер тауда ун чишмә» (Ә.Фәттах көе) кебек дистәләгән җыр авторы. Үзе исән чагында С.Хәкимнең Казан һәм Мәскәү нәшриятларында татар телендә һәм рус теленә тәрҗемәдә алтмышлап китабы басылып чыкты.


С.Хәким 1986 елда вафат булды һәм Казанның Яңа бистә зиратында җирләнде.

#Яңалыклар #Хәтер сандыгы

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи