Сайлаучыларның күпләп килүе Татарстан горурланырлык билгеләрнең берсе – Рамил Хәйретдинов
Бу сайлауга әзерлекнең һәм республика халкының ватанпәрвәрлеге югары булу белән аңлатыла, дип саный эксперт.
(Казан, 18 сентябрь, ”Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстанда 170 төрле милләт вәкиле гомер итә, соңгы елларда төбәктә милләтләр, конфессияләр саны артуы - республикада гомумикътисади үсеш, социаль-сәяси тормыш тотрыклы булуына дәлил. РФ ФҖның VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көнендә ТР Үзәк сайлау комиссиянең Бердәм мәгълүмат үзәгенә чакырып китерелгән КФУның Шәрыкне өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов шулай дип белдерде.
Сайлаучыларның күпләп килүе - Татарстан горурланырлык билгеләрнең берсе, дип саный эксперт. Бу исә сайлауга әзерлекнең һәм республика халкының ватанпәрвәрлеге югары булу белән аңлатыла, шулай ук төбәк үсешенең тотрыклылыгы, иҗтимагый һәм сәяси вазгыять белән дә бәйле, ди Рамил Хәйретдинов.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА