Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Праймеризда катнашучыларның өчтән бере – яшьләр

Праймеризда катнашучыларның өчтән бере – яшьләр

(Казан, 26 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда праймеризда катнашучыларның өчтән бере - яшьләр. Бу хакта РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Советына сайлау кампаниясендә "Бердәм Росси...

(Казан, 26 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда праймеризда катнашучыларның өчтән бере - яшьләр. Бу хакта РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Советына сайлау кампаниясендә "Бердәм Россия" уполномоченные Игорь Сапко "Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан бүлеге матбугат үзәгендә әйтте.
"Бу - мөһим һәм яхшы күрсәткеч. Монда гамәлдәге депутатлар да, бюджет өлкәсе, кече һәм урта бизнес вәкилләре дә бар", - диде Игорь Сапко.
Аның фикеренчә, бүген праймеризда катнашу - быел 8 сентябрьдә узачак сайлауларда, һичшиксез, җиңү дигән сүз түгел. "Бу - яшьләргә үзләрен күрсәтү, программасын дәлилләп сөйләү өчен яхшы мөмкинлек. Бәлки, киләчәктә сәяси өлкәдә үзләрен нинди координаталар системасында күрергә теләве буенча өстәмә сораулар табу", - ди депутат.
Игорь Сапко киләсе елда республикада муниципаль сайлаулар узачагын искәртте. "Бу потенциаль кандидатларны сайлау өчен төбәк бүлеге өчен дә мөһим", - диде.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/26/187000/

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи