Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

"Хатынны өч нәрсә картайта"

"Хатынны өч нәрсә картайта"

Сәгыйть Кашшап атлы бер адәмне күргәч, Сәйдәш:- Нигә кашың җимерек? Әллә авырыйсыңмы? - дип сораган.- Авырмыйм ла, - дигән Сәгыйть. - Хатын әрли. Иртә гауга, кич гауга. Саласың, ди.- Сәгыйть, синең яш...

Сәгыйть Кашшап атлы бер адәмне күргәч, Сәйдәш:
- Нигә кашың җимерек? Әллә авырыйсыңмы? - дип сораган.
- Авырмыйм ла, - дигән Сәгыйть. - Хатын әрли. Иртә гауга, кич гауга. Саласың, ди.
- Сәгыйть, синең яшь балаң бармы әле?
- Бар.
- Җылакмы?
- Җылак.
- Алайса, син хатыныңа чи усак утыны алып кайтып аудар.
- Нигә?
- Хатынны өч нәрсә картайта: исерек ир, җылак бала, чи утын! Картайган хатын күп сөйләшә алмый ул!

(Нияз Акмал авызыннан. 1988, 2 июнь)


Рабит Батулла


Фото: pixabay  

#Рабит Батулла #Яңалыклар #Хәтер сандыгы

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи