Журнал «Безнең мирас»

Хәсән Туфан турында мәзәкләр

Остаз янында


Хәсән Туфан каты авырып киткәч, хәл белешергә дип, Илдар Юзеев белән Рәдиф Гаташ хастаханәгә бара. Шагыйрьнең хәлсез, кәефсез кыяфәтен күреп, Илдар Юзеев сорый:
– Хәлләрең ничек, Хәсән абый? – ди.
– Бик әйбәттән түгел! – ди Туфан.
– Әле яңа гына синең яңа поэмаңны укыдым. Анда ике урында ритм аксый, иҗекләр артык!

Рәдиф Гаташ авызыннан.
1985 ел, 18 декабрь


Хәсән Туфан. З.Хәйруллин шаржы

Башмаклар


Бервакыт Хәсән Туфан «Азат хатын» редакциясенә ике төрле башмак киеп килә.
– И-и, Хәсән абый, сезнең аякта сыңар башмаклар бит! – диләр кызлар.
Хәсән Туфан:
– Шәмси Хамматов янына керәсем бар, башмакларны алыштырып килим әле, – дип кайтып китә.
Бераз вакыт узгач, ул тагын редакциягә килеп җитә, аның аякларында тагын ике төрле башмак була. Хәсән абый алыштыруын алыштырган башмакларын, әмма кара урынына – ак, ак урынына карасын киеп килгән икән.

Кояш Тимбикова авызыннан.
1983 ел, 29 ноябрь


Чын шагыйрь


Аккош күлендә яшәгәндә Хәсән Туфан бик канатланып, рухланып Казаннан кайта да Гомәр Бәширов янына
керә:
– Гомәр, китап нәшрияты белән договор төзедем! Шигырь китабын чыгарачаклар! – ди.
– Ничә сумга? – дип сорый Гомәр Бәшир.
– Һай, кана, – ди Туфан. – Анысын сорарга онытканмын!

Гомәр Бәширов авызыннан.


1985 ел, 20 декабрь



(Рабит Батулланың «Тузга язмаган хәлләр» китабыннан.)

Теги: Яңалыклар Шаян мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру