Борынгы татар дәүләтләрендә хатын-кызга мөнәсәбәт
Борынгы татар дәүләтләрендә хатын-кызга мөнәсәбәт аеруча хөрмәтле булган, ир-егетләр үзләрен бик әдәпле тотканнар. Йортка килеп керүгә, ир бала иң башта анасына баш игән, аннан соң атасы алдына йөгенгән.
Кияүдәге хатынны көчләгән кешегә үлем җәзасы бирелгән.
Игътибарга алыйк: татар илендә хатын-кызны көчләү хакимияткә каршы баш күтәрү, ватанны сату, кеше үтерү кебек зур җинаятьләр белән бертигез күрелгән.
Рабит Батулла "Борынгы татар йолалары"
"Безнең мирас" журналы. - 2017. - №11. - 103 б.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА