Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Бер булмагач, булмасын!

Бер булмагач, булмасын!

Илдар Мәҗит, Нәкый Исәнбәт һәм тагын берничә сәнгатькәр авыллардан кайтып килә икән. Юклык заманасы, ди. Һәркем гаиләсенә нинди дә булса ризык алып кайта. Исәнбәт күп итеп йомырка алган. Юлда кайтканд...

Илдар Мәҗит, Нәкый Исәнбәт һәм тагын берничә сәнгатькәр авыллардан кайтып килә икән. Юклык заманасы, ди. Һәркем гаиләсенә нинди дә булса ризык алып кайта. Исәнбәт күп итеп йомырка алган. Юлда кайтканда автобус каты сикертеп, Исәнбәт алган йомыркаларның бер өлеше ватыла.


- Һи-и, Нәкый абый, боларны алып кайтып җиткерә алмассың, алда әле сикәлтәләр байтак! - дип, Илдар Мәҗит ватык йомыркалар белән рәттән дистәләгән таза йомыркаларны да берьюлы эчеп бетерә.



(Празат Исәнбәт авызыннан. 1983, 1 ноябрь)


Рабит Батулла

#Рабит Батулла #Яңалыклар #Хәтер сандыгы

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи